муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
| E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
| Руководитель: | Аухадиев Ленар Харисович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 151 учащихся, 42 воспитанников |
| У нас учат: | 32 педагога |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128
-
Ш. Мәрҗәни исемендәге конференция
24.04.2012
Россия тарихына багышланган Ш. Мәрҗәни исемендәге конференциянең район туры 21 апрельдә Мәчкәрәдә узды. 8 сыйныф укучысы Исмагилова Нурия " Безнең якташларыбыз - районыбыз горурлыгы" секциясендә 1нче урын, 10 сыйныф укучысы Гилмутдинова Гөлия " Мәктәп музейлары" секциясендә 1нче урын яулап дипломнар белән бүләкләнделәр. Аларга алга таба шулай актив булуларын теләп калабыз!
-
Р. И. Утямышев исемендәге конференция
23.04.2012
20 апрель конне Кукмарада уздырылган Р. И. Утямышев исемендәге конференциядән Марданова Азалия һәм Гаязова Фирүзә грамота белән кайттылар. Гаязова Фирүзә эзләнү эшендэ иҗади якын килгәне өчен диплом белән дә бүләкләнде.
-
" Кошлар көне " 13.04.2012

13 апрельдә мәктәптә " Кошлар коне" үткәрелде. Башлангыч сыйныфлар куйган бәйрәмдә алар шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар әйттеләр, матур җырлар башкардылар, спектакльдән куренеш күрсәттеләр. Ахырдан сыерчык оялары ясаучыларны мактау грамоталары белән бүләкләделәр.
-
"Космическое путешествие" 13.04.2012

12 апрельдә 6 сыйныфларда " Космическое путешествие " дигән кичә үткәрелде. Кичәдә шигырьләр сөйләделәр, презентацияләр күрсәттеләр. Шулай ук бәйрәм уеннар һәм викторина белән үрелеп барылды.
-
Халыкара балалар китабы көне 12.04.2012

12 апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан " Халыкара балалар китабы көне " уңаеннан сценарий әзерләнгән иде. Бу кичәнең максаты: китапка мәхәббәт, сакчыл караш, эстетик тәрбия бирү, белем алуда китапның әһәмиятен укучыларга җиткерү иде.
-
Интеллектуаль чемпионат 11.04.2012

Укучыларның районда үткәрелгән интеллектуаль чемпионатта 3 укучыбыз Хазиахметова Илсинә ( татар теле һәм физкультура), Сабирова Айгәл ( математика), Ибрагимова Гөлназ (физкультура) грамота белән бүләкләнделәр. Аларга алга таба да укуларында уңышлар теләп калабыз!
-
"Зарница" 01.03.2012

29 февраль көнне мәктәп спорт залы дәресләрдән соң гөрләп торды. Чөнки монда " Язгы аҗаган " бәйгесе үткәрелде. Һәр сыйныф яхшылап әзерләнгән иде. Бәйге укучыларның маршировкасы белән башланды, һәр отряд үз җырын башкарды. Башлангыч сыйныфлар башкаруында тынычлык турында җыр бәйгегә тагын да ямь өстәде. Турникта тартылу, автомат сүтеп җыю, противогаз кию егетләрнең булганлыгын күрсәтсә, беренче ярдәм күрсәтүче кызлар үзләренең югалып калмауларын исбатлады.
-
" Русский медвежонок" 28.02.2012

Халыкара « Русский медвежонок » конкурсында безнең мәктәптән 16 кеше катнашты.
10 кл-тан Абдуллина Г. район күләмендә I урын алып, флешка, диплом белән, 7 кл-тан Назмиева А. Һәм 8 кл-тан Ибрагимов Р. диплом, китап белән буләкләнде. Ә калган 13 укучыга сертификат тапшырылды.
-
Фоат Гимадиев призына район күләм көрәш ярышы.
25.02.2012
Менә инде 18 нче тапкыр мәктәптә Фоат Гимадиев призына район күләм көрәш ярышы булып узды. Ярыш спонсорлар ярдәме белән оештырыла. Командалар арасында беренче урын безнең мәктәп егетләрендә.
-
"Туган тел" көне
24.02.2012
21 февраль көнне мәктәптә " Туган тел" көне үткәрелде. 5нче сыйныфтан Таҗетдинов Р. " Ярдәм сорап", 6нчы сыйныфтан Хаҗиәхмәтова И. " Ике дөнья - ике елга", 7нче сыйныфтан Нәҗмиева А. " Ашыгыйк", 9нчы сыйныфтан Халикова Ф. " Бәхет", 10 нчы сыйныфтан Гыйльметдинова Г. " Гомернең моңсу бер чорында" шигырьләрен сөйләде. 5нче сыйныф укучылары Гатина А. һәм Тимергалиева А. үзләренең матур җырларын җырладылар. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.















