Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 301 ( 302 ) 303 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
Татарстанда ата-аналар өчен интернет- җыелыш. 17.11.2017

17 ноябрь көнне Татарстанда ата-аналар өчен интернет-җыелыш узачак. Интернет-җыелышны Мәгариф министрлыгының министр урынбасарлары үткәрәчәк. Җыелыш сәгать 12.00 дән 13.30 сәгатькә кадәр дәвам итә. Интернетта турыдан-туры барачак.
-
Тату сыйныф серләре 17.11.2017

Бүген Арча шәһәренең 6 нчы номерлы мәктәбендә республикакүләм "Тату сыйныф серләре" ("Секреты дружного класса") бәйгесенең беренче көне узды. Бу конкурста безнең мәктәпнең укучылары, укытучылары, ата-аналар комитеты да катнашты. Алар мәктәпнең данын яклап бик матур чыгыш ясадылар. Әлеге конкурс иртәгә дә дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр аннан соң билгеле булачак. Чыгыш ясаучыларга уңышлар теләп калабыз.
-
16 ноябрь — Халыкара толерантлык көне 16.11.2017

16 ноябрь — Халыкара толерантлык көне. Фәлсәфи энциклопедиядә бу сүзгә түбәндәге аңлатма бирелгән: толерантлык (латинча tolerantia — түземлелек) — икенче, башка төрле карашларга, холыкка, гореф-гадәтләргә түземлелек. Бу сүзнең мәгънәсе кешелек җәмгыятенең усеше өчен әһәмиятле булып тора, чөнки заманча мәдәниятле кеше — ул укымышлы гына түгел, ә башкалар тарафыннан хөрмәткә ия һәм үз-үзен ихтирам итүче кеше дә. Бүген 9 нчы сыйныфта үткән тәрбия сәгатендә кешеләргә карата түземле, кешелекле, шәфкатьле булу, икенче милләт вәкилләренә, чит дин кешеләренә хөрмәт белән карарга кирәклеге турында сүз барды.
-
Күркә җыю 15.11.2017

Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары Арча урман хуҗалыгына 173 кг чыршы һәм нарат күркәсе җыеп тапшырды. Урманнар үстерүгә үзебездән дә өлеш кертик!
-
Инглиз теленнән диагностик тест 14.11.2017 Бүген, 14 ноябрь көнне 4,6,8 нче класс укучылары инглиз теленнән диагностик тест эшләделәр. Укучылар эшкә җаваплы карадылар һәм яхшы баллар җыярлар дип өметләнеп калабыз.

-
Ата-аналарга ачык дәрес 13.11.2017 13 нче ноябрь көнне 5 класста Кәбирова Ә.Р. кызы рус теленнән ата-аналар өчен ачык дәрес бирде. "Предложение с обращениями" дигән темага үткәрелгән дәрестә укучылар үзара аралашу серләренә төшенделәр.

-
Ярминкә 12.11.2017 11 нче ноябрь көнне мәктәбебез укытучылары “Агропарк”та уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Казанлылар мәктәп бакчасында үстерелгән кишер, суган, кәбестә, чөгендер,сарымсак, бәрәңгене бик теләп алдылар.

-
Сынап карау имтиханы 11.11.2017

Бүген Арчаның 2 нче номерлы мәктәбендә 11 класс укучылары рус теленнән сынап карау тесты эшләделәр. Ул ЕГЭ форматында узды. Сынап карау туры укучыларга үз көчләрен белер өчен уздырыла.
-
Укытучылар имтихан бирде! 08.11.2017

Бүген мәктәбебезнең аттестация үтүче укытучылары Арчаның 1 нче номерлы мәктәбендә имтихан тапшырдылар. Аларның нәтиҗәләре сөендерерлек. Бу укытучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, алдагы эшчәнлекләрендә дә зур уңышлар телибез.
-
Татарстан Республикасы Конституциясе: тарихта 25 ел 07.11.2017

Бүген мәктәбебездә Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан “ Татарстан Республикасы Конституциясе: тарихта 25 ел” дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шиһапова Гөлгенә Хәсбиулла кызы ТР Конституциясе тарихы һәм ТР Конституциясенең бүлекләре белән таныштырды. Бу чара укучыларда үз республикалары белән горурлану хисе уятты.














