Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 251 252 ( 253 ) 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
23.01.2015

I категорияле башлангыч класс укытучысы Гөлгенә Данисовна 3 нче класс укучылары өчен “Туган телем – иркә гөлем” темасына ачык класс сәгате уздырды. Дәрес ахырында түбәндәге нәтиҗәгә киленде. Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Газиз туган телебез – татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк!
-
22.01.2015

22 нче гыйнвар көнне 1 нче, 2 нче классларда “Матур минем туган телем” темасына класс сәгате уздырылды. Балалар туган телебезне үстерүнең юлларын эзләделәр һәм таптылар. Үзләренең белемнәрен сынадылар, уеннар уйнадылар. Татар телен кем нәрсә белән чагыштыра ала, шул хисләрен рәсемгә төшерделәр. Балаларның фантазияләре искиткеч!
-
21.01.2015

Безнең мәктәптә, укучыларга патриотик тәрбия бирү максатыннан, төрле чаралар үткәрелеп тора. Менә бүген дә 7 нче һәм 8 нче класс укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булган ветераннар өчен урнаштырылган һәйкәл янын кардан чистарттылар.
Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә,
Һәйкәлләрнең җаны таш түгел.
Һәр һәйкәлдә күпме солдат каны,
Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.
Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,
Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.
Һәйкәлләргә килик!
Гөлләр куйыйк!
Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына!
-
21.01.2015

21 нче гыйнвар көнне 5-7 класс укучылары өчен инглиз теле укытучысы, 6 нчы класс укучыларының класс җитәкчесе Сиринә Илшатовна “Туган телем-иркә гөлем” дигән темага ачык класс сәгате уздырды. Класс сәгатенең максаты: туган телләр турында мәгълүмат бирү, туган тел турында мәкальләр, фразеологик әйтелмәләрне искә төшерү, туган телләргә хөрмәт тәрбияләү, үзеңнең туган телең белән горурлану хисләре уяту. Шул максатка ирешү өстендә дәрес барышында түбәндәге эшләр эшләнде: татар теленә бетү, яшәештән туктау куркынычы проблемасына тукталып үтелде, тел турында мәкаль-әйтемнәрнең мәгънәсе буенча фикер алышынды, кызыклы логик уеннар уйнатылды. Телебезне саклау, үстерү өстендә эшне үз сөйләмебездән башларга, сөйләмебездә татар халкының гыйбарәле сүзләрен, мәкаль-әйтемнәрен киң кулланырга кирәк дигән нәтиҗәгә киленде.
-
20.01.2015

Башлангыч сыйныфтан ук укучыларда профориентация эшләре алып барыла. Шул максаттан без дә укучылар белән бергә "Ак Барс агрокомплекс" җирлегендә экскурсиядә булдык. Трактор - машина паркында һәм фермалардагы кышкы хезмәт белән таныштык. Бүгенге экскурсия балаларда хезмәткә карата зур кызыксыну тудырды.
-
19.01.2015

Бүген тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы, 9 нчы класс укучыларының клас җитәкчесе Илнар Илгизарович 8 нче һәм 9 нчы класс укучылары өчен "Туган телем язмышы" исеме астында "Тамчы шоу" интеллектуаль уены үткәрде. Тел - халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - зыялы һәр кешенең изге бурычы. Тел ул - бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше икәнлегенә укучыларыбыз кабат инанды.
-
17.01.2015

16 январь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбенең спорт залында яшүсмерләр арасында район җитәкчесе призына көрәш буенча ярыш үтте. Җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, республиканың татар-башкорт көрәш федерациясе җитәкчесе Равил Хайруллин котлап, бүләкләр тапшырдылар.Үз үлчәү авырлыгында мәктәбебезнең 8 клас укучысы Габидуллин Динис 2 урынны алды. Аны чын күңелдән бу җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез. Тренер - укытучы Марат Әхмәдиевка зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
17.01.2015

3 класс укучылары "Гөл үстерүчеләр" түгәрәгенә бик яратып йөриләр. Түгәрәк җитәкчесе Равилә Рәфкатовна укучыларны гөл үстерү серләренә өйрәтә. "Гөл һәм чәчәкләр яраткан баланың күңеле чиста һәм мәрхәмәтле була", - дип, табигатькә мәхәббәт тәрбияли ул укучыларында.
-
16.01.2015

Туган якны өйрәнәбез,
Утырмыйбыз уфтанып.
Мәктәптән өйгә кайтабыз,
Табигатькә сокланып.
Ак каеннар башын игән,
Чыршылар тора горур.
Үскәч безнең һәрберебез,
Бик зур кешеләр булыр.
-
15.01.2015

Бүген 1 һәм 2 нче классларда шәхси гигиена турында ныклы сөйләшү булды. 1 нче класс укучысы Шәмсемөхәмәтова Илүзә коллективта шәхси гигиена өчен җаваплы. Ул яшьтәшләреннән китап - дәфтәрләр, сумкаларның да чиста һәм тәртиптә булуын таләп итә.











