Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Китапханәгә сәяхәт... 22.01.2016

Класстан тыш эшчәнлек вакытында башлангыч сыйныф укучылары китапханәдә сәяхәттә булдылар. Аларны китапханәче Рәмзия апалары китаплар картотекасы, нинди китапларның кайда урнашуы белән таныштырды.кирәкле китапны ничек җиңел генә эзләп табарга мөмкин икәнлекне аңлатты. Сәяхәттән соң класста матур эчтәлекле презентация карадылар.
-
Кышкы төрләр буенча ГТО тапшырдык 21.01.2016

20 нче гыйнвар көнне спортның кышкы төрләре буенча укучыларыбыз ГТО нормаларын тапшырдылар. Барлык катнашучылар да таләпләр буенча тиешле нәтиҗә бирделәр.
-
Эрудит-шоу 20.01.2016

8-9нчы класслар арасында "Иң, иң, иң зирәкләр" эрудит - шоуы булып узды. Укучылар үзләренең татар әдәбияттыннан, тарихтан, табигать белеменнән, рус әдәбиятыннан, математикадан һәм физика фәннәреннән белемнәрен тикшерделәр. Уен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды, укучылар бик теләп уйнадылар.
Кулланма материал чыганакта.
-
Кошлар-канатлы дуслар... 19.01.2016

"Балкыш" отряды укучылары кошларга ярдәм итү йөзеннән җимлекләр ясадылар. Бу акциядә барлык отряд членнары да бик теләп катнаштылар. Чөнки канатлы дусларыбызга ярдәм итү күңелләргә шатлык бирә.
-
Гомәр Бәшировка 115... 18.01.2016

Якташ язучыбыз Гомәр Бәшировка 115 ел тулуга багышланган әдәбият дәресе булды. Татар теле укытучысы Әюпова Р.Ф. мультимедиа презентация ярдәмендә укучыларга әдип турында шактый бай эчтәлекле яңалыклар сөйләде. Аның “Туган ягым – яшел бишек”, “Намус”, “Сиваш”, “Җидегән чишмә” һәм башка шундый күренекле әсәрләреннән өзекләр укылды. Дәрес укучыларда язучы иҗатына карата зур кызыксыну уятты.
-
Тәрбия эшләре буенча киңәшмә 16.01.2016

Арча район мәгариф идарәсендә тәрбия эше буенча директор урынбасарларының киңшәмәсе булып узды. Анда эшләгән эшләргә анализ ясалды. Киләчәк эшчәнлеккә максатлар, акцияләрдә катнашу бурычлары билгеләнде...
Мәктәп эшчәнлеге яңалыклары, методик кулланмалар һ.б. белән безнең Официаль төркемебездә тулырак таныша аласыз...
-
Эшлекле очрашу 15.01.2016

Агымдагы атнада Арча шәһәре 5нче номерле гимназиясе базасында чыгарылыш имтиханнарына әзерлек торышы буенча зональ очрашу үткәрелде. Анда һәр мәктәптән директор һәм укыту эшчәнлеге буенча директор урынбасарлары чакырулы иделәр. Мәгариф бүлеге оештырган әлеге очрашу бик эшлекле формада оештырылды. Һәр мәктәп җитәкчесе имтиханнарга әзерлек эшчәлеге белән бүлеште, проблемалар һәм уңай якларны ачыклады... Очрашу нәтиҗәсе булып укыту эшчәнлегенә анализ ясалды һәм максатлар билгеләнде...
-
SаMоSоятельные дети 11.01.2016

"SаMоSоятельные дети" проекты кысаларында эшләр каникуллар чорында да дәвам итте. "Балкыш" отряды укучылары тыл ветераны Фаттахова Нәфисә Рәхимҗан кызы янында булып бүләкләр тапшырдылар, хәл белештеләр.
-
Республика балалар чыршысы... 25.12.2015

Республика балалар чыршысы әлеге чараның Татарстанда үткәрелә башлавына да 15 ел тулган. Президент чыршысы быел “Татнефть-Арена” боз сараенда узды. Әлеге серле тамашаны карага 7 мең бала җыелды. Алар арасында ике мең район укучысы, Казан мәктәпләрендә белем алучылар, шулай ук дүрт мең бала – “бик яхшы” билгесенә укучы, фестивальләр җиңүчеләре, иҗтимагый оешма активистлары, яшь спортчылар. Бәйрәмгә авыр тормыш ситуациясендә калган, мөмкинлекләре чикле булган балалар да чакырылган иде...
Безнең мәктәптән дә яхшы уку күрсәткечләренә ирешкән 9нчы сыйныф укучыбыз Гөлназ Әхмәдуллина әлеге бәйрәм чарасында булып кайтты.
- Бүген әлеге залда яхшыларның яхшысы җыелды. Без сезнең белән горурланабыз. Без барыбыз да үзебезнең яраткан Татарстан республикасында яшәвебез, укуыбыз, эшләвебез белән горурланабыз, – дип сәламләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә җыелган балаларны...
-
Бездә юбилей!.. 18.12.2015

Хөрмәтле коллегабыз, мәктәп директорыбыз
Гайнуллин Ильгиз Ильяс улын
чын күңелебездән туган көне, олуг юбилее белән тәбрик итәбез!













