Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Большекибячинский детский сад «Кубэлэк» Сабинского муниципального района РеспубликиТатарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Кибячи, ул Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(917)-227-40-42 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-"Большекибячинский детский сад"Күбәләк" |
| Руководитель: | Шакирова Рузия Шайхлсламовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 25 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Большекибячинский детский сад «Кубэлэк» Сабинского муниципального района РеспубликиТатарстан» - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Үсемлекләр, яшелчәләр көне" 17.06.2022

"Усемлекләр көне", "Яшелчәләр ашау көне" уңаеннан балалар үсемлекләр, яшелчәләр белән таныштылар, файдалы үзлекләрен белделәр. Рәсемнәр ясап, пазллар җыеп белемнәрен ныгыттылар
-
" Халыкара җәяү йөрү көне" 15.06.2022

Бакчабызда йөрүче балалар белән "Халыкара җәяү йөрү" көне уңаеннан әңгәмә үткәрдек. Җәяү йөрүнең сәламәтлеккә файдалы булуын төшендердек. Шул максаттан, табигать кочагына сәяхәткә чыктык. Шулай ук балаларны машиналар, аларның төрләре белән таныштырдык.
-
"Туңдырма көне" 10.06.2022

10 июнь-туңдырма көне уңаеннан бакчабызда йөрүче балалар туңдырма төрләре белән таныштылар,рәсемнәр карадылар.Асфальтта төсле акбурлар ярдәмендә, үзләре яратып ашый торган туңдырмаларны ясадылар.
-
"Сабантуй" 01.06.2022

1 нче июнь- балаларны яклау көне уңаеннан, бакчабызга йөрүче балалар катнашында "Сабантуй" бәйрәме булып узды. Балалар Сабантуй бәйрәменең ничек барлыкка килүе, бирнә җыю йолалары белән таныштылар. Бәйрәм барышында төрле-төрле уеннар үткәрелде. Биюләр, җырлар яңгырады.
- Комплектование 2022-23 30.05.2022
-
" Сау бул бакчабыз" 28.05.2022

28 нче май көнне бакчабызда "Сау бул бакчабыз" дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Балалар әти-әниләренә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.Апаларына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.Бәйрәм җырлар, биюләр белән үрелеп барды.
-
"Эко яз 2022" 06.05.2022

Тирә- юнебездә ямь бирүче,сулар һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту изге эш. Һәркем яшәгән төбәген матурлауга, яшелләндерүгә өлеш кертергә омтыла.Шул рәвешле бакчабызда агач утырту өмәсе булып узды.Балалар үзләре алып килгән үсентеләрне изге теләкләр теләп утырттылар.
-
"Тынычлык күгәрченнәре" 06.05.2022

Без яшибез бергә бу матур дөньяда
Без җырлыйбыз бергә, туган телебездә
Безнең бар хыяллар, бәхетле киләчәк
Бир Ходай син безгә бәхетле киләчәк.
"Күгебез һәрчак аяз, тыныч булсын"дип исемләнгән девиз астында, балалар белән кисеп- ябыштыру эшчәнлегендә тынычлык күгәрченнәре ясадык.
-
"Тукай безнең күңелләрдә" 27.04.2022

Бакчабызда "Тукай безнең күңелләрдә"дип исемләнгән Габдулла Тукайны искә алу кичәсе узды. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмакларга җавап таптылар.
-
" Без табигать балалары" 25.04.2022

"Без табигать балалары"дип исемләнгән тема кысаларында бакчабызда тәрбияләнүче балалар табигатькә сәяхәткэ чыктылар. Аларда табигатькә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү максатыннан саф һавада уеннар, әңгәмә үткәрелде. Балалар яңа чыккан чәчәкләр, оя коручы кошлар белән таныштылар.







