Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Книнская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Б.С.Рахимова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Б.С.Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422266,РТ,Балтасинский район,с.Нижняя Кня, ул. Школьная,дом 5а |
| Телефон: | +7(843)-682-85-56 |
| E-Mail: | Kninskaya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Книнская ООШ им. Б.С.Рахимова"Балтасинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Низамиев Рамиль Вакилович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 42 учеников и 8 воспитанников/Бездә 42 укучы, 8 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Книнская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Б.С.Рахимова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Б.С.Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Аккредитация үтте.
04.02.2012
3 февраль көнне мәктәбебездә Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының аккредитация комиссиясенең экспертлары эшләде. Алар мәктәпнең укыту эшчәнлеген, документлары торышын тикшерделәр һәм эшчәнлекнең дәүләт стандартларына туры килүе турында нәтиҗә ясадылар.
-
Яңа китап -- яңа дус! 01.02.2012

Китапханәче Гыйлмуллина Рания башлангыч класс укучыларында китапка кызыксыну уяту максатыннан, "Яңа китап -- яңа дус" темасына библиографик дәрес уздырды.
-
Инглиз теленнән ачык дәрес 30.01.2012

Бүген Гүзәл Шамилевна инглиз теленнән 2нче сыйныфта ачык дәрес бирде. Укучыларның ата-аналары, укытучылар әлеге чараны бик ошаттылар.
-
Сәламәт яшәү рәвеше
27.01.2012
27нче гыйнвар көнне "Сәламәт яшәү рәвеше" темасына ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта район үзәк хастаханәсенең баш педиатры Шайхиева Гөлнара Хабировна катнашты.
-
"Алло, без талантлар эзлибез!" 26.01.2012

"Созвездие-Йолдызлык" балалар эстрада конкурсының "Алло, без талантлар эзлибез!" исемле сайлап алу этабы уздырылды. Бу концертта 20дән артык номер куелды.
-
"Шугалакта очрашабыз" 23.01.2012

20 нче гыйнвар көнне "Шугалакта очрашабыз" дип исемләнгән чара булды. Монда барлык укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм спортка битараф булмаган авыл халкы катнашты. Бәйрәмдә күңелле уеннар, эстафеталар, ярышлар булды. Бәйрәм ахырында барлык катнашучыларны, килгән кунакларны ашханә хезмәткәрләре кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар.
-
"Ел укытучысы" конкурсы 19.01.2012

Кенә төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтова Раилә Тимербаевна Норма урта мәктәбендә "Ел укытучысы" конкурсының II этабында дәрес һәм тәрбия сәгате белән катнатшы.
-
Макулатура җыю 18.01.2012

Ел саен безнең мәктәбебездә макулатура җыю атналыгы уздырыла. Быел да бу эш әйбәт кенә башланып китте. Укучылар әлеге чарада бик актив катнашалар.
-
Тапкырлар һәм зирәкләр
17.01.2012
Низамиева Римма Наиловна башлангыч классларда математика атналыгы кысаларында "Тапкырлар һәм зирәкләр" дигән КВН уздырды.
-
Математика атналыгы 16.01.2012

Мәктәбебездә 16-21 январьдә математика, информатика, физика атналыгы башланды. Атналык аерым план нигезендә оештырыла. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле катлаулылыкта кызыклы биремнәр, башваткычлар тәкъдим ителде. Атна буена, график нигезендә, башлангыч, урта һәм югары сыйныфларга кызыклы кичәләр, конкурслар үккәреләчәк.





