муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
| E-Mail: | Simetsad.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
| Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 18 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагога |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230
-
"Матурлык" яратабыз. 16.03.2013

Буш вакытыбыз булса, ул вакытны бер дә әрәм итмибез, тәрбияче ярдәмчебез Миләүшә апаның дә чәчләренә "матур" прическалар ясыйбыз.И кәнагәть тә кала инде Миләүшә апа без ясаган "прическалардан", сездән дә "оста" чәчтарашлар юктыр ул- дип мактый безне)))Без дә бик сөенәбез, кешегә шатлык бүләк итүдән дә зур сөенеч кайда бар?)))
-
Йоклап үсәбез. 16.03.2013

Матур итеп, "акыллы" булып йоклый да беләбез әле без.
Апа әйтә: Йоклагыз!- ди.
Йокласагыз- үсәрсез!
Битләрегез матур булыр!
"Алма кебек" пешәрсез!)))
-
Язгы табигатькә сокландык! 14.03.2013

Язгы кояш бигрәк матур
Хәтта күзләр камаша.
Табигатьтә Яз исе!
Нинди матур тамаша!!!
Чаңгы эзләребез тиздән
Эреп бетәрләр инде.
Чаңгыларны җыеп куепГөрләвекле сулар аккан
Язны көтәрбез инде)))
-
"Сәяхәтче Әтәч" әкияте. 14.03.2013

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә нигезләнгән "Сәяхәтче Әтәч" әкиятен барлык кунаклар да яратып карады)))
-
Язгы мизгелләр. 13.03.2013

Бүген "Язгы табигать, язның матурлыгы турында сөйләштек, "Яз" турында шигырьләр өйрәндек,язгы табигатьне чагылдырган рәсемнәр ясадык.Бик матур килеп чыкты)))
-
Нәниләр дә тырышалар... 13.03.2013

Кечкенәләр дә зурлардан калышмыйлар.Әнә нинди матур балыклар "ясап куйганнар" ләбаса)))
-
Яңя җыр өйрәндек. 12.03.2013

"Нәүрүз бәйрәменә" дә санаулы көннәр генә калып бара.Без "Нәүрүз"не ел саен Мәдәният йортында зурлап каршыларга гадәтләнгән инде.Бүгеннән бәйрәмгә әзерлекне башлап җибәрдек. "Нәүрүз Мөбарәк булсын!"- дигән яңа җыр өйрәндек."Яз", "Нәүрүз" турында өйрәнәсе җырларыбыз шактый әле. "Тал песие", "Җылы яз, яз килә" җырлар мәсәлән.(Р. Вәлиева). Ә җырларга безгә генә кушыгыз инде сез! Теттереп җырлыйбыз!
-
Суга "балыклар" җибәрдек. 12.03.2013

Атналык дәвам итә.Суны да, урманнарны да, биек- биек тауларны да, елга- күлләрне дә безгә бит Табигать- АНА биргән икән!Без аны сакларга тиешбез!Бүген без дә чишмә суларыбызны сакларга, елгаларыбызны пычратмаска сүз бирештек һәм үзебезнең авыл "елгасына" матур- матур" балыклар ясап җибәрдек.Бәлки әле җәй көне кармакларыбызны алып төшеп "берсен" генә булса да каптырырбыз да)))
-
Су-яшәү чыганагы. 11.03.2013

Бакчабызда "Су һәм аның үзенчәлекләре" атналыгы башланып китте.Су турында һәм аның яшәү өчен "һава" кебек үк бик мөһим чыганак икәнлегенә төшендек.Су белән хәтта "тәҗрибә" дә үткәреп карадык."Атна дәвамында өйрәнәсе яңалыкларыбыз бик күп әле"- диде безгә Апа.
-
Чулпанның туган көне! 11.03.2013

Бүген дустыбыз Чулпанга 6 яшь тулды.Без аны туган көне белән котладык.Чулпан бик тәртипле кыз, гел "кояш" кебек елмаеп тора.Чәчләре дә сап- сары. Без аны бик- бик яратабыз! Туган көнең белән Чулпан!!!









