Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
Математика атналыгы кысаларында 03.02.2017

Бүген математика атналыгы кысаларында Шәмсемөхәмәтова Гөлназ Фирдүс кызы 7 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре, мәктәп укытучылары өчен "Өчпочмакның биссектрисасы, медианасы һәм биеклеге" темасыны ачык дәрес бирде. Укытучы әти-әниләрне "Школьный помощник" сайтында теркәлергә өндәде, 7 нче сыйныфта төп дәүләт имтиханына әзерлек торышы белән таныштырды.
-
Математика атналыгы кысаларында 02.02.2017

Математика атналыгы кысаларында 2 нче февраль көнне, Ибрагимова Илсөя Илгизәр кызы , математикадан ачык дәрес күрсәтте. Дәрес 6 нчы сыйныфта "Әйләнә озынлыгы. Түгәрәк мәйданы" темасы буенча үткәрелде. Атналык дәвам итә...
-
В рамках недели математики 02.02.2017

В рамках предметной недели математики, Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна провела внеклассное мероприятие по математике «Математическое кафе» для 6-8 классов. Цели и задачи:
1. Пробуждение у учащихся интереса к изучению математики;2. Активизация и развитие познавательных интересов учащихся (восприятия, внимания, памяти, наблюдательности, сообразительности и т.д.);3. Расширение кругозора и математической культуры учащихся.4. Выявление творческих и организаторских способностей детей.Предметная неделя продолжается... -
Ачык ишекләр көне 02.02.2017

2 нче февраль көнне Г. Камал исемендәге Сикертән төп белем мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен "Ачык ишекләр" көне үтте. Эш вакыты булуына карамастан, әти-әниләр балаларының укулары белән кызыксынуны киметмәгәннәр. Алар фән укытучылары, сыйныф җитәкчеләре белән очрашып үзләрен борчыган мәсьәләләрне хәл иттеләр, дәресләрдә булдылар, улларының һәм кызларының мәктәп тормышын якыннан өйрәнделәр.
-
Математика атналыгы кысаларында 01.02.2017

Математика атналыгы кысаларында Г. Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбенең математика укытучысы Шәмсемөхәмәтова Гөлназ Фирдүс кызы 1 - 4 нче сыйныф укучылары белән «Халык педагогикасы һәм математика» дип исемләнгән ачык тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларда үз халкының тарихына, рухи хәзинәләренә хөрмәт, алар белән горурлану хисләре тәрбияләү; бүгенге көндә онытылып баручы милли йолаларны, гореф-гадәтләрне дәрестән тыш чараларда укучыларга җиткерү; укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү. Атналык дәвам итә...
-
Математика атналыгы кысаларында 31.01.2017

30 нчы гыйнвардан безнең мәктәптә математика атналыгы башланып китте. Әлеге атналык кысаларында математика фәненең серләре белән танышачакбыз. Без математика фәне белән бәйле викториналар,кызыклы күнегү, биремнәр, командалар арасында ярышлар уздырабыз. Бүген исә математика укытучысы Ибрагимова Илсөя Илгизәр кызы белән берлектә 5 нче сыйныф укучылары математик ребуслар чиштеләр. Атналык дәвам итә...
-
Чаңгы ярышлары. 30.01.2017

28 нче гыйнвар көнне Урта Курса мәктәбендә Сеҗе зонасы мәктәпләре арасында чаңгы ярышлары үтте. Ярышта безнең мәктәп укучылары да үзләренең көчләрен сынадылар һәм призлы урыннар яулап кайттылар. 1нче урын - Хәбирова Ә., 2 нче урын - Шәмсемөхәмәтова И., 3 нче урын - Мәҗитова Г. Укучыларыбызга алдагы ярышларда да зур уңышлар телибез.
-
Булачак фигуристлар! 27.01.2017

Зур үрләр - кечкенә җиңүләрдән башлана. Мәктәп яны шугалагы балаларның шат авазыннан дәресләрдән соң да яңгырап тора. Кем белә, бәлки шушы укучыларыбыз арасында илебез данын яклаучы фигуралы шуу осталары бардыр?!
-
"Сумка" операциясе 26.01.2017

Мәктәп күләмендә "Сумка" операциясе үткәрелде.Бу операциянең максаты: укучыларның уку кирәк-яракларына сакчыл карашны тикшерү. Шул максаттан башлангыч класс укучыларының китап-дәфтәрләре һәм көндәлекләре дежур укучылар тарафыннан тикшерелде.
-
Г.Баруди исемендәге фәнни конференция 25.01.2017

Биектау районы Ямаширмә урта гомуми белем мәктәбендә Галимҗан Барудиның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган I Республикакүләм фәнни - тикшеренү укуларында 6 нчы класс укучысы Солтанова Рәзилә (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәгыймова Равилә Рәфкать кызы) чыгыш ясады. Солтанова Рәзилә сәнгатьле сөйләм бәйгесендә 3 урынга лаек булды. Алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар телибез!











