Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
Кошлар – безнең дусларыбыз! 10.01.2017

Кышын кошлар өчен иң куркынычы ачлык һәм суык. Безнең мәктәп укучылары һәрвакыт кошларны үз күзәтүләрендә тоталар, кулларыннан килгәнчә җимлекләрне чистарталар, кошларга азык салып торалар. Әйдәгез бергәләп аларны саклыйк, ярдәм итик, куркытмыйк, рәнҗетмик, җимлекләргә җим салып торыйк!
-
Укулар башланды. 09.01.2017

Озын каникуллардан соң, 2017 елның беренче уку көне башланды. Иң озын чиректә уңышларыбыз да күбрәк булыр дип ышанабыз.
-
"Балалар күңеленә юл-шигырь аша" 07.01.2017

Бүген Гөберчәк авыл китапханәсендә балалар шагыйре Р.Корбанга багышлап "Балалар күңеленә юл - шигырь аша" дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. Әлеге чарада мәктәп укучылары да актив катнашты. Китапханәче Зарипова Г.З. балаларны Р.Корбанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, табышмакларга җаваплар таптылар. Кичәдән балалар канәгать калды.
-
Сынап карау имтиханнары дәвам итә. 06.01.2017

Бүген 9 нчы класс укучылары география фәненнән чираттагы сынап карау имтиханын уздылар.
-
Лыжня - 2017 05.01.2017

5 января в школе среди учащихся 5-7 классов прошли массовые соревнования по лыжным гонкам "Лыжня - 2017"
Лыжный спорт – нелёгкая работа.
А сказать точнее – тяжкий труд.
Ну а по душе кому, охота
Заниматься им, тот значит крут.
Волей, духом тот силён и телом,
Мужества тому не занимать.
Труд тяжёлый стать любимым делом
Может, если радость в нём познать.
-
Чыршы бәйрәмнәре дәвам итә. 04.01.2017

Бүген Гөберчәк авылы клубында Чыршы бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә безнең мәктәп укучылары да катнашты. Балалар уйнадылар, биеделәр, җырладылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Яңа 2017 елга теләкләр җиткерелде. Балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы тәбрикләде, үзләренең изге теләкләрен теләделәр.Укучылар бәйрәмнән шат күңел белән таралышты.
-
Без - шугалакта! 03.01.2017

Көтеп алынган кышкы каникул да әкренләп үтеп бара. Балалар рәхәтләнеп ял итә. Каникулны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан, мәктәбебездә укучылар өчен төрле кызыклы чаралар үткәрелә, спорт мәйданчыгында оештырылган шугалакта балалар тавышы тынып тормый. Менә бүген дә физик тәрбия укытучысы Р.Р.Нәбиуллин җитәкчелегендә "Тимераякта иң оста шуучы" бәйгесе оештырылды.
Әй күңелле шугалакта,
Бергәләшеп шуганда.
Күмәкләшеп уйнау рәхәт,
Дуслар янда булганда.
-
Консультацияләр дәвам итә 30.12.2016

Бүген 9 нчы класс укучылары белем дәрәҗәләрен, әзерлек торышын ачыклау максатыннан татар теленнән белемнәрен тикшерделәр.
-
Шахмат, шашка буенча зона ярышлары. 29.12.2016

28 нче декабрь көнне Кенәр балалар иҗаты йортында, профсоюз членнарының шахмат, шашка буенча зона ярышлары булып узды. Ярышта үзебезнең Сикертән мәктәбе командасы да катнашты. Шәмсемөхәмәтова Гөлназ, Нәбиуллин Разил шахмат буенча беренче урын алдылар. Шашка буенча Илнар Хисматуллин икенче, Шаймарданова Алия өченче урында. Укытучыларыбызга финал ярышларында уңышлар телибез.
-
"Яңа ел тамашасы" нда кунакта 28.12.2016

Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы катнашында үткәрелгән "Яңа ел тамашасы" нда безнең мәктәптән 9 нчы класс укучысы Әсхадуллина Г. һәм 7 нче класс укучысы Шәймарданова К. катнашты. Бу күңелле искиткеч тамаша укучыларыбызга бәйрәмгә зур бүләк булды. Бәйрәм ахырында балаларга Кыш бабайдан Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды. Җитәкчеләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.











