Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Клаксон" Казан халык театры бездә кунакта 21.02.2023

21 нче февраль көнне "Клаксон" Казан халык театры укучыларыбыз өчен юл йөрү кагыйдәләре турында спектакль сәхнәләштерделәр. Укучылар юлда үз- үзеңне ничек тотарга, уяу булырга кирәклеген тагын бер кат искә төшерделәр.
-
Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел! 21.02.2023

Берләшкән милләтләр оешмасы карары буенча 21 нче февраль "Халыкара туган тел" көне буларак билгеләп үтелә.
1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән ЮНЕСКО генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм берләшкән милләтләр оешмасы 21 нче февраль көнен "Туган тел" көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 нче февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб - квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Безнең гимназиядә дә бәйрәм хөрмәтенә матур чаралар үткәрелде. -
"Әкият" курчак театрында 21.02.2023

21 нче февраль көнне 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары "Әкият" курчак театрында уздырылган "Моң сандыгы" дип аталган чарада булып кайттылар.
-
Инглиз теле атналыгы 20.02.2023

Бүгеннән гимназиябездә инглиз теле атналыгы башланып китте. Укучылар өчен фотозона эшләнелде, җыр конкурсы һәм флешмоб оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары табышмакларга җаваплар эзләделәр, тәм- томнар белән бүләкләнделәр.
-
Әтиләр белән бергә! 18.02.2023

18 нче февраль көнне гимназиябездә айның иң грандиоз вакыйгасы - укучыларыбызның әтиләре арасында волейбол ярышы үткәрелде. Әлеге уенда 4 команда көч сынашты: "Барс", "Десятка", "Солянка" һәм "Галәм". Уен бик кызу, дустанә мөнәсәбәттә барды. Нәтиҗәдә, "Барс" командасы җиңү яулады. Ахырдан җиңгән барс командасы белән гимназиябез укучылары да үз көчләрен сынап карадылар.
Бу көнне алган тәэсирләр уенчылар, җанатарлар күңелендә матур, күңелле истәлекләр калдырды. Барлык командаларны котлыйбыз, алга таба да уңышлар һәм исәнлек- саулык теләп калабыз! -
Татар теле атналыгын дәвам итеп... 18.02.2023

Татар теле атналыгын дәвам итеп, 17 нче февраль көнне укучылар юбиляр татар шагыйрьләре, язучыларының иҗатлары белән таныштырдылар. Проект эшләрен уңышлы якладылар. Юбиләр язучылар турында күп мәгълүматлар тупланды.
-
З.Н. Ушкова йортына сәяхәт 18.02.2023

7б сыйныфы укучылары Кремль урамында урнашкан З.Н. Ушкова йортында булып кайттылар.
"Вестибюль көнчыгыш стилендә төзелгән, хәтта һәр ишек тоткасы да - аждаһа формасында. Француз мастеры Витражлары, Венеция көзгеләре, кызыл агачтан ясалган култыксалар - болар барысы да беренчел рәвештә сакланган. Ампир стилендәге парадный зал бүген китапханәнең уку залы буларак кулланыла. Сөйләшүләр хәрби атрибутика сурәтләре белән капланган һәм Наполеон Бонапартны аңлата торган "Н" хәрефе рәвешендәге вензельләр белән бизәлгән. Ирләрнең ял итү бүлмәсе мавритан стилендә эшләнгән" - дип, зур дулкынлану белән сөйләде укучылар. -
Озынайтылган көн группасында 17.02.2023

Озынайтылган көн группасында(гпд) укучылар дәрес әзерләүдән тыш, кулдан төрле поделкалар ясау белән дә мавыгалар.
-
"Россия- минем тарих" дип аталучы выставкада 17.02.2023

Бүген 9А сыйныфы укучылары "Россия- минем тарих" дип аталучы выставкада булып кайттылар.
-
Балачак иленең кабатланмас бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме 17.02.2023

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме
Күңелләр түрендә
Әлифба бәйрәме.
Бу матур бәйрәмгә,
кушыл дус, әйдәле.
Дөньяны гөрләтсен
Әлифба бәйрәме!
"Балачак иленең кабатланмас бәйрәмнәренең берсе нинди бәйрәм?" - дип сорасалар, бер дә икеләнмичә "Әлифба бәйрәме" дияр идек. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба китабын алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана бит.
Безнең гимназиябездә дә бүген "Әлифба бәйрәме" булып узды.
Әлифба бәйрәме - укучылар өчен дә, укытучылары өчен дә һәм инде әти-әниләре өчен дә зур тантана булып тора. Әлифба белән беррәттән укучыларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр. Һәм инде шушындый күркәм сыйфатларга ия булу өчен 1 сыйныф укытучылары Гөлфия Рөстәмовна, Лилия Гансовна, Сиринә Ринатовна, Лилия Наилевнаның да тырышлыклары зур. Бу аларның беренче зур җиңүләре булды. Алдагы көннәрдә дә укучыларыбыз шундый зиһенле һәм тырыш, сау-сәламәт булсыннар, укытучы апаларын, әти-әниләрен тынласыннар һәм әлбәттә инде "4", "5" билгеләренә генә укысыннар дигән теләктә калабыз!????????????????










