Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Строевой смотр в 5 - 7 классах 21.02.2022

-
Алар һәр бәйрәмнең үзәгендә 21.02.2022 21февраль- Туган тел көнен сөекле Тукаебызның Шүрәлесе, Су анасыннан, Кәҗә белән Сарыгыннан башка күз алдына да китереп булмый. Алар һәр бәйрәмнең үзәгендә.

-
21 февраль - Халыкара туган тел көне 21.02.2022 “ Дөньяда иң – иң матур тел, Ул – минем туган телем !” ( Энҗе Мөэминова ) 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКОның генераль конференциясендә дөньядагы туган телләрне, аеруча азсанлы халыкларның телләрен, тануга, үстерүгә булышлык итү максатында, Халыкара ана теле көнен билгеләү турында карар кабул ителә. 2000 елдан башлап, һәр елның 21 февралендә Халыкара туган тел көне үткәрелә.

-
Күргәзмә оештырылды. 20.02.2022 Китапханәдә татар халкының сөекле шагыйре Г. Тукайга һәм дин белгече, философ, тарихчы, мәгърифәтче галим Ш. Мәрҗанинең истәлегенә багышлап китап почмагы, Г. Тукай әсәрләренә рәсем күргәзмәсе оештырылды.

-
"Татар телем-анам теле" 19.02.2022 5 класста "Татар телем-анам теле" темасы буенча класс сәгате үткәрелде. Укучылар телебезнең саф, матур сөйләм теле булуын, аны саклау кирәклеген аңладылар. 10 класс укучысы Гыйлфанов Әмир татар теле турында күренекле кешеләребезнең "Канатлы" сүзләрен укыды, фикерләрен җиткерде.

-
"Туган телем - иркә гөлем" 19.02.2022 " Туган тел" атналыгы уңаеннан, туган телгә мәхәббәт, милләтебезнең данлыклы шәхесләренә карата горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ахметгалиева Э.А. Яңа Кырлай авылы модель китапханәсендә "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән чара үткәрде.Кичәдә укучылар туган тел турында мәкальләр искә төшерелделәр, сөекле Тукаебыз һәм Арча ягы язучылары турында сорауларга җавап бирделәр, туган тел турында шигырьләр сөйләделәр.Чарага куелган китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.

-
"Җәлилне укыйбыз" флешмобына укучыларыбыз да кушылды 16.02.2022

Арча муниципаль районы белем бирү үчреждениеләренең укучылары һәм тәрбияләнүчеләре арасында Муса Җәлил шигырьләрен уку буенча флешмоб игълан ителә. Муса Җәлилнең "Куян" шигырен 1 класс укучысы Һадиева Алия укый.
-
Китапханәдә еш булалар 16.02.2022 Укучылар газета-журналларның яңа саннарын көтеп алалар.

-
"Арча йолдызылары" эстрада сәнгатенең бәйге-фестивале. 16.02.2022 Укучыбыз Исмәгыйлова Әдилә "Арча йолдызлары" район эстрада сәнгатенең бәйге-фестивалендә чыгыш ясады. Аңа алга таба зур уңышлар телибез. Җитәкчесе Шарафетдинова Г.Н.

-
Яңа Кырлай авылы модель китапханәсендә 16.02.2022 Бүген мәктәбебез укучылары Яңа Кырлай авылы модель китапханәсендә булдылар. Китапханәче Найлә Наил кызы аларны районыбыздан чыккан язучылар һәм аларның туган телебездә язган матур шигырьләре белән таныштырды.Укучылар туган тел турында шигырьләр укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.















