Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Халыкара хатын - кызлар көне 08.03.2023

Хатын-кыз сез-
Бу дөньянын йөзек кашы.
Бәһа җитмәс
Иң кыйммәтле асылташы.
Горур да сез
Тау кыядай, буй җитмәслек
Гүзәл дә сез
Бер гөлгә дә тиңләшмәслек.
Кадерле хатын-кызлар - әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын
күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә Ходай. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет
нурында коенып, назга күмелеп, сөеп - сөелеп яшәгез.
Бәйрәм белән!!! -
Мөһим сөйләшүләр 06.03.2023

Бүгенге "Мөһим сөйләшүләр" укытучылар һәм остазлар елына багышланды. Укучылар әлеге хезмәтнең хәзерге дөньяда нинди роль уйнавы турында фикерләрен җиткерделәр. Әлеге "Мөһим сөйләшүләрнең" төп максаты- укытучыларга һәм остазларга карата рәхмәт хисе һәм хөрмәт тәрбияләү.
-
Бәйрәм кичәсе 06.03.2023

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте.
Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме — 8 нче МАРТ — ХАЛЫКАРА ХАТЫН КЫЗЛАР КӨНЕ.
Бу бәйрәмне үткәрмичә калу мөмкин түгелдер. Безнең гимназиябездә бүген шушы бәйрәмгә карата кадерле укытучыларны, хөрмәтле әниләрне, әбиләрне котлап, тантаналы рәвештә бик матур кичә булып узды. Кичә җыр - биюләр белән үрелеп барды. Шулай ук эстрада җырчысы Эльвира Хамматова да бу кичәгә чакырулы иде.
Бәйрәмдә яңгыраган җырлар,башкарылган биюләр, сәхнәләштерелгән күренешләр һәркемнең кәефен күтәрде.
Тамашачылар, алкышлар аркылы, үзләренең никадәр дәрәҗәдә канәгать булуларын һәм рәхмәт хисләрен аңлата алдылар. -
Рәсми символлар 06.03.2023

Гимназиябездә һәр дүшәмбе иртәсе дәүләт флагларын күтәрүдән һәм гимн җырлаудан башланып китә. Әлеге чаралар аша укучыларда патриотик рух тәрбияләнә.
-
Кооператив институт вәкилләре белән очрашу 04.03.2023

Бүген кооператив институттан килгән вәкилләр белән очрашу барышында гимназиянең 9-11 сыйныф укучылары белем бирүнең барлык формаларына керүнең шартлары һәм үзенчәлекләре белән таныштылар. Институт вәкилләре бакалаврлар һәм магистрлар әзерләү юнәлешләре һәм профильләре турында сөйләделәр. Укучылар студентлар тормышы, уку һәм укудан тыш чаралар турында актив сораулар бирделәр.
Профориентация эше кысаларында укучылар белән ахырда анкета да үткәрелде. -
Хатын-кыз – гүзәллек алиһәсе 04.03.2023

Тиздән нинди бәйрәм дисезме? Әйе, тиздән 8 март - Халыкара хатын - кызлар көне җитә. Хатын-кыз – җир йөзендә яшәүче гүзәллек алиһәсе дә, иң назлы, иң шәфкатьле йөрәк иясе дә, иң көчле яратуга сәләтле зат та диясе килә.
Шушы форсаттан файдаланып безнең гимназия укучылары һәм рәсем җитәкчеләре Равилә Хәйдәровна сезне киләчәк бәйрәмнәр белән котлап, үзләренең матур рәсемнәрен бүләк итәләр. -
Афәрин, егетләр! 04.03.2023

Башлангыч сыйныфтан да шәп хәбәр килеп төште бит әле. 1б сыйныфы укучысы Замилов Вилдан үзенә 4б сыйныфында укучы бертуган абыйсын Замилов Тамерланны гармунчы итеп алган ди. Әле бит беренче гастрольләрен дә Шаян ТВдан башлап җибәргәннәр икән. Болай булгач егетләр, киләчәккә юл ачык дигән сүз.
Афәрин! Булдырасыз


-
"Иң акыллы сыйныф" - брейн-ринг 02.03.2023

Бүген 7,8 нче сыйныфлар "Иң акыллы сыйныф" исеме өчен көч сынаштылар. Уен брейн-ринг форматында үтте. Укучылар бик актив катнаштылар, төрле өлкәләргә караган сорауларга җавап табарга тырыштылар. Нәтиҗәдә "Иң акыллы сыйныф" исемен 7А сыйныфы яулады. Котлыйбыз аларны!!!! ӘФӘРИН!!!

Ә инде шушы чараны оештырган өчен, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Мәҗитовнага рәхмәтебезне белдерәбез! -
КНИТУ-КАИ ның, эксперементаль технологияләр центрында 02.03.2023

Бүген 4а сыйныфы КНИТУ-КАИ ның, эксперементаль технологияләр центрында булып кайтты.
"Балаларга экскурсия hәм мастер-класс уткәрделәр. Барыбызга да бик ошады" - дип җиткерде сыйныф җитәкчеләре Резедә Фатыховна. -
Тормыш иминлеге нигезләре 02.03.2023

Бүген 3Б сыйныфы укучыларының "Тормыш иминлеге нигезләре" буенча МЧС хезмәткәрләре Гафаров Гумар Наилевич, Сираҗетдинов Артур Дамирович, полиция майорлары Мәннәпов Рөстәм Дилшатович һәм Мәннәпова Гүзәл Муллануровна белән очрашулары булып узды. Чакырылган кунаклар үзләренең һөнәрләре белән таныштырдылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр, куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр. Әлеге очрашуны оештырган өчен сыйныф җитәкчесе Гафарова Илсияр Илгизовнага рәхмәтебезне белдерәбез!










