Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Жырчы Голзада апа Сафиуллинаны юбилее белән котладык. 11.09.2026

8 октябрь конне авылдашыбыз, Татарстанның халык артисты,Муса Җәлил премиясе лауреаты Голзада апа Сафиуллинаның бик матур юбилей кичәсендә катнаштык.Аңа багышлап балалар матур шигырьләрен сөйләделәр,тәрбияче Гүзәл Наиловна Голзада апаны юбилее белән котлап матур җырын бүләк итте.
-
8 сентбрь-Татарстанда әкиятләр коне. 10.09.2026

8 сентябрь-Татарстанда әкиятләр көне.Шул уңайдан ,безнең балалар бакчасында да әкиятләр көне үткәрелде.Габдулла Тукай әкиятләрен сәхнәләштердек һәм әкиятләрне укыдык.
-
8 сентября - День языков народов России 08.09.2026

-
1 сентябрь- Белем бәйрәме. 01.09.2026

-
12 июнь-Россия көне.
11.06.2026
Россия көне— Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме, ел саен 12 июнендә билгеләп үтелә.
-
"Чишмә башы" газетасы чыгарылды.
02.06.2026
"Чишмә башы"газетасы май аена багышлап чыгарылды.
-
1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне.
01.06.2026
Бүген - кояшлы җәйнең беренче көнендә, балачакның иң матур бәйрәме – Балаларны яклау көне.Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Балачак иле гел шаулап-гөрләп торсын!
-
Чыгарылыш кичәсе үткәрдек.
29.05.2026
Бүген ,29 май көнне ,безнең Шекә балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе булып үтте.Бу үзенә күрә күңелләрдә куанычлы да,моңсу да бәйрәм.Быел безнең балалар бакчасы белән 4 бала хушлашып,тәүге адымнарын атлады.Алда аларны күңелле,шул ук вакытта җаваплы булган тормыш көтә.Бәйрәмгә килгән әти-әниләр балалар бакчасына җылы сүзләрен кызганмадылар,үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
"ЭКОяз 2026" Тема :"Чиста су"
20.05.2026
Экологик акциянең максаты:елга һәм сулык ярларын чүп-чардан чистарту гына түгел,балаларга һәм аларның әти-әниләренә экологик культура тәрбияләү,җәмәгатьчелекнең игьтибарын экология,табигатькә сакчыл караш мәсьәләләренә юнәлтү.Без балалар һәм хезмәткәрләр белән "Юлчы"чишмәсен тәртипкә китердек Сулыкларыбызны киләчәк буын өчен бергә саклыйк!
-
14 нче май-Россиядә агач утырту көне.
14.05.2026
14 нче май Россиядә агач утырту көне.Агачлар утырту-изге гамәл дип юкка гына әйтмиләр.Әйләнә-тирәдә күпме генә агач булмасын,яшеллек беркайчан да артык булмый.Табигатьне саклау,аның үсешенә кулдан килгәнчә ярдәм итү-үзебезне,киләчәгебезне,өебезне саклау,дигән сүз.Бакчабыз хезмәткәрләре әлеге акциядә бик теләп катнашты.







