Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Язгы чистарту эшләре дәвам итә... 13.04.2015

Үткән шимбәдә дә мәктәп яны территориясен, тирә-ягын тәртипкә китерү эшләрен дәвам иттердек. Алдагы өмәдә чистартылып тәртипкә китерелгән урыннарга бу атнада кар тараттык. Алда Г.Тукайның 129 еллыгы, аңа әзерләнү төп максатыбыз. Моны күздә тотып һәйкәл тирәсен тәртипкә китерү дә төп бурычларыбызның берсе. Шуңа бу атнада кар тарату эше алдынгы планга чыкты. Чистарту-агарту эшләре алга таба да планлы төстә дәвам итәчәк...
-
"Иң-иңнәр"не котладык!.. 09.04.2015

Агымдагы атнада мәктәпкүләм линейкада фәннәр буенча төрле дистанцион олимпиада, конкурсларда актив катнашкан, призёрлар булган укучыларыбызга диплом, грамота һәм сертификатларын тапшырдык. Укучыларыбыз арасында татар теленнән "Интеллектум" бөтенрәсәй олимпиадасының 2, 3 дәрәҗә призёрлары, җыр сәньгате фәненнән "Интеллектум" халыкара олимпиадасының 2 дәрәҗә, рус теленнән "Инфоурок" халыкара олимпиадасының 2, 3 дәрәҗә призерлары бар. Математикадан "Олимпус" гомумрәсәй олимпиадасында да укучыларыбыз беренче унлыкта. Ике укучыбыз "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан үткәрелгән "Расскажу я вам про папу" бөтенрәсәй конкурсында үз номинацияләрендә призлы 2 дәрәҗә дипломнарына лаек булдылар. Җиңүчеләрне дә, актив катнашучы укучыларыбызны да котлыйбыз һәм киләчәктә дә укуларында уңышлар, зур җиңүләр теләп калабыз!..
-
Әнәс Галиевкә 95... 08.04.2015

Авылдашыбыз, фронтовик язучы Әнәс Галиевнең тууына 95 ел уңаеннан Арча районы Казан арты музеенда зур очрашу оештырылган иде. Анда Әнәс аганың сеңлесе, кызлары, туганнары да кайттылар. Бу очрашуга без дә барып чыгыш ясадык, тамашачылар игътибарына җырлар тәкъдим иттек... Соңыннан авылдашларыбыз белән Кушлавычка кайтып Тукаевлар музей-йорты, авыл китапханәсе, авыл клубы, мәктәбебез активистлары тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль кичәдә дә катнашып Әнәс аганы искә алдык...
-
Менә дигән очрашу!.. 07.04.2015

Бүген мәктәбебездә кунакта балалар язучысы, шагыйрь, драматург Ләбиб Лерон, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин булды. Әлеге очрашуны Арча районы Казан арты музее хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин оештырды. Әлеге очрашу бик күтәренке рухта үтте. Яңа, матур шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр тыңладык, тарихыбызны искә төшердек. "Мирас" журналы редколлегиясе буларак кунакларыбыз аның эшчәнлеге белән дә таныштырып киттеләр...
Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләребез Ләбиб ага Леронның шигырьләрен дә ятлап килгәннәр иде. Кунаклар автографлар, бүләк китаплар да калдырдылар. Соңыннан бергәләшеп истәлек фотосына төштек...
-
Язгы өмә узды... 06.04.2015

Үткән шимбәдә районкүләм язгы өмә кысаларында мәктәп территориясен, тирә-ягын чүпләрдән арындырдык. Һәйкәл-обелисклар тирәләре дә тәртипкә китерелде. Әле эшнең башы гына, алга таба да чистарту, тәртипкә китерү эшләре планлы төстә дәвам итәчәк...
-
"Дуслык күперләре"н ныгытабыз... 02.04.2015

Бу юлы "Дуслык күпере" Балтач районы мәдәният хезмәткәрләрен кунакка дәшү белән ныгыды (15.12.2014 Әтнә районы белән ачылып киткән иде). Яз, Тукай, мәхәббәт... Тукайның татлы да, шул ук вакытта газаплы да хисләрен дөньяга очырып җибәрүгә кем сәбәпче? Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты җитәкчесе Ләйлә Мөнировна җитәкчелегендә, мәктәбебез активистлары һәм Кушлавыч авыл клубы катнашында узган әлеге очрашу нәкъ менә әлеге темага багышланган иде. Тукай белән Зәйтүнә мәхәббәте. Бу очрашулары турында Зәйтүнә соңрак истәлекләр дә яза, ә Тукайның хисләре шигырьләренә күчә.
Әдәби кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Укучыларыбызның чыгышын да кунаклар бик яратып кабул иттеләр. Хәер, үзләре дә буш кул белән түгел. Күп конкурсларда җиңү яулаган укучыларны да алып килгәннәр, алар бик сәнгатьле итеп Тукай шигырьләрен укыдылар. Мәдәният хезмәткәрләре триосы Тукайның "Бишек җыруы"н да башкарды.
Кичә ахырында "Каргышлы балачак" фильмының 5нче бүлеген карадык. Бибимәмдүдәнең авыру хәлендәге соңгы минутлары, бәләкәй Габдулланың "Әнкәйне бирегез, әнкәйне кайтарыгыз" - дип өзгәләнеп йөгерүе, Зиннәтулланың кызы каберендә елап үзе язган шигырен укуы күпләрнең күзләрен яшләндерде хәтта.
Кунакларыбыз музейга Балтач энциклопедиясенең I-II томлыкларын бүләк иттеләр. Очрашу "Туган тел" җыры белән тәмамланды...
Шушындый очрашуларга килергә теләсәгез Кушлавычтагы Тукаевларның музей йорты телефоны: 8 84366 5-04-82
Үз чиратыбызда әлеге очрашуда актив катнашулары өчен Балтач районы мәдәният хезмәткәрләренә һәм шәхсән мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзинә Нәфиковнага зур рәхмәтләребезне белдерәбез!..
Очрашудан кайбер фотомизгелләр.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә!.. 01.04.2015

Язгы каникул чорында укучыларыбыз Кушлавыч авыл клубында Шамил Фәрхетдиновның ике пәрдәлек "Гали баба һәм өч карак" театраль тамашасын сәхнәләштерделәр. Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12нче номерлы гимназиясендә, Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган II республика конференциясенең "Драматургия, Театр яктылыкка, нурга илтә!.." номинациясендә Н.Фәттахның "Кырык дүртнең май аенда" әсәре белән чыгыш ясаган һәм тагын бер төркем укучыларыбыз Кушлавыч авыл клубында эшләп килүче драмтүгәрәктә дә шөгыльләнәләр. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәнәфиева Фәния Нурисламовна җитәкчелегендә сәхнәгә куелган тирән тәрбияви мәгънәгә дә ия бу спектакль тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Район мәдәният йөртыннан килгән белгечләр дә спектакльне югары бәяләделәр...
Кайбер фотомизгелләр.
-
Бездә Нәүрүз бәйрәме!.. 21.03.2015

Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе, Кушлавыч авыл клубы, Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты берләшеп оештырган бу бәйрәм бик күңелле килеп чыкты. Бер көн алдан "карга боткасы" пешерү өчен өйләргә йөреп ярмалар җыелды. Авыл халкы күчтәнәчләрен жәлләмәде: ярма, йомырка, кәнфитләр бик мулдан булды...
Бәйрәм чарасы да бик эчтәлекле узды. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай да ярышты, матур җыр биюләр бәйрәм кунакларын ял иттерде. Көне дә килеп тора бит, концерт программасыннан соң җыелып кояш тотылуны да күзләдек (махсус битлек аша). Борчу, кайгыларны карачкы кыяфәтендә яндырып та калдырдык. Ә иң азактан карга боткасы, бәйрәм коймаклары ашап чәй эчтек...
Барлык фотоларны махсус "Нәүрүз 2015" фотоальбомыбызда күрә аласыз. -
Бәйге призёрлары!.. 18.03.2015

Яңа гына "Расскажу я Вам про папу!" дип исемләнгән Рәсәйкүләм конкурс нәтиҗәләре билгеле булды. "Идея" гражданнар һәм яшьләр инициативасы үзәге оештырган әлеге конкурста 425 мәктәптән 2000гә якын кеше катнашкан. Шигырь, хикәя, рәсем, фильмнар номинацияләрендә уздырылган әлеге бәйгедә безнең мәктәптән дә ике укучы үз яштәшләре арасында хикәя төркеменә эшләрен тәкъдим иткәннәр иде. Нәтиҗәләр куандырырлык, укучыларыбыз бәйгенең II дәрәҗә призёрлары! Җитәкчеләре дә рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Афәрин, котлыйбыз!..
Дипломнар... -
Язгы өмә... 17.03.2015

Беренче язгы өмә - иң беренче максат мәктәп териториясен кардан арындыру, нигезләрнең чиста булуын тәэмин итү булды. Әлеге максатларга беренче чиратта ирештек. Мәктәп териториябездә карлар таратылды, здание нигезләре дә ачылып тирә як чүпләрдән чистартылды. Язгы өмәгә үзебезнең җирле КФХ “Хусаинов И.И.” генераль директоры Рәфийк Рифатович һәм башкарма директор Илнур Ильдарович та зур техник ярдәм күрсәттеләр. Кыш буе җыелган карларны чистартырга Амкадор белән ярдәм иткәннәре өчен аларга һәм эшен бик намуслы башкарган тракторчы Рамил Фаттаховка укытучылар һәм укучылар исеменнән зур рәхмәтләребезне дә җиткерәсебез килә...













