Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 10 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
-
"Әкият көне" 08.09.2026 Бүген Россия Федерациясе халыклары телләре көнен бәйрәм итү кысаларында безнең балалар бакчасында кызыклы һәм мавыктыргыч— «Әкият көне» узды. Аның төп максаты-балаларны татар теле байлыгына, татар халкының мәдәнияте һәм традицияләренә тарту. Тәрбияләнүчеләребез бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әкиятләре геройларына һәм мотивларына багышланган, татар халкының гореф гадәтләренә, мәдәниятына кагылган станцияләр буйлап сәяхәт иттеләр. Биремнәрне үтәгәндә, балалар әдәби әсәрләр буенча белемнәрен күрсәтеп кенә калмадылар, командада эшләргә дә өйрәнделәр, бер-берсенә ярдәм иттеләр.Чараның ахырында балалар татар халкының төп сыйфаты-кунакчыллык турында күңелле әңгәмәгә җыелдылар, чәй эчү темасына мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

-
"8 нче сентябрь - Россия халыкларының туган телләре көне" 08.09.2026 Рәсәйдә яшәүче халыклар телләрен саклау һәм киңрәк таныту максатыннан, башлангыч сыйныф укучылары белән "Рәсәй халыклары әкиятләре белән танышу" исеме астында сыйныф сәгате үтте. Укучылар күпмилләтле Россиядә яшәүче халык әкиятләре белән таныштылар һәм фикер алыштылар. Шулай ук бу көнне укучылыр тарафыннан ясалган төрле милләт халыклары әкият геройлары рәсем күргәзмәсе дә оештырылды. Көннең нәтиҗәсе «Дуслык агачы» булды, анда һәр бала уч эзе яки яраткан әкият герое рәсеме калдырды. Акция балаларга Россиянең мәдәни күптөрлелеген яхшырак белергә ярдәм итте.

-
"Бөтенроссия диктанты узды" 08.09.2026 Бүген, 8 нче сентябрьдә мәктәбебездә «Россия-Халыклар йорты» бөтенроссия диктанты узды. Чара Россия Федерациясе Президентының 2025 елның 4 ноябрендәге 798 нче номерлы Указы белән расланган Россия Федерациясе халыклары телләре көненә туры китерелде. Диктант темасы Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Коллективыбыз, укучыларыбыз зур кызыксынучанлык белән диктантны яздылар.Укучыларыбыз өчен бу грамоталылыкны тикшерү генә түгел, ә күпмилләтле илебезнең бай тел һәм мәдәни мирасына кагылу, үзеңне зур һәм дус халыкның бер өлеше итеп тою мөмкинлеге.Мондый акцияләрдә катнашу укучыларга туган телнең һәм Россиядә яшәүче башка халыкларның телләренең кыйммәтен яхшырак аңларга, шулай ук тел төрлелеген саклау һәм хөрмәт итүнең мөһимлеген аңларга ярдәм итә.










