Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3 |
| Телефон: | +7(843)-293-80-93 |
| E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
| Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 160 детей, из них иностранных граждан - 5 |
| У нас учат: | 12 педагог |
-
Куркынычсызлык декадасы 06.09.2026

Бакчабызда куркынычсыз яшәү нигезләренә багышланган традицион тематик атна узды. Чаралар ясле төркеменнән алып әзерлек төркеменә кадәр (3 яшьтән 7 яшькә кадәр) тәрбияләнүчеләрнең яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырылды. Атна программасы комплекслы төзелде һәм заманча балалар куркынычсызлыгының барлык төп аспектларын колачлады:
Янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә, интерактив һәм сюжетлы уеннар узды. Юл хәрәкәте. Тәрбиячеләр күрше мәктәпнең яшь хәрәкәт инспекторлары отряды белән бергә балалар белән машина юлы аша чыгу алгоритмнарын эшләделәр.
Өйдә һәм урамда куркынычсызлык. Уен ситуацияләре аша балалар ят кешеләр белән аралашуның куркыныч булуы турында белделәр, үзләренең өй адресын һәм ата-аналарының телефон номерын өйрәнделәр. Нәниләр өчен «Свой-чужой»кыска уеннар сериясе уздырдык.
-
Это должен знать каждый родитель: энтеровирусная инфекция в ДОУ! 02.09.2026

-
Белем көне белән! 01.09.2026

Бүген Белем көнен балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр яңа уку елын күңелле әкият кунагы белән каршы алдылар. Нәниләр янына зәңгәр эшләпәле атаклы кыска буйлы, бөтен дәресләрен йоклап бетергән һәм мәктәпнең нәрсә икәнен бөтенләй оныткан таныш булмаган берәү килде.
Ул да булса Белмәмеш иде.
Югалып калган дустына ярдәм итү өчен, балалар «Азбука» һәм «Математика» станцияләре буйлап сәяхәткә киттеләр, анда геройга хәрефләр һәм саннар арасындагы аерманы аңлаттылар, төрле уеннар уйнап ярыштылар .
Бәйрәм азагында һәр бала Незнайка кулыннан белем иленең символик ачкычын алды, ә кунак үзе бүтән ялкауланмаска, чын портфель сатып алырга һәм һичшиксез киләсе елда беренче сыйныфка барырга вәгъдә итте. Бәйрәм уртак бию белән тәмамланды.









