Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 312 ( 313 ) 314 315 316 317 318 319 320 >>
-
Безопасное колесо -2015 04.05.2015

Сегодня на базе Арской гимназии № 5 прошел районный конкурс-соревнование юных инспекторов движения “Безопасное колесо -2015” . Наша команда заняла 1 место и показала хорошие результаты на различных этапах:
Шарипов Ильфат - 1 место на этапе «Фигурное вождение велосипеда»
- 1 место на этапе «Доврачебная помощь»
Авхадиев Рузаль –2 место на этапе “ Страховой агент”
Файзрахманова Гузель – 3 место по ПДД
Молодцы, ребята! (Руководитель команды Лутфуллин Р.Р.)
-
"Алиш эзләреннән" 01.05.2015

"Алиш эзләреннән" 1 төбәкара фәнни -гамәли конференциясенең "Шигърият бакчасында" секциясендә 8 нче класс укучысы Хисамиев Булат 1 нче урынга, 7 нче класс укучысы Гатауллина Фаягөл лауреат дипломына лаек булды. Әлеге укучыларны иҗади җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктәге бәйгеләрдә дә уңышлар теләп клабыз.
-
Ярминкә 01.05.2015

30 нчы апрель көнне елдагыча, бәйрәм көннәре алдыннан, мәктәп ярминкәсе гөрләде. Авыл халкы ярминкәгә агылды. Көннең искиткеч матурлыгы, бәйрәм тантанасы, җыр-моң - берәүне дә битараф калдырмады. Ә ярминкәдә ниләр генә юк : тәмле-тәмле ризыклар, бәйләнгән, чиккән кул эшләнмәләре, яшелчә, җиләк-җимеш , гөл үсентеләре, салатлар, кайнатмалар һ.б. 11 нче сыйныф укучылары чәй өстәле дә әзерләгәннәр, рәхим ит!
Ярминкә бик күңелле узды, килгән һәр кеше рәхмәт әйтеп, шат күңел белән таралышты.
-
1май-Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән! 01.05.2015

Хөрмәтле дуслар! Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйбыз! Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган, умырзаялары чәчкә аткан Яз бәйрәме – Беренче Май белән! Майның җылы кояшы Сезгә үз энергиясен биреп, эшләрегез уңышлы булсын! Язның сулышы, дәрте, илаһи мәгънәсе күңелегезгә нур өстәсен. Дөньялар тыныч, имин булсын!Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, матур тормыш телибез!
-
30 апрель көнне мәктәп ярминкәсе була. 30.04.2015

Ярминкәгә чакырабыз,
Рәхим итеп килегез,
Тәмле сыйлар, шәп товарлар
Сезне көтә , күрегез.
Татар халык ашлары
Барысы да бар бездә
Гөбәдияләр , чәкчәкләр,
Тәкъдим итәбез сезгә.
-
Флеш моб батлл 30.04.2015

30 апрель көнне Арча шәһәренең үзәгендә наркотикларга каршы һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бию марафоны - Флеш моб батлл уздырылды. Әлеге марафонда укучыларыбыз бик теләп катнаштылар һәм уңышлы гына чыгыш ясадылар.
-
Чисталык икеайлыгы бара. 29.04.2015

Республикабызда санитар-экологик икеайлык бара. Аңа без дә теләп кушылабыз. Тәртип, чисталык, матурлыкны һәркайсыбыз ярата.Ә моны булдыру һәм саклау бары үзебездән тора.Менә көтеп алган җылы көннәр дә җитте. Тирә-юньне чистартырга мөмкинлек туды. Без бергәләп эшкә тотындык һәм тиз арада бик күп эшләр башкардык.
-
Татар теленнән мониторинг 29.04.2015

29 нчы апрель көнне, 4 нче сыйныф укучылары татар теленнән мониторинг тикшерү эшен башкардылар. Укучыларның татар теленнән белем дәрәҗәсе тикшерелде.Бу мониторингта 7 укучы катнашты.
-
Армспорт буенча җиңүчеләр 28.04.2015

Армспо́рт (1996 елга кадәр - армрестлинг) - спортның бергә-бер көрәш төре.
25 апрель көнне Арчада мәктәп укучылары арасында армспорт буенча ярыш булып узды. Безнең мәктәп командасы да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
Безнең җиңүчеләребез:
Файзрахманова Рузилә – 1 урын
Сафин Рәдис – 3 урын
Ахметгалиев Ленар – 3 урын
Файзрахманова Гөлзилә – 3 урын
Мөхәммәтҗанов Инсаф – 3 урын
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар , нык сәламәтлек телибез!
-
Габдулла Тукай исемендәге конкурс 27.04.2015

Районның иң яхшы җырчылары , шигырь сөйләүчеләре , шигырь иҗат итүчеләре билгеле булды. Яшь талантлар арасында мәктәбебез укучылары да булуы безне бик сөендерде. 7 нче сыйныф укучысы Гатауллина Фаягөл “Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку “ номинациясендә, 9 нчы сыйныф укучысы Әхмәтгалиев Ленар “Тукай варислары” номинациясендә I дәрәҗә Дипломга ия булдылар. Аларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз , киләчәктә дә зур уңышлар телибез!













