Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
2 апрель-Халыкара балалар китабы көне. 02.04.2022 Китап — безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китап — ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган һәм буыннан-буынга, чордан-чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән. 2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендәтуган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде.

-
Рус теленнән консультация 01.04.2022 Бүген 9, 11 нче классларда рус теленнән һәм җәмгыять белеме фәненнән консультацияләр үтте.

-
Биологиядән консультация 01.04.2022

9 класс укучылары биология фәненнән консультациядә.
-
Сәламәт булыйм дисәң, спорт белән шөгыльлән 01.04.2022 Бүген өстәмә белем бирү педагогы Солтанова Г.Р. укучылар арасында бадминтон уены оештырды.Уенда укучылар бик теләп катнаштылар.

-
Семинар учителей математики 31.03.2022

Сегодня состоялся обучающийся семинар по подготовке к ЕГЭ. Семинар провел председатель экзаменационной предметной комиссии ЕГЭ по математике Лившиц Семен Александрович.
-
Кнсультацияләр дәвам итә. 31.03.2022

Мәктәпләрдә язгы каникуллар булуга карамастан, чыгарылыш класс укучылары белән имтиханнарга әзерләну дәвам итә. Укучылар белән индивидуаль консультацияләр уткәрелә.
-
Казанда кунакта 30.03.2022 29 нчы март көнне 6 нчы сыйныф укучылары ата-аналар белән берлектә республикабызның башкаласы - Казан шәһәренә экскурсиягә барды. "Әкият" курчак театрында "Буратино" спектаклен карап тәэсирләнделәр, Бауман урамының матурлыгына сокланып, архитектура үзенчәлекләре белән таныштылар, Милли музейда татар халкы тарихы, тормыш үзенчәлекләрен күреп чыктылар. "Казан кремле" тыюлыгында булып, Кол Шәриф мәчетенең гүзәллеген үз күзләре белән күреп кайттылар. Сыйныфташларың белән бергә файдалы ял итү үзе бер якты истәлек булып калсын!

-
Тагын волейбол ярышы 29.03.2022 Бүген Яңа Кенәр мәктәбе базасында, профсоюз членнары арасында, волейбол буенча зона ярышларында кызлар командасы уңышлы чыгыш ясап 4 урынны яулады. Молодцы!

-
"Иң яхшы шашист"лар билгеле булды. 29.03.2022 Бүген Арча Укучылар сараенда "Иң яхшы шашист" исеменә шашка ярышлары узды. Ярышта 4 класс укучысы Шакиров Булат - 1 нче, 7 класс укучысы Нигъматуллин Минтимер, 8 класс укучысы Шакирова Алсу - 2 нче, 4 класс укучысы Закирова Илүзә, 7 класс укучысы Габдельнурова Ралинә - 4 нче, 1 нче класс укучылары Һадиева Алия, Шакиров Инсаф, 8 нче класс укучысы Зарипов Әхтәм - 5 нче урыннарны яуладылар. Командага 2 нче урын. Тренерлары Шакиров И.З. Укучыларыбызны котлыйбыз! Молодцы!

-
Волейбол ярышы 28.03.2022

Бүген мәктәбебез базасында, профсоюз членнары арасында волейбол буенча зона ярышларында ир-егетләребез 3 урын яуладылар. Котлыйбыз!














