МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся/ 592 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 541 542 543 544 545 546 547 548 549 ( 550 ) >>
-
Туган тел айлыгын йомгаклау 26.04.2017

Туган тел айлыгын йомгаклап, 26 нчы апрельдә Г. Тукайны искә алу кичәсе уздырылды. Укучылар аның шигырьләрен, мәсәлләрен сөйләде. Ай дәвамында төрле бәйгеләрдә җиңгән һәм чараларда актив катнашкан укучылар Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
-
Гаилә бәйрәме 26.04.2017

26 нчы апрельдә 6нчы А сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре кичен гимназиянең актлар залына гаилә бәйрәменә җыелды. Бу уку елына нәтиҗә ясап, укучылар үзләренең кул эшләре, Мактау кәгазьләреннән күргәзмә оештырды. Аннан соң әти-әниләренә үзләре әзерләгән концертны күрсәтеп ял иттерде. Балаларның үзләренә дә, килгән кунакларга да хезмәт көненнән соң чын ял кичәсе булды ул.
-
Психологическая подготовка учащихся к сдаче экзаменов 25.04.2017

В МБОУ «Балтасинская гимназия» продолжается работа по психологической подготовке учащихся к сдаче экзаменов. Это и индивидуальные консультирования учащихся и групповые занятия с элементами тренинга. Не остаются в стороне и родители, ведь во многом от них зависит благополучное эмоциональное состояние детей. Тренинги для родителей нацелены на принятие совместных мер по эффективной психологической подготовке выпускников к экзаменационному периоду.
-
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы 25.04.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы якынлашып килә. Кемдер өчен бу бәйрәм булса, сугышны үз башыннан кичергәннәр һәм шул чорның барлык авырлыгын үз җилкәсендә татыганнар өчен, мөгаен күз яшьләре көнедер. Ут эчендә сугышкан батырларыбыз хәзерге көндә бармак белән генә санарлык. Балачагын шушы канлы көннәр арасында югалтканнар да көннән-көн кими бара. 25 нче апрель көнне Балтач гимназиясе укучылары Гыйльмуллин Гыйльван Гыйльмулла улында кунакта булып кайтты. Бу ачык йөзле, җор телле ветеранда без еш булабыз. “Сугыш башланганда миңа 11 яшь кенә иде” - дип башлады ул сүзен. “Ачлык, хәерчелекнең үзәкләргә үткән вакытлары күп булды. 7 нче сыйныфны тәмамлагач мәктәпкә бармадым, чөнки эшләргә кирәк иде. 1948 нче елны ФЗУга алдылар. Аннары юллар мине Украина якларына Кузбасс шахталарына алып китте. 17-18 яшьлек егетләрне 2-3 километр тирәнлектәге шахталарга төшерәләр иде”. Карпат тауларында башыннан кичкәннәрен дә бик озаклап сөйләде ул. Ахырда укучыларга тәртипле, эшчән булуларын теләп үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Бу очрашудан укучылар бик канәгать калдылар. Озак яшәгез әле ветераннар, сез киләчәк буынның олы терәге!
-
Объявление 24.04.2017

Для родителей (законных представителей) воспитывающих детей с ограниченными возможностями здоровья.
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» сообщает следующее:
- дети проходят обследование в ПМПК для определения образовательной программы и для прохождения медико-социальной экспертизы (ВТЭК);
- в Балтасинском муниципальном районе психолого медико- педагогическая комиссия (ПМПК) проводится 3 раза в год в декабре, марте и в августе. Следующая комиссия состоится 17 августа 2017г. Все документы сдать заблаговременно в МКУ «Управление образования».
По всем вопросам родители (законные представители) могут обращаться в управление образования района (2 этаж, 1 кабинет, Набиевой Р.Р., тел.884368 2-52-32).
__________________________________________________________________________
Балтач районы мәгариф идарәсе хәбәр итә:
Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны караучы ата-аналары игътибарына:
- укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нинди укыту программасы кирәклеген ачыклау һәм медико- социаль экспертиза (ВТЭК) үткәрү өчен ПМПК (психолого- медико- педагогическая комиссия) оештырыла.
- Балтач муниципаль районында ПМПК елга 3 тапкыр – декабрь, март һәм август айларында уза. 17 апрель 2017елда киләсе комиссия утырышы була. Документларны мәгариф идарәсенә алдан китеру сорала.
Белешмә өчен: 2 этаж, 1нче кабинет, телефон 884368 2-52-32, Набиева Резеда Риф кызы.
-
Видеоролик "Я привит" 24.04.2017

С 24 по 30 апреля 2017 года Европейская неделя иммунизации (видеоролик Фонда Растроповича-Вишневской "Я привит")
-
Сыерчык оялары 22.04.2017

22 нче апрель көнне Балтач гимназиясе укучылары сыерчык оялары элүдә катнаштылар. Язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында узган бу чарада укучылар бик теләп катнашты. Яңа өйләргә рәхим итегез, кошкайлар!
-
Районкүләм сыерчык оялары ясау бәйгесе 22.04.2017

Районкүләм сыерчык оялары ясау бәйгесендә 8 нче Б сыйныфы укучысы Хәлиуллин Хәлил III нче урынны алды. Афәрин, Хәлил! Аны котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
“ЭкоЯз 2017” 21.04.2017

Татарстан Республикасының Экология министрлыгы тарафыннан уздырулычы «ЭкоЯз 2017» акциясенә гимназия укучылары бик теләп кушылдылар һәм табигатебезнең чисталыгын саклауда үзләренең өлешләрен кертергә теләк белдерделәр.
-
Экология дәресе 20.04.2017

Татарстан Республикасында 2017 нче ел экология елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан Балтач гимназисендә экологиягә багышланган дәресләр уздырылды. Укучыларга экологиянең үзебездән башланганы һәм аны сакларга кирәклеге турында сөйләнелде.














