Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
"Рәхмәт көне"!.. 11.01.2018

Авылыбызда мәктәп, авыл клубы, Тукай музее, китапханә һәрчак кулга кул тотынышып эшли. Моны Кушлавыч авылы кергән Утар-Аты авыл җирлеге җитәкчелеге дә гел уңай бәяли һәм һәрвакыт безгэ көндәлек эшләрдә ярдәм кулы суза. Кышкы яллардан соңгы бураннар алып килгән кар көртләре дә тиз арада чистарды. 8 чакрым дип тормады, авыл җирлеге тракторы тиз арада килеп тә җитте... Бүген, "Рәхмәт көне" булу уңаеннан, авыл җирлеге җитәкчелегенә, хезмәткәрләргә зур рәхмәтләребезне белдерәбез!..
-
Тәрбия сәгатьләрендә 10.01.2018

Бүген тәрбия сәгатьләре Татарстан Милли китапханәсенең туган көн уңаеннан китапханләр, аларның әһәмияте темасына багышланды.
Милли китапханә Казандагы иң матур йортларның берсендә урнашкан.Бу бинаны 19 нчы гасыр башында фабрикант Ушков үзенең хатыны өчен салдырган була,соңыннан ул китап йортына әверелә.Заманының зыялы кешесе Иван Алексеевич Второв гомере буе китап җыйган.Аның китапханәсендә төрле телләрдәге китаплар,журналлар тупланган.Байлык мирас булып улы Николай Ивановичка күчкән.Петербургка күчеп киткәндә,ул әтисенең китапханәсен шәһәр идарәсенә бүләк иткән. Шулай итеп,1865 нче елда Казанда китапханә ачылган.
Арыслан,аҗдаһа,төрле кош сүрәтләре белән бизәлгән стеналар,борынгы баскычлар...Уңда да,сулда да,каршыда да – ишекләр,каталоглар,киштәләр.Ишекләрнең берсе- борынгы кулъязмалар,икенчесе сирәк китаплар бүлегенә алып керә,калганнары татар китаплары,туган якны өйрәнүгә багышланган басмалар бүлегенә чакыра. Дөнья әдәбияты,сәнгать бүлеге ,фәнни әдәбият,техник әдәбият,фәнни-методик әдәбият бүлекләре бар.Газета-журналлар өчен аерым бүлмәләр. Бу йорт 3 меңнән артык китапны сыйдыра.
Ахырдан укучыларга презентация күрсәтелде. -
Шашка уены осталары 28.12.2017

Кичә Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең беренчел профсоюз оешмалары арасында шахмат һәм шашка буенча зона ярышлары уздырылды. Безнең зонада бу ярышлар Арчаның Ежков исемендәге беренче номерлы мәктәбендә узды.
Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбеннән 2 укытучы, шашка уены буенча Минһаҗев Алмаз 3 нче урын, Ибраһимова Рәмзия 2 нче урыннарны яуладылар. Афәрин! Алдагы спорт ярышларында да уңышлар юлдаш булсын!.. -
Яңа ел килә!.. 25.12.2017

Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар моңаеп,
Менә тиздән, бик тиздән үзенең өр-яңа шатлыклары, мәшәкатьләре, матур бәйрәмнәре белән 2018нче Яңа ел туган җиребезгә аяк басачак. Нинди булыр ул? Әле тузан да кунмаган ак кәгазьдәй 2018 нче елның тарих битләренә ниләр язылыр? Һәркемнең алдан беләсе киләдер, мөгаен. Бер уйласаң иске һәм яңа елны бары бер мизгел аерып тора. Һәм менә шул мизгел әйтеп бетергесез өметләр белән тулачак.Һәркайсыбызның якты өметләре, татлы хыяллары чынга ашсын.
Узган шимбәдә мәктәбебездә балаларның көтеп алган Яңа ел бәйрәме узды.Бәйрәмгә әзерлек алдан башланды. Һәр класс берсеннән-берсе матур җырлар, биюләр, әкият, шигырьләр әзерләделәр, газета чыгардылар. Кыш бабай белән кар кызы аларның тырышлыкларын бәяләп бүләкләрен өләштеләр. Укучыларыбыз әкият геройлары белән бергә уйнадылар да, җырлап биеделәр дә. Кыскасы бәйрәмчә ял иттеләр...
Ахырдан лоторея уеннары уйнатылды. Бәйрәм килгән кунакларга, әти-әниләргә бик ошады. Мәктәптән һәр кеше бәйрәм рухы белән кайтып китте. -
Балалар хәрәкәте эшчәнлегеннән... 22.12.2017

Республикабызда "СМС-дети" балалар хәрәкәте яхшы гына эшләп килә. Без дә үзебезнең "Тукай оныклары" белән бу эштән читтә калмыйбыз. "Подари чудо!" акциясе кысаларында мәктәбебезнең ятим балаларына яңа ел бүләге әзерләдек.
-
Сыйныф сәгатьләрендә 20.12.2017

Укучыларга кеше психикасына начар тәэсир итүче факторлар, матдәләр куллануны кисәтү формасында профилактик сыйныф сәгатьләре үтте. Укучыларда тәмәкегә, алкогольгә, наркотикларга карата тискәре караш тәрбияләү чарасы буларак әңгәмәләр оештырылды. Сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлеш бирү максатыннан хәрәкәтле уеннар башкарылды. Мисаллар өстендә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый торган матдәләр турында статистик мәгълүматлар җиткерелде.
-
Контроль эшләр дәвам итә 18.12.2017

Бүген, белемнәрне тикшерү максатыннан, 6 нчы һәм 7 нче сыйныф укучылары рус теле фәненнән, 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары химия фәненнән, беренче яртыеллыкны йомгаклау муниципаль контроль эш эшләделәр. Укучыларыбызга уңышлар телик!
-
Тәрбия сәгатьләрендә 16.12.2017

Бүген 9нчы класслар белән "Интернет челтәрендә" дип исемләнгән тәрбия сәгатендә кара-каршы сөйләшү булды. Укучылар үзләренең бу өлкәдә туплаган белемнәрен күрсәтте, фикерләре тыңланды. Алар интернетның зыянын да, файдасын да бик яхшы беләләр. Шулай ук яңа мәгълүмат та алдылар. Презентация карап фикерләр ныгытылды.
-
Россия Федерациясе Конституциясе көне!.. 12.12.2017

12 нче декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне. Россиянең Төп законы 1993 елда кабул ителде.
Бүген безнең мәктәптә шушы уңайдан махсус тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Укучыларга Конституция, закон, гражданин төшенчәләре турында белешмә бирелде. Россия Конституциясе, тарихы, аның эчтәлеге, кешеләрнең хокуклары, бурычлары аңлатылды. Дәүләт символлары (герб, флаг, гимн) искә төшерелде. Укучыларда патриотизм, туган илне ярату хисләре тәрбияләү максатыннан Россия Федерациясе гимны тыңлатылды. Укучылар да кушылып җырладылар. -
Дәрестән тыш... 11.12.2017

"Ватан геройлары" көнен дәвам итеп, 8-9 класс укучылары белән "Батыр егет-ил күрке" дигән темага батырлык дәресе үткәрелде.
Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.
Укучыларга бу дәрестә батырлык төшенчәсе аңлатылды, сугышның кырыс чынбарлыгы, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгы, патриотизмы һәм милли горурлыгы турында мәгълүмат бирелде.
Батырлык ул, үз-үзеңне җиңүдән, көндәлек кыенлыклар алдында каушап калмаудан, һәр кылган эшең өчен үзеңдә җаваплылык тоюдан башлана.













