муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
| E-Mail: | Simetsad.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
| Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 18 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагога |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228 229 230
-
Дус булыйк! 26.03.2013

Милиционер абый!
Безгә генә әйтегезче?!
Кемнәр кагыйдә үтәми
Йөри юлларда?
Кемнәр кагыйдә бозып
Йөри урамда?
Без Илшат белән Ислам.
Бик тәртипле малайлар!
Безнең Сезне кайдадыр
Күргән бар?!?
-
"Нәүрүз" мөбарәк булсын! 24.03.2013

24 нче март көнне авыл мәдәният йортында Нәүрүзне каршы алу тамашасы булды. Елдагыча, безнең балалар иң матур шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, тамашачыларны шатландырдылар.
-
"Калфаклы кызлар" 23.03.2013

Өйгә бирелгән эшләрне
Үтәвебез күренә!
Әниләр белән бергә
Калфаклар тектек менә! )
-
Нәниләр әкият "укыйлар" 23.03.2013

Әкият могҗизалар тудырадыр
Уйлатадыр, елатадыр, җырлатадыр.
Яхшылыкны яманнан аерадыр
Сабыйларга "дөньяны танытадыр.
-
"Тал песие" 23.03.2013

Язлар җитсә "Тал песие"
Карый кояшка.!
"Тал песие"н ясыйк эле,
Ападан башка. :)
-
"Җыештырабыз! :) 23.03.2013

"Эш беткәч" уйнарга була,
Барыбыз да беләбез.
Чиста, пөхтә булсын диеп
Өстәлләрне сөртәбез!
Бигрәк тырыш кызлар безнең
Иркә белән Язилә.
Ни кушсаң да ялт итеп,
Эшләп куялар менә.
-
"Нәүрүз кызын" ясадык. 22.03.2013

"Нәүрүз"не каршылау- ул бит язны каршылау!"Нәүрүз" бит ул язны, кошларны алып килә.Җирне яшеллеккә күмә.Без дә бүген үзебез "искиткеч" матур итеп "Нәүрүзбикәне" ясап куйдык әле.Яз килгәне "Нәүрүзбикәнең" чәчәкле тәкыяларыннан, аллы- гөлле күлмәкләреннән аңлашыладыр инде))) И оста рәссамнар да инде үзебез!
Табигаттә- Яз атлый!
Кошлар да аны мактый.
Төкле аягың белән
-Кил ди аңа, Игенче!
"Нәүрүз" килә дип куанып
Без алабыз- сөенче!
-
Уйный- уйный үсәбез. 21.03.2013

Әй яратабыз да инде уйнарга! Көне буе уйнасак та- уеннан туймыйбыз!
Уеннар, уеннар!
Витамин кебек алар!
Кәефләрне күтәрә!
"Йөгертеп" тә җибәрә!
Биетеп тә җибәрә!
-
"Калфаклар" ясадык. 20.03.2013

Бүген татар халкының милли орнаментларын кулланып "матур калфаклар" ясадык.Без бит- татар балалары! Ә татар балалары милли бизәкләрне белергә тиеш.
Әй калфагым, калфагым!
Калфаклар кияр чагым.
Йөзләремне бизәп тора
Минем- матур калфагым!
Минем- милли калфагым!
-
Гөлзирәнең туган көне! 19.03.2013

Бүген дустыбыз Гөлзирәнең туган көне булды.Аңа 5 яшь тулды.Гөлзирзбез әле быел гына "ачылып" китте.Бәйрәмнәрдә дә очып- очып биеде, матур итеп шигырьләр дә сөйләде, әкиятләрдә дә катнашты.Без моңа чын күңелебездән сөендек! Ничек инде сөенмәскә- 5 яшь тулгач бик тә зур кыз бит инде ул!Гел шундый тырыш булып үс, яме, дустыбыз Гөлзирә!!!)))









