Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
| Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
| E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
| Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 1008 учеников, 160 воспитанников |
| У нас учат: | 70 учителей, 14 воспитателей |
-
3 сентябрь — Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне 04.09.2026

3 сентябрь — Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне
3 сентябрь көне 6 «Г» сыйныфында Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган дәрес узды. Без Бесландагы фаҗигале вакыйгаларны искә алдык, һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән хөрмәт иттек һәм иң мөһим — кеше гомере, тынычлык һәм үзара ярдәм турында сөйләштек.
Бердәмлек билгесе итеп, укучылар «Тынычлык дивары» ясадылар, аны сафлык һәм игелек символы булган ак күгәрченнәр белән бизәделәр.
Йөрәкләребездә гел игелек, ә сыйныфыбызда һәм дөньяда — тынычлык булсын!
День солидарности в 6 «Г» классе: «Мир начинается с нас»
3 сентября в 6 «Г» классе прошел урок, посвященный Дню солидарности в борьбе с терроризмом. Мы вспомнили трагические события в Беслане, почтили память погибших минутой молчания и поговорили о самом важном — о ценности человеческой жизни, мира и взаимопомощи.
В знак нашего единства ребята создали «Стену мира», украсив её белыми голубями — символом чистоты и добрых намерений. Пусть в наших сердцах всегда живет добро, а в нашем классе и в мире — согласие!
-
Белем бәйрәме! 04.09.2026

1 сентябрьдә гимназиябез укучылар һәм әти-әниләр өчен чын мәгънәсендә зур тантанага әверелде.
Бәйрәмнең иң матур мизгелләре — үзебезнең талантлы укучыларыбызның чыгышлары булды. Аларның дәртле биюләре һәм моңлы җырлары һәркемнең күңелен кузгатты. Балаларның осталыгы һәм тырышлыгы белән чиксез горурланабыз!
Оештыру эшләрендә ярдәм күрсәткән өчен хөрмәтле әти-әниләребезгә, әзерлек процессында көч куйган укытучыларыбызга зур рәхмәтлебез!
1 сентябрь котлы булсын! Алда уку елы һәр укучы өчен яңа ачышлар, якты тәэсирләр һәм зур җиңүләр елы булсын! Барыгызга да нык сәламәтлек, бетмәс илһам һәм белемгә җиңел юл телибез!

-
Профиль һәм предпрофиль математика сыйныфларына кабул итү өчен өстәмә тест 22.08.2026


Хөрмәтле укучылар һәм әти-әниләр! Профиль һәм предпрофиль математика сыйныфларына кабул итү өчен өстәмә тест үткәрелә.

25 август ⏰ 10:00 Тестта катнашырга теләүчеләрне билгеләнгән вакытта көтеп калабыз! Уңышлар телибез! ????









