Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
Сталинград сугышы тәмамлануга 79 ел 02.02.2022 Хәрби-патриотик айлык кысаларында, Сталинград сугышы тәмамлануга 79 ел тулу уңаеннан, педагог-организатор Шарафетдинова Г. Н. 6 класс укучыларына Сталинград сугышы турында сөйләде һәм "Сталинград сугышы" дип исемләнгән квест уздырды.

-
2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 79 ел 02.02.2022 Быел 2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 79 ел булды. Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам һәм һәр йорт йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Бәрелешләр нәтиҗәсендә дошманның хәлиткеч һөҗүм төркеме дә көчсезләнә. 19 ноябрьдән исә бөек борылыш башлана: совет гаскәрләре һөҗүмгә күчә. Сталинградны саклап калу гына түгел, фашистларның 300мең кешедән торган дивизиясе дә камап алына һәм юк ителә. 1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Фашистлар Сталинград сугышында 1,5 миллион хәрбиен югалтса, Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданы һәлак була. Хэрби-патриотик айлык кысаларында, Сталинград сугышы тэмамлануга 78 ел тулу унаеннан, педагог-организатор Шарафетдинова Г. Н. 5 класс укучыларына Сталинград сугышы турында сойлэде.

-
Күңелле стартлар 01.02.2022 Физик тәрбия укытучылары Мифтахова Г.Г. Һәм Шакиров И.З. белән берлектә башлангыч сыйныф укытучылары "Күңелле стартлар" үткәрделәр. Ярышлар бик күңелле үтте, балалар да көч сынаштылар.

-
Атналыкның икенче көне 01.02.2022 Башлангычлар атналыгының икенче көне "Сәламәтлек көне" буларак узды.Укучылар дәрес алдыннан зарядка ясадылар, тәнәфесләрдә хәрәкәтле уеннар уйнадылар.

-
Котлыйбыз! 01.02.2022 Татар теленнән республика одтмпиадасында 6 нчы класстан Ганиева Алинэ һәм 5 нче сыйныфтан Хайдарова Илүзә уңышлы чыгыш ясадылар. Ганеева Алинә призер булды. Котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

-
Викторина 01.02.2022 Иске Иябаш башлангыч мәктәбендә "Башлангыч класслар атналыгы"кысаларында "Табышмак әйтәм-җавабын тап" уен-викторина булып узды.

-
Рәсем конкурсы 01.02.2022 Иске Иябаш башлангыч мэктэбендэ "Башлангыч класслар атналыгы"кысаларында "Минем яраткан геройларым"темасына рэсем конкурсы узды.

-
Кошлар безнең дусларыбыз 01.02.2022 Башлангыч класслар атналыгы кысаларында, 7 нче класс укучысы Миңнуллина Идалия һәм китапханәче Мифтахутдинова Фирдания Ансар кызы 1нче класс укучыларына "Кошлар - безнең дусларыбыз" - дип аталган класстан тыш чара уздырдылар.

-
Атналыкның беренче көне 01.02.2022

Беренче көн - "Китаплар көне". Яраткан әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү, сәнгатҗле уку, яттан шигырьләр сөйләү.Мәктәбебез китапханәчесе Фирдания Ансаровна балаларга "китап белем чишмәсе" дигән тәрбия чарасы үткәрде.
-
Рәсем конкурсы 01.02.2022

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында "Минем яратккан китабым" дигән рәсем конкурсы узды.














