Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Бөек Җиңүгә 81 ел.
07.05.2026
Бөек Җиңү көне -илебез тарихында иң әһмиятле даталарның берсе.Еллар узса да,сугыш китергән кайгы-хәсрәт,халкыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге онытылмый.
7 май көнне авылыбызның сугыш ветераннары хөрмәтенә куелган обелиск янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг үткәрелде.Чарада авыл халкы,сугыш чоры балалары,балалар бакчасы коллективы,мәктәп укучылары һәм укытучылар катнашты.
-
Безнең геройлар янәшәдә яши.
05.05.2026
"ЭКОяз 2026"республика күләмендә үткәрелгән бәйгенең алтынчы атнасы "Безнең геройлар янәшәдә яши"исеме астында уза.Шекә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар ,Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнарга куелган обелиск янын чистартуда актив катнаштылар.
-
ЭКОяз2026 "Тынычлык,Хезмәт,Май" 29.04.2026

"ЭКОяз 2026"республикакүләм бәйгесенең "Тынычлык,Хезмәт,Май" бишенче атнасы башланды.Шекә балалар бакчасы хезмәткәрләре балалар уен мәйданчыгын,бакча территориясен,олы юл кырыйларын төрле чүп-чардан чистартуда катнаштылар.
-
"Татарча диктант"акциясенә кушылдык. 24.04.2026

24 апрель көнне Дөньякүләм "Татарча диктант"акциясе оештырылды.Бу акциягә безнең балалар бакчасы хезмәткәрләре дә кушылды.
-
Г.Тукайның 140 еллыгына багышлап ,бәйрәм үткәрдек. 24.04.2026

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 ллыгына багышлап,бәйрәм үткәрдек.Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр,әкиятләрен сәхнәләштерделәр,биеделәр,җырладылар.Бәйрәм чарасы күңелле үтте.
-
Г.Тукайның 140 еллыгына багышланган бәйгедә катнаштык. 23.04.2026

Бүген Арча шәһәренең 1нче балалар бакчасында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган "Туган телем-иркә гөлем" дип исемләнгән шигырь бәйгесе узды.Бу бәйгедә безнең балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче Вафина Ясминә Идрис кызы катнашты.Г.Тукайның "Бала белән күбәләк" шигырен сөйләп ,II урынны яулады.Ясминәне уңышлары белән тәбрик итәбез.
-
ЭКОяз2026 "Табигать язмышы безнең кулларда" 22.04.2026

ЭКОяз2026 бәйгесенең 4нче атнасы"Табигать язмышы безнең кулларда" дип исем астында үтә.Бүген бакчабызда тәрбияләнүче Латыпова Әминә әтисе Алмаз белән үз бакчаларында җимеш агачы утырттылар.
-
Район күләмендә үткәрелгән бәйгедә катнаштык. 21.04.2026

21 апрель конне Арча шәһәренең 7 нче балалар бакчасында "Шигьриятнең якты йолдызы"дигән исем астында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булып узды.Бу бәйгедә безнең балалар бакчасыннан мәктәпкә хззерлек төркеменә йөрүче Гимадиева Айзилә Ришат кызы катнашты.Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Кызыклы шәкерт" шигырен сөйләп II урынны яулады.Айзиләне уңышлары белән тәбрик итәбез.
-
Өмәгә чыктык. 18.04.2026

Дамба кырыйлары карлардан арчылуга,һәр елны чүп җыярга чыгабыз.Бүген дә без өмәгә чыктык.
-
Санитар икеайлык дәвам итә. 17.04.2026

Санитар икеайлык дәвам итә.Бакча территорияләрен чүп-чарлардан җыештырабыз.







