МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся/ 592 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 551 552 553 554 555 556 557 ( 558 ) 559 560 >>
-
С днём Защитника Отечества! 23.02.2017

Пусть смелость вас не покидает,
Приносят опыт лишь года.
Душа не знает огорчений,
Здоровье радует всегда.
И каждый день с лучей горячих
Пусть начинается заря.
Мы вас сегодня поздравляем
Вновь с 23-им Февраля. -
Мастер-класс 22.02.2017

19 ел Яр Чаллы шәһәрендә КБК ның теплицасында эшләп, лаеклы ялга чыккан Алиянең әбисе Сәҗидә апа,мастер класс уздырды. Ул бик аңлаешлы телдә, ничек дөрес итеп чәчәкләр, борыч, помидор утыртырга кирәклеге турында сөйләде һәм күрсәтте. Иң мөһиме - үз эшеңне яратырга һәм тырыш булырга кирәк -диде.
-
Чираттагы җиңү 22.02.2017

Балтач гимназиясенең 9 нчы А сыйныф укучысы Җәләлов Илдар экология фәне буенча Бөтенрәсәй предмет олимпиадасының региональ этабында призер булды. Илдарны һәм аның җитәкчеләре Хафизова Эльвира Мударисов һәм Җәләлова Алсу Икрамовнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Укуларында һәм эшләрендә уңышлар телибез.
-
«Путь к олимпу» 22.02.2017

22 февраля была проведена республиканская олимпиада «Путь к олимпу». Победителями по математике стал Залялов Ильдар, ученик 9 А класса и по английскому языку Махмутова Лилия, ученица 10 А класса МБОУ «Балтасинская гимназия». Поздравляем и желаем успехов в заключительном этапе республиканской олимпиады «Путь к олимпу».
-
Хәрби-патриотик айлык кысаларында җыр һәм строй конкурсы 22.02.2017

22 нче февраль көнне Балтач гимназиясендә хәрби-патриотик айлык кысаларында җыр һәм строй конкурсы булып узды. Җырларның эчтәлеге һәм укучыларның төз, дөрес басып йөрүләренә бәяне Балтач «ФОРПОСТ» үзәге директоры Гыйлемҗанов Фердинант Шәрипҗан улы бирде. Урта төркемдәге нәтиҗәләр буенча 6 нчы Б сыйныфы – 1 нче урын, 6 нчы А – 2 нче урын, 7 нче А сыйныфы укучылары – 3 нче урынга лаек булдылар. Өлкән төркемдә 1 нче урынны – 11 нче сыйныф яулады, 2 нче урын 10 нчы сыйныфка бирелсә, 3 нче урынга – 9 нчы А сыйныфы лаек дип табылды.
-
Будущие защитники 22.02.2017

С Днем Защитников Отечества поздравили мальчиков девочки 2б класса. Они вручили подарки, сделанные своими руками. Но больше всего понравилась стенгазета, где мальчики увидели себя будущими защитниками.
-
Солдатта булган, диләр... 21.02.2017

21 нче февраль көнне гимназиянең 6 нчы В сыйныфы укучылары социаль яклау бүлегенең икенче катында әфганчылар истәлегенә ясалган музей-бүлмәдә булдылар. Монда аларны Әфган, Чечняда булган пограничник Гатиятуллин Дилүс Мәгъсүмович, капитан Павлов Андрей Петрович, танкист Мөхәмәтшин Рәис Гарифуллович каршы алдылар. Алар укучыларга үзләре, эшләренең үзенчәлекләре, хәрби хезмәт турында бик кызык итеп сөйләделәр. Балаларның бик күп сорауларына аңлаешлы итеп җавап бирделәр. Малайлар мондагы һәр экспонатны тотып карады, үзләрен солдат итеп күзаллады. Күңелләрдә озак сакланачак әлеге чараны оештырган әниләргә (Ләлә Фәйзрахманова һәм Рәмзия Ситдикова) һәм кунакларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
“Туган телем - иркә гөлем” 21.02.2017

21нче февраль бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул бәйрәм уңаеннан гимназиядә һәр класста “Туган телем- иркә гөлем” темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 6нчы сыйныфлар бу көнне “Нәселеңне беләсеңме?” дип исемләнгән чарада катнашып, үзләренең шәҗәрәләре белән таныштырды. 5-11нче сыйныфлар татар теленең байлыгы турында сөйләште, шул мәсьәләне яктырткан видеофильм карады. Китапханәдә оештырылган “Туган тел ул була бер генә” дип исемләнгән күргәзмә дә бик мәгълүматлы булды.
-
Профессиональная проба 21.02.2017

21 февраля прошла очередная профессиональная проба для обучающихся 7а класса. Дети познакомились с профессией полицейского: условиями их труда, в каких учебных заведения обучают этой профессии, какими качествами должен обладать работник ОВД. Спасибо работникам ОВД за проведенную встречу, насыщенную экскурсию.
-
23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм 21.02.2017

21 нче февраль көнне бездә, 6 нчы А сыйныфында, 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм узды. Без, кызлар, малайларга төрле-төрле уеннар оештырдык. Аларга матур-матур бүләкләр бирдек. Аеруча Нәргизә Шәмсетдинова, Нәргизә Мортазина, Әдилә һәм Сөембикә бу бәйрәмне оештыруда актив катнаштылар. Безгә дә, малайларга да бу бәйрәм бик тә ошады.














