Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3 |
| Телефон: | +7(843)-293-80-93 |
| E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
| Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 160 детей, из них иностранных граждан - 5 |
| У нас учат: | 12 педагог |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Ачык шөгыльләр 16.10.2024

Бүген логопедия төркемнәрендә "Яшелчә һәм җиләк-җимеш" темасы буенча нәтиҗәләү шөгыле булды. Шөгыль эстафета рәвешендә әти-әниләр белән берлектә үтте. Балалар тормышы белән кызыксынган һәрбер әти-әнигә рәхмәтебез зур!!!
-
Олылар көне белән! 01.10.2024

1 октябрь - Олылар көне. Шул уңайдан бакчабызда ялдагы кадерле коллегаларыбыз өчен күңелле очрашу оештырылды.
Һәрберегезне хөрмәт итәбез, яратабыз, сагынабыз. Һәрберегезгә бай тәҗрибә өчен рәхмәтлебез.Бүгенге олы хезмәттәшләребез өчен оештырылган концертта катнашкан әти-әниләргә, балаларга рәхмәтебез зур! -
Бакча буенча экскурсия 18.09.2024

Логопедия төркемнәре бакча буенча экскурсиягә чыккан. Кунакка килгән Буратинога барсын да сөйләгәннәр: нинди бүлмәләр бар, анда нишлиләр, кемнәр эшли бакчада.Әфарин!
Логопедлар Алина Фамиловна, Гөлия Фәнисовна -
Уңыш җыю 10.09.2024

Бакчабызда җыештыру эшләре бара. Бар уңышны җыеп алды балалар. Бигрәк тәмле үзең үстергән яшелчәләр.
-
Белем көне белән! 03.09.2024

Кадерле балаларыбыз! Берәүләрегез бүген беренче тапкыр мәктәп баскычларыннан Белем дөньясына атлады. Чын күңелебездән сезне зур юлга басуыгыз белән котлыйбыз. Әти-әниләрегезне куандырып, бар фәннәрне тырышып укып, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәсен ачыгыз.
-
Котлыйбыз!!! 27.08.2024

Күп еллар тормышын бакчабызга, балаларга багышлаган тәрбияче Исмагилова Альмира Аглямзяновнаны лаеклы бүләк - "Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән өлкәсендәге казанышлары өчен" (знак отличия "Отличник сферы образования и науки РТ") алуы белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Шулай ук бакчабызда 15 елдан артык эшләүче, балаларны музыкаль, мәдәни яктан үстерүче музыка җитәкчебез Ханафиева Лилия Вагизовнаны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы исемендәге мактаулы грамотага лаеклы булуы белән котлыйбыз!
Әфарин, коллегалар!!! -
Провожаем коллег 19.08.2024

С огромным сожалением и грустью в сердце провожаем наших коллег с филиала на заслуженный отдых.
Гадельзянова Роза Гадельзяновна всю жизнь проработала воспитателем, любила детей как своих.
Панаева Татьяна Оразовна любила детей не меньше и много лет готовила для них от всего сердца.
Поздравляем вас коллеги! -
Күңелле атна 06.08.2024

Клоун Клёпа кунакка килгән! Балалар шундый шатланганнар!
Алар бергә уйнаганнар, биегәннәр, сикергәннәр!
Менә кызык булган! -
Игътибар!!! 09.07.2024

-
Гаилә елына багышланган фотокүргәзмә 05.07.2024

Бакчабызда Гаилә елына багышланган фотокүргәзмә эшләп килә. Темасы "Минем гаиләмнең гадәтләре" - "Традиции моей семьчи" дип атала. Катнашучы актив гаиләләр бик күп. Рәхмәт барыгызга да!









