Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Бәйрәм белән, ӘНИЕМ! 05.03.2016

Йолдызларга тиң үзләре, гүзәлләрнең гүзәле,
Миңа һәрчак сөеп карый әниемнең күзләре.
Энҗе-мәрҗәннәр диярсең - янып тора үзләре,
Миңа һәрчак бәхет тели әниемнең күзләре.
Балалар бакчасына йөрүче нәниләр әниләренә менә нинди бүләк ясады.
-
Без янәдән җиңүчеләр исемлегендә 05.03.2016

Котдусова Гөлназ Муллануровна җитәкчелегендә 1-4 сыйныф укучылары күренекле татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Тукайга ияреп" районара яшь иҗатчылар бәйгесенең "Заманчалаштыру һәм сәхнәләштерү" номинациясендә 2нче урынга лаек булдылар. Укучыларыбызны һәм җитәкчеләрен чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә яңа үрләр яуларга язсын!
-
Әниләргә бүләк әзерлибез 03.03.2016

Укучыларыбыз хезмәт дәресләрендә һәм дәрестән соң иң кадерле кешеләренә - әниләренә бүләк ясау белән мәшгуль. Бөтен йөрәк җылысын салып, үз кулларың белән ясалган бүләк бик тә кадерле булыр.
-
Юлда йөрсәң, бул өлгер, кагыйдәләрне яхшы бел! 03.03.2016

Балалар бакчасына йөрүчеләр бик тырышып юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр. Һәрбер кеше кече яшьтән юл йөрү кагыйдәләрен аңлап, төшенеп калырга тиешлеген яхшы аңлыйлар алар.
-
Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел 01.03.2016

Балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүчеләр рус теле шөгылендә "Транспорт" темасын үтәләр. Алар, дәүләт теле булып торган рус телендә, камил дәрәҗәдә сөйләшергә өйрәнәләр.
-
Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү 29.02.2016

Мәктәптә Габдулла Тукайның 130 еллыгына карата бик күп чаралар үтә. Бүген дә Гөлназ Муллануровна җитәкчелегендә укучылар әзерләгән "Кәҗә белән сарык" әияте сәхнәләштерелеп балалар бакчасына йөрүчеләр игътибарына тәкъдим ителде. Әкиятне караганнан соң, Илүзә Рифовна балалар белән әңгәмә үткәрде. Балаларның җавабыннан күренгәнчә, әкиятнең тәрбияви максаты тормышка ашырылды.
-
Бәйрәм күңелле үтте 29.02.2016

28 нче февраль көнне үткәрелгән "Уңган безнең әниләр, бирешмәгез, әтиләр!" дип исемләнгән гаилә бәйрәмендә катнашкан әти-әниләргә, укытучыларга, укучыларга һәм килгән кунакларга рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Тукай әкиятләре - илһам чишмәсе 27.02.2016

4 нче класс укучысы Закирҗанова Гөлинә китапханәләр буенча игълан ителгән "Габдулла Тукай әкиятләре - илһам чишмәсе" дип исемләнгән кул эшләре конкурсында катнашырга әзерләнә. Кул эшләре башта районкүләм, соңрак республика күләмендә каралачак. Укучыбызга уңышлар телибез.
-
Бәйрәмгә чакырабыз
27.02.2016
Хөрмәтле авылдашлар! Сезне 28 нче февраль көнне кичке 19.00 сәгатьтә булачак "Уңган безнең әниләр, бирешмәгез, әтиләр!" дип исемләнгән кичәгә чакырабыз. Программада төрле ярышлар концерт номерлары белән үрелеп барачак. Барыгыз да рәхим итегез!
-
Кечкенәләр агач ясый 25.02.2016

Бүген балалар бакчасында кечкенәләр төркеменә йөрүчеләр агач ясарга өйрәнделәр. Бу, беренчедән, табигатьне, әйләнә-тирәне күзалларга, тоемларга өйрәтү булса, икенчедән нәни куллар пумала тотып эшләү күнекмәләрен булдыралар.
Кайвакытта яратам мин
Агачларга карарга.
Бакчада да өйрәтәләр
Матур агач ясарга.
Пумаламны ныклап тотып
Агач кәүсәсен сызам.
Мәрвәридә апа миңа
"Матур", - диеп күз кыса.









