Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 312 313 ( 314 ) 315 316 317 318 319 320 >>
-
Конкурс 27.04.2015

Арча муниципаль районының әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Г. Тукай исемендәге конкурсы игълан ителгән иде.Тукай әсәрләренә мәхәббәт уяту, аларны халыкка якынайту,олы сәнгатькә юл ачу максатында оештырылган бәйгенең сәнгатьле уку номинациясендә 7 нчы сыйныф укучысы Гатауллина Фаягөл катнашты.Ул Г. Тукайның” Бәйрәм вә сабыйлык вакыты” шигыре белән чыгыш ясады һәм беренче урынга лаек булды.( укытучы Әүхәдиева М.Р.)
-
"Г. Тукай атналыгы " 27.04.2015

Кысна башлангыч мәктәбендә "Г. Тукай атналыгы " үтте. Укчылар бөек шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырь һәм рәсем конкурсларында актив катнаштылар. Шагыйрьнең әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Атналык тамчы-шоу белән тәмамланды.
-
“Безнең йөрәкләрдә син, Тукай” 26.04.2015

26 нчы апрель- бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көне.Татар халкы сөекле шагыйренең туган көнен зурлап билгеләп үтә. Безнең мәктәбебездә дә шул уңайдан күп чаралар үтте. 25 нче апрельдә 5- 7 нче сыйныф укучылары белән берлектә “Безнең йөрәкләрдә син, Тукай” дигән әдәби- музыкаль чара уздырылды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, Г. Тукай сүзләренә язылган җырларны башкардылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр
-
“Эшкә бирсәң чын күңел” 26.04.2015

-
24 апрельдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның әсәрләре буенча рәсем бәйгесе уздырылды. Укучылар үзләренең иҗаты белән күпләрне сокландырды. 25.04.2015

-
Габдулла Тукай укулары 24.04.2015

24 апрель көнне Кырлайда Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган IV Республикакүләм Габдулла Тукай укулары булып узды. Конференция биш юнәлештә эшләде. Мәктәбебез укучылары да бу бәйгедә актив катнашты һәм җиңү яулады. «Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы» юнәлеше номинациясендә II дәрәҗә диплом белән 10 нчы сыйныф укучысы Мөхәммәтдинова Чулпан (җитәкчесе Әхмәтгалиева Ә.К.), “Укучыларның мәктәп темасына үзләре иҗат иткән кыска хикәяләре” номинациясендә III дәрәҗә диплом белән 11 нче сыйныф укучысы Әүхадиева Айсинә (җитәкчесе Әүхадиева М.Р.) бүләкләнде. Кызларны һәм аларның укытучыларын чын күңелдән зур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар, яңа үрләр телибез!
-
III Халыкара олимпиада. 24.04.2015

20-23 нче апрельдә Казан шәһәрендә III Халыкара олимпиаданың финал сынауларында катнашу өчен Россия Федерациясенең 22 төбәге һәм чит илләрдән 14-25 яшьләрдәге 500дән артык мәктәп укучысы һәм студент чакырылды. Алар арасында мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Әүхәдиева Айсинә дә бар. Олимпиаданың йомгаклау туры берничә этаптан торды: татар теле һәм әдәбияты буенча язма биремнәрне эшләү һәм “Минем халкым – туган төбәгем һәм мин!” темасына презентация тәкъдим итү. Айсинә әлеге чараларда уңышлы чыгыш ясап, 2 нче урынга лаек булды. Айсинәне зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! (укытучысы Әүхәдиева М.Р.)
-
Мониторинг оценки качества образования в начальной школе 24.04.2015

24 апреля 7 обучающихся 4-х классов приняли участие в мониторинге оценки качества образования в начальной школе . В этот день выпускники начальной школы писали итоговую работу по математике.
-
“Сөй халыкны,сөй гомерне,сөй халыкның дөньясын” 23.04.2015

Бүген яраткан шагыйребез Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләре сәхнәләштерелде.
1-8 нче сыйныф укычылары башкару осталыгы ,сәхнә культурасы, матур костюмнар белән тамашачы күңелен яулады.
-
Мониторинг. 23.04.2015

Бүген 10 нчы класс укучылары ABBYY Мониторинг компаниясе уздырган чираттагы республикакүләм мониторингта катнашып, физика һәм җәмгыять белеме фәннәре буенча белемнәрен сынадылар.













