Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179
-
Математика - фәннәр патшасы 12.11.2014

2014 ел - математика елы уңаеннан мәктәбебездә "Математика - фәннәр патшасы" исемле ярыш булып үттте. Ярышта катнашкан 2 класс укучылары үзләренең математика буенча тирән белемгә ия булуларын күрсәттеләр. Афәрин!
-
Котлыйбыз!
10.11.2014
7 ноябрь көнне мәктәбебезнең 3 укучысы Арча шәһәрендә узган "Юный математик" олимпиадасында катнаштылар. Һәм 4 класс укучысы Ахмадиев Рамил II урынны яулады. Аны җиңүе белән котлыйбыз! Зур уңышлар, сәламәтлек телибез!
-
"Сөмбелә таҗына кем лаек?" 31.10.2014

31 октябрь көнне мәктәбебездә "Сөмбелә таҗына кем лаек?" исемле әкият-тамаша булып узды. Тамаша әкият рәвешендә башланып китте, ярыш формасында төгәлләнде. Сөмбелә таҗына 3 класс кызы Хәкимова Алия лаек булды.
-
Кабактан могҗиза! 10.10.2014

Мәктәбебездә 11 октябрьдә булачак ярминкәгә әзерләндек. Кабактан һәм көзге уңыштан ясалган Сөмбелә һәм кәрҗин искиткеч матур чыкты.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2014

Хөрмәтле укытучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Тормышыгыз ямьле, күңелегез тыныч булсын, бәхет-шатлыклар, саулык-сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар телибез!
-
Көзге уңыш! 23.09.2014

Мәктәбебезнең тәҗрибә участогыннан ел да мул уңыш җыеп алына. Быел да 2-4 класс укучылары укытучылар белән берлектә кишер, чөгендер уңышы җыярга чыктылар, эш тәмамлангач, тәмле кишер белән сыйландылар. Җәй буена барган тырыш хезмәтнең яхшы нәтиҗәсен күрү барыбызны да куандырды.
-
"Кросс Татарстана - 2014" 21.09.2014

21 сентябрь көнне укытучылар һәм 3-4 класс укучылары Арчада узган "Кросс Татарстана - 2014" ярышында катнаштылар. Ярышта яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Хәбибуллина Гөлия, Әхмәдиев Рамил, Хәкимова Алия, Әсхәдуллин Ниязга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә спорт белән дус булып калуларын, уңышларга ирешүләрен телибез!
-
Конкурс
12.09.2014
Мәктәбебездә "Минем яраткан укытучым!" III Республикакүләм рәсемнәр конкурсы бара. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Бүләк тапшыру 05.09.2014

5 сентябрь көнне участок инспекторы Хисамиев Ленар Альтафович 1 класс укучыларына куркынычсызлык беләзекләре, яшь җәяүле дәфтәре, блокнотлар тапшырды. Бүләкләрне тапшырганчы, инспектор балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен, беләзекләрне тагу тәртибен аңлатты.
-
Мәктәбебезгә 10 яшь тулды! 01.09.2014

Бу уку елы безнең мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы өчен бик күңелле башланып китте. Чөнки мәктәбебезгә 10 яшь тулды! Шушы нәни юбилее уңаеннан 1 сентябрь - Белем көнендә "Туган көнең белән, мәктәбем!" тантанасы оештырылды. Тантанада укучыларыбыз, килгән кунаклар мәктәпне котлады, туган көн тортыннан авыз итте, әти-әниләр 1 класска керүче балаларга ихлас теләкләрен җиткерде.
10 яшен каршылый мәктәп
Күмелеп гөл-чәчәккә!
Балаларның шат авазы
Тынмасын киләчәктә!









