Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
"Без бергә тату гайлә" 11.03.2017

Мәктәбебездә 10 нчы март көнне "Без бергә тату гайлә" исемле бәйрәм кичәсе булды. Бу бәйрәмдә әтиләр һәм әниләр тапкырлыкка, зирәклеккә, уңганлыкка, булганлыкка көч сынаштылар, уйнап-көлеп күңел ачтылар, җырлап-биеп ял иттеләр. Ахырдан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Тәрбия сәгатьләрендә 09.03.2017

Шәхеснең үсеше һәм үз-үзен тотышы, начар гадәтләр, аларның организмга зыяны турында мәгълүмат бирү, укучыларда үз сәламәтлекләренә карата аңлы караш формалаштыру, аларны начар гадәтләргә бирешмәскә өйрәтү, көчле рухлы булырга өндәү максатыннан чыгып бүген 7-9 сыйныфлар белән тәрбия сәгате үтте. “Тәмәке белән тартучы да яна” дигән тема астында үткәрелгән бу тәрбия чарасында укучыларга тәмәкенең зарары, тәмәке тарту организмда нинди катлаулы авырулар китереп чыгаруы, тәмәкегә бәйлелек барлыкка килүе турында аңлатылды. Тәмәке турында түбәндәге мәкальләр китерелде: "Тәмәке белән бергә тартучы да яна", "Тәмәке бетмәс, тартучы бетәр", "Тәмәке теләнергә өйрәтер". Укучыларга мәкальләрнең мәгънәсе аңлатылды, сораулар бирелеп аларга җаваплар тыңланды. Тәрбия сәгате бик эчтәлекле презентация белән үрелеп барды. Ахырдан укучылар шундый нәтиҗәгә килде: тәмәке тарту кебек начар гадәткә каршы тору өчен ихтыяр көче тәрбияләргә, ныклы режим белән яшәргә, спорт белән даими шөгыльләнергә, физик эш эшләргә, тәмәке тартучылардан ераграк торырга.
-
Бәйрәм белән!.. 08.03.2017

Хөрмәтле хатын-кызлар, апалар-сеңелләр, кадерле әниләр! Сезне чын күңелебездән язның иң матур бәйрәме, Халыкара хатын-кызлар көне 8нче март белән тәбрик итәбез! Чәчкәләрдәй матур булып, кояштай балкып яшәгез. Ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр гомерлек юлдашыгыз булсыннар. Бәйрәм белән!..
Котлау открыткаларыбыз белән тулырак монда.
-
Әниләргә бүләккә... 06.03.2017

Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Авыр чакларыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да без әниләребезнең җылы кочагына сыенабыз. Әниләрнең йөрәк җылысы, “Балам!” дип эндәшкән ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә. Йомшак куллары белән башыңнан бер сыйпап узса, бөтен авыруларың, борчуларың беткән кебек була. Әнә шундый тылсымлы, бөек көчкә ия ул- ана дигән изге зат.
Тиздән Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Башлангыч сыйныф укучылары да әниләрен котларга әзерләнәләр. Алар сыйныф җитәкчеләре белән бергә бүләккә декоратив җилпәзә ясадылар. Бу кулдан ясалган эшләнмәләрдә балаларның күпме йөрәк җылысы салынган бит! -
Тәрбия сәгатьләрендә 03.03.2017

Мәктәбебездә бүгенге тәрбия сәгатьләре "Нәрсә ул бәхет?" дигән темага үзды. Халыкара язучылар көне булганга, бәхет турында төрле язучы һәм шагыйрьләрнең цитаталары китерелгән презентация карадык. Башта укучыларның бәхет төшенчәсенә карашлары төрлечә булды. Соңыннан алар бәхетнең кешенең үзендә, булганына шөкер итеп яшәүдә икәнлегенә төшенделәр. Мондый тәрбия сәгатьләр укучыларның күңеленә хуш килде.
-
1 нче март - наркоманиягә каршы көрәш көне 01.03.2017

Сәламәтлек - зур байлык ул. Чыннан да, сәламәтлек кеше тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннан, биюдән, физик күнегүләрдән ямь таба. Ләкин шушы сәламәтлек дигән зур байлыкның кадерен белмәүчеләр дә бик күп. Алар “наркомания” дигән упкынга барып төшәләр. Кайбер яшүсмерләр наркотикларны 15-16 яшькә кадәр үк кулланып каравы сер түгел. Ни аяныч, наркотиклар бүгенге кайбер яшьләр тормышының бер өлешенә әверелгән. Әлеге афәт белән көрәшү мәктәп тормышында да еш оештырыла. Бу класс сәгатьләрендә, мероприятиеләрдә күренә. 1 нче март - наркоманиягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә “Наркоманиягә – ЮК!” дип исемләнгән ачык класс сәгатьләре үткәрелде. Укучылар бу афәтнең киләчәккә никадәр куркыныч булуы турында күп мәгълүмат алдылар, фикер алышындылар. Ахырдан укучылар кызык һәм эчтәлекле уенда катнаштылар.
-
Хәрби патриотик айлыкның финал этабы 28.02.2017

Ай буе дәвам иткән хәрби патриотик "Аҗаган" ярышларының соңгы этабын үткәрдек. Бүген әлеге бәйгенең айлык нәтиҗәсе буларак ике команданың строевой әзерлекләре, капитаннарның рапотры тапшырылды. Җитезлек һәм көч бенча төрле ярышлар һәм күңелле стартлар да булып узды.
-
Чаңгы ярышларында... 27.02.2017

Узган шимбәдә Арча шәһәре стадионында Фәнил Гәрәфиев истәлегенә чаңгы ярышлары булды. Барлык мәктәпләрдән иң яхшы чаңгыда йөрүчеләр җыелган иде. Стадион укучыларның шат авазларыннан гөрләп торды. Безнең мәктәптән дә укучылар бик теләп катнашты.
-
"Ягез әле егетләр" 24.02.2017

23 нче февраль көнне мәктәбебез спортзалында "Ягез әле егетләр" дип исемләнгән мәдәни-спорт ярышлары үтте. Кушлавыч авыл клубы, китапханәсе, Тукаевларның музей-йорты коллективлары белән берлектә оештырылган әлеге чарабызга олысы, кечесе ярышырга, ял итәргә килгән иде. Яшьрәкләрдән ике команда төзелеп, эстафета, аркан тарту, волейбол, капчык киеп йөгерү кебек ярышларда көч сынаштылар, интеллектуаль ярышлар да бик күңелле килеп чыкты. Катнашучыларга, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
-
"Ватанны саклаучылар көне" 23.02.2017

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне!.. Бу бәйрәмгә инде 100 елга якын. 100 елга якын инде кешелекнең иң көчле яртысы көч, түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәме билгеләп үтелә (тулырак монда). Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул – ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау. “Армия” сүзе латинчадан “коралладырылган” диеп тәрҗемә ителә. Ләкин армия коралы белән генә түгел, ә үзенең кыю, батыр солдатлары белән көчле...
"Ватанны саклаучылар көне" белән чын күңелебездән котлыйбыз! Дөньялар имин булып, саулыкта-сәламәтлектә, бәхет-шатлыкта гына яшәргә язсын!Хөрмәт белән: qushlawich.ru













