Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 312 313 314 315 316 317 ( 318 ) 319 320 >>
-
Конкурс 01.04.2015

О КОНКУРСЕ:
С 18 марта 2015 года по 30 ноября 2015 года проводится республиканский Конкурса =it-чемпион - 2015=.
6 учеников из Арского района, набравшие больше всего баллов, получат планшетный компьютер (победители 2013 и 2014 годов могут участвовать, но претендовать на приз Конкурса =it-чемпион - 2015= не могут. Они набранные балы могут обменять на сувениры из призовой ленты), а одна средняя или основная школа из Арского района, набравшая больше баллов на одного учащегося - интерактивную доску.
Этапы проведения Конкурса:
первый этап – с 18 марта по 31 июля 2015 года;
второй этап – с 01 августа по 30 ноября 2015 года.
Что необходимо делать:
Для того, чтобы школьнику начислялись баллы за ваши действия на Портале uslugi.tatarstan.ru:
1) Заполните в разделе «Личные данные» Фамилию, Имя, Отчество, пол, дату рождения, СНИЛС;
2) Сохраните в Личном кабинете во вкладке IT-чемпион логин учащегося из системы «Электронное образование в Республике Татарстан» edu.tatar.ru. Если в вашем Личном кабинете уже был сохранен логин ребенка, вы можете продолжить участие, нажав "Продолжить участие" либо сохранить новый логин учащегося;
3) Получайте услуги и совершайте транзакций в Личном кабинете на Портале, в Мобильном приложении «Услуги РТ», Инфоматы.
Начисленные баллы участник конкурса может посмотреть в своем личном кабинете на edu.tatar.ru -
II республика конференциясенең 2 туры 31.03.2015

Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясендә Т.Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясенең 2 туры булып узды. “Драматургия”.”Театр яктылыкка, нурга илтә!”.. номинациясендә безнең укучылар 2 урынга лаек булдылар һәм әлеге конференциянең бүләкләү тантанасында катнаштылар. Укучыларга бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Фәттахов Энгель Нәвап улы, Татарстан дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Вәлиев Рәзил Исмәгыйл улы , Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Якупов Ильфир Илшат улы тапшырды.
-
Сингапур укулары дәвам итә. 28.03.2015

25 нче март көнне Шушмабаш урта мәктәбе базасында “Преобразование обучения в XXI веке : развитие культуры мышления “ темасына сингапур укулары узды. Безнең укытучылар коллективы да укуларда катнашты. Укулар бик эчтәлекле мавыктыргыч итеп оештырылган иде, актуаль проблемалар күтәрелде . Тренерлар материалны оста , аңлаешлы итеп җиткерделәр, бик зур рәхмәт.
-
“Әни, әти һәм мин – спорт сөюче гаилә” 26.03.2015

26 нчы мартта Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә , мәдәният йорты белән берлектә, “Әти, әни һәм мин-спорт сөюче гаилә” дигән матур, эчтәлекле бәйге узды.
Бәйрәмне мәктәп директоры Кавиева Рәмизә Рәисовна ачып җибәрде һәм үзенең матур теләкләрен җиткерде.
Ярышта 5 гаилә көч сынашты. Гаиләләр бик җитез, тапкыр, оста, талантлы һәм , әлбәттә, спорт сөючеләр . Тату гаиләнең терәге булган әтиләр, гаиләнең учагын саклаучы әниләр һәм тормышка ямь өстәүче балалар бүген үзләренең бик матур чыгышларын күрсәттеләр.
Җанатарлар да бик актив булды. Алар гаиләләргә көч-куәт бирделәр. Музыкаль тәнәфес вакытында матур җыр һәм биюләре белән сөендерделәр. Вакыт сизелми дә узды. Нәтиҗә ясар вакыт та җитте. Жюрига да нәтиҗә ясау кыен булгандыр бүген, чөнки гаиләләребез берсеннән-берсе уңган -булган, көчле иде.
Нәтиҗәләр тәбәндәгечә:
-“Спорт сөюче гаилә” –Наратлык авылыннан Хабибуллиннар гаиләсе;
-“Иң җитез гаилә” –Ашытбаш авылыннан Гыйбадуллиннар гаиләсе;
-“Иң актив гаилә”- Ашытбаш авылыннан Файзрахмановлар гаиләсе;
-“Иң бердәм гаилә” – Ашытбаш авылыннан Каюмовлар гаиләсе;
-“Тамашачы мәхәббәте” – Ашытбаш авылыннан Сибгатуллиннар гаиләсе.
Конкурста катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Гаиләләрне чын күңелдән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, гаиләләренә иминлек телибез !
-
“Юлдаш” газетасының март саны чыкты. 25.03.2015

Мәктәп газетасының март саны дөнья күрде. Газетада мәктәптә уздырылган чаралар яктыртыла, укучылар иҗаты урын алган. Шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган сәхифә дә бар. Редколлегия: 5-7 нче сыйныф укучылары.
-
Яшьләр фәнни эзләнүдә. 24.03.2015

23 нче мартта Казанда Яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара фәнни-тикшеренү укулары узды. Каюм Насыйри исемендәге укулар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе белән берлектә оештырыла.
Фәнни-тикшеренү укуларының йомгаклау этабында Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләреннән яшь тикшеренүчеләр катнашты. Яшь белгечләр 17 төрле секциядә эшләде.Фәнни-тикшеренү эшләре университет галимнәре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, тел белгечләреннән торган мәртәбәле жюри тарафыннан тикшерелде һәм бәяләнде.
Йомгаклау этабында мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Мөхәммәтдинова Чулпан ( фәнни җитәкчесе Ибатуллина Н.Г.) “ Туган якны өйрәнү” секциясендә һәм 11 нче сыйныф укучысы Кавиева Нәркизә ( фәнни җитәкчесе Әхмәтгалиева Ә.К.) “Татар халык авыз иҗаты” секциясендә эшләде һәм фәнни-тикшеренү эшләрен якладылар.Кызлар икесе дә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының I дәрәҗәдәге Дипломы белән бүләкләнде.
-
Кырлайда –кунакта. 23.03.2015

Мәктәбебезнең 5-8 нче класс укучылары Кырлайга “Нәүрүз” бәйрәменә кунакка барып кайттылар. Бәйрәмгә әкият геройлары да килгән иде.Төрле халык әкиятләреннән өзекләр куеп, килгән тамашачыларны сәламләделәр. Балалар белән бергә төрле уеннар уйнадылар, ярышлар оештырдылар. Карачкы ясау буенча мастер класс булды.
Тәмле карга боткасыннан авыз иттеләр. Җыр-бию тынып тормады. Балалар Г.Тукай музеенда да булдылар. Укучылар бәйрәмнән күтәренке күңел белән кайттылар.
-
РОДИТЕЛЬСКОЕ СОБРАНИЕ.
23.03.2015
23 марта 2015 года в 9 классе состоялось классное родительское собрание. Цель собрания: знакомство родителей с нормативными документами о порядке проведения ОГЭ, с результатами пробного тестирования по русскому языку и математике. На собрании говорилось также и о психологическом климате в семье при подготовке учащихся к экзаменам. В заключении родители получили ответы на интересующие их вопросы.
-
Урманнарны саклауга багышланган дәресләр үтте. 22.03.2015

21 март – Халыкара Урман көне. Ул БМО инициативасы белән 1971 нче елдан билгеләнә. Әлеге датаның төп максаты - планетабыз халкын урман экосистемаларының әһәмияте, аларны саклау, урман мәйданнарын арттыру,торгызу кирәклеге турында искәртү. Укучыларыбызның шушы юнәлештә белемнәрен тагын да тулылындыру максатыннан, 20- 21 мартта мәктәбебезнең барлык классларында да “Урман дәресләре” үткәрелде.
-
70 еллыкка -70 оя акциясе 21.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "70 еллыкка -70 оя" акциясе тәмамланды.
Безнең канатлы дусларыбызга бу зур бүләк булды.
Бүген уздырылган «Нәүрүз» бәйрәмендә конкурска йомгак ясалды.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урын – 6 класс
2 урын – 3 класс
3 урын – 4, 10 класс
Шушы 70 оя арасында бик матурлары, барлык таләпләргә җавап бирә торганнары да бар иде.Аерым номинацияләрдә җиңүче дип табылган укучыларыбыз:
-“Иң оригиналь оя” – Иванова Диана ( 7 класс) , Мөхәммәтҗанов Инсаф (10 класс);
-“Акциянең беренче көнендә ясалган оя”- Абдуллаҗанов Ирек (1 класс), Фәйзрахманов Райнур (3 класс), Фәйзрахманова Айзилә ( 6 класс);
-“Иң матур оя” –Фәхретдинова Илзирә (2 класс);
- “Иң зәвыклы оя” – Хәбибуллина Зәлинә ( 2 класс), Хәбибуллина Хәния ( 6 класс);
- “Иң пөхтә оя” – Каюмов Инсаф (6 класс).
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар телибез! Табигатьне, канатлы дусларыбызны саклагыз!
Шушы акциядә катнашкан барлык укучыларга һәм оя ясарга булышкан бабайларга,әтиләргә,абыйларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.













