Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Патриотик шагыйрь Муса Җәлилгә 120 ел. 13.02.2026

Буген патриотик шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120ел тулу уңаеннан "Синең батырлыгың гасырларда онытылмас"дип исемләнгән әдәби-патриотик сәгать узды.Чараны китапханәче Локманова Голшат Хәйдәр кызы үткәрде.Шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты белән таныштырды.Шигырьләрен кычкырып укып,эчтәлеге буенча сөйләштек.Муса Җәлилнең тормыш юлын яктыртучы күргәзмә,"Кызыл ромашка"шигыренә рәсем ясадык.
-
"Табигатьне саклыйк" 12.02.2026

Бүген безнең бакчабызда,зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында "Табигатьне саклыйк!"дип исемләнгән экологик квест-уен үткәрелде.Уенның максаты балаларда әйләнә-тирә табигатькә ихтирам ,экологик культура тәрбияләү ;коллективта дуслык,бер-береңә ярдәмчеллек,кызыксынучанлык тәрбияләү.Балалар тәрбияче белән Табигать алиһәсе балаларны ярдәмгә чакырды.Явыз тылсымчы урманны сихерләде,урманга куркыныч янады.Урман яңадан терелсен өчен,балаларга явыз сихерче калдырган бик күп каршылыкларны үтәргә кирәк иде.Тәрбияче балалар белән алда торган каршылыкларны җиңеп,биремнәрне үтәп,урманны чүпләрдән чистарттылар,кошларга,урман җәнлекләренә үзләренең торган урыннарына кире кайтырга ярдәм иттеләр.Уенның ахырында табигать алиһәсе белән очраштыларюУрманны явыз тылсымчыдан коткарган өчен ул балаларны "Табигать дуслары"медальләре белән бүләкләде.Бүгенге матур тәрбияви чарабызда ТР Экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең I категорияле хезмәткәре Юсупзянова Гүзәл Рәҗәп кызы катнашты.
-
Гуманитар ярдәм җыюда катнашабыз. 09.02.2026

МХО дә катнашучы солдат егетләребезгә гуманитар ярдәм җыю акциясендә безнең балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбызнын әти-әниләре,бакча коллективы актив катнаштылар.Елларыбыз тизрәк тынычланып,сугышлар бетсен иде.Батыр егетләребезнең исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.
-
Түбәләрне кардан чистартабыз. 06.02.2026

Быелгы кыш бик бәрәкәтле,мул кыш булды.Көндә кар явып тора.Түбәләргә куркыныч янамасын өчен , карларны тошерәбез.
-
Математика (уртанчылар төркеме) 04.02.2026

Максат: 5 эчендә капшап санау күнекмәсен үстрерү ;кичә,бүген ,иртәгә төшенчәләрен ныгыту ; өч предметны киңлеге буенча чагыштыру ;зурдан кечкенәгә тезү; чагыштыру нәтиҗәсен киң,таррак,иң тары,тар,иң киңе сүзләре белән белдерү.
-
"Кар бөртеген өйрәнәбез(тәҗрибә үткәрү) 28.01.2026

Без бүген кар бөртекләрен өйрәнеп, тәҗрибә үткәрдек.Балалар тәрбияче белән берлектә карның бүлмә шартларында эрү үзлеген күзәттеләр.Тәрбияче балаларда туган як табигатендәге үзгәрешләр белән кызыксыну тәрбияләде.Кайбер предметларның бер халәттән икенчесенә күчә алу үзлеген тәҗрибә ясап аңлатты.
-
Без-Тукайлы халык. 27.01.2026

Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан уздырылган"Без- Тукайлы халык"исемле иҗади эшләр конкурсы булып узды.Бу конкурста безнең балалар бакчасыннан Халиуллина Зифа һәм Сөнгәтуллина Айзилә катнашып, "Җиңүче" исеменә лаек булдылар.Чын куңелдән аларны котлыйбыз.
-
Кисеп-ябыштыру (күмәк эш ) 26.01.2026

Тема :Самолётлар оча зәңгәр күктә.
Максат :аерым детальләрдән сүрәт төзү күнекмәсен камилләштерү; пөхтә итеп ябыштыру күнекмәсен ныгыту ;бер-берсенең фикере белән килешеп күмәк эш эшләү,эшләгән эштән куаныч таба белергә өйрәтү.
-
Әйләнә-тирә белән таныштыру(кечк.төркеме) 23.01.2026

Тема:Йорт хайваннары.
Максат:Балаларның йорт хайваннары (сыер,ат,песи,эт)турындагы белемнәрен (кайда яшиләр,нәрсә ашыйлар)киңәйтү,хайваннарның исемнәрен,хәрәкәтләрен әйтергә күнектерү,сүзлекне баету,тәрбияченең сорауларына җавап бирү,мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү; йорт хайваннарына карата кызыксыну тәрбияләү.
-
Математика шөгыле.(өлкәннәр,мәктәпкә әз.төркеме) 21.01.2026

Максат: кушу, алуга арифметик мәсьәләләр төзергә ,чишәргә өйрәтү эшен дәвам итү;сыек матдәләрне шартлы үлчәү ярдәмендә үлчәү күнекмәләрен ныгыту, шакмаклы дәфтәр битендә дөрес ориентлашу күнекмәсен ныгыту.







