Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Бүген – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне 22.08.2022

Бүген 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында" Указы нигезендә гамәлгә куелган. 1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелде. Беренче тапкыр ак-зәңгәр-кызыл флаг Алексей Михайлович идарә иткән чорда 1668 елда Голландия инженеры Давид Бутлер төзегән "Орел" рус хәрби кораблендә күтәрелгән. "Орел" яңа флаг белән озак йөзмәгән, Идел буйлап Әстерханга кадәр барганда аңа ут төрткәннәр. Өч төсле флагның законлы "атасы" итеп Петр I танылды. Ул 1705 елның 31 гыйнварында сәүдә судноларында ак-зәңгәр-кызыл флаг күтәрергә кирәклеге турында Указ чыгарган, үзе үрнәген сызган һәм горизонталь полосалар тәртибен билгеләгән. Петрның төсләрне нәрсәдән чыгып сайлавы табышмак булып калган. Россия флагы төсләрен "Орел"ны төзегән голландияле тәкъдим иткәннәрдер дигән сүз дә бар. Андагы һәр төснең мәгънәсе бар. Ак төс - ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл - бөеклек һәм көч-куәт. Дәүләт флагына ихтирамлы караш Ватаныбыз өчен һәрвакыт горурланып яшәүне чагылдыра! Россия Федерациясе Дәүләт флагы горур җилфердәсен!
-
Республикакүләм форум 17.08.2022 Мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зарипова Миләүшә Рафис кызы "Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү" республикакүләм форумда катнашты.

-
МӘктәп бакчасында эш гөрли 07.08.2022

-
"Чыгарылыш - 2022" 08.07.2022 Кайчан гына әле күбәләктәй Ашкынып килдегез мәктәпкә. Җиз кыңгырау дәште сезне беркөн Яналыклар тулы дәрескә. Үтте бик күп айлар, үтте еллар. Күз алдында үсеп життегез. Белем үрләренә омтылдыгыз, Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез. Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз, Хәзер инде очып китәсез. Шатлык, куаныч, изге күңел белән Каршылагыз һәр көн иртәсен. Эшләрегез һәрчак унай булсын, Изге хисләр безнең йөрәктә. Хәерле юл сезгә, укучылар, Калабыз без шушы теләктә. 9 класс укучыларының чыгарылыш кичәсе

-
"Сәләт" форумының беренче сменасы 04.07.2022 Мәктәбебез укучысы Ганеева Алинә Сәләтнең "Сәләт-Болгар - Туган тел" профильле сменасына сайлап алуны үтеп "Сәләт" форумының беренче сменасы - ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМЫнда катнашып кайтты. Россиянең һәм Татарстанның танылган белгечләре махсус Биләр Форумы катнашучылары өчен остаханәләр әзерләп укучыларга яңа һөнәрләр өйрәтеп киләчәктә үз үзләрен үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачтылар.

-
Победители республиканских и всероссийских предметных олимпиад школьников 01.07.2022 Торжественное чествование победителей республиканских и всероссийских предметных олимпиад школьников , а также наставников, их подготовивших - 2022 году.

-
"Чыгарылыш 2022" 28.06.2022 Кайчан гына әле күбәләктәй Ашкынып килдегез мәктәпкә. Җиз кыңгырау дәште сезне беркөн Яналыклар тулы дәрескә. Үтте бик күп айлар, үтте еллар. Күз алдында үсеп життегез. Белем үрләренә омтылдыгыз, Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез. Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз, Хәзер инде очып китәсез. Шатлык, куаныч, изге күңел белән Каршылагыз һәр көн иртәсен. Эшләрегез һәрчак унай булсын, Изге хисләр безнең йөрәктә. Хәерле юл сезгә, укучылар, Калабыз без шушы теләктә. 11 нче класс укучыларының чыгарылыш кичәсе.

-
"Сәләтле балачак -2022" республикакүләм олимпиада җиңүчеләре 28.06.2022 Бүген Арча мәдәният йортында "Сәләтле балачак -2022" дип аталган республикакүләм олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. 6 нчы сыйныф укучысы Ганеева Алинә, 8 нче сыйныф укучысы Гайфуллина Рузияне чын күңелдән котлыйбыз! Укытучылары Зарипова М. Р., Гайфуллина Л. Х. га яңа уңышлар, яңа җиңүләр теләп калабыз.

-
Акция "Свеча Памяти" 20.06.2022 Ученики нашей школы присоединились к Всероссийской акции "Свеча Памяти"

-
Мәктәп бакчасы гөрли 15.06.2022 "Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне", дип әйтәләр. Безнең мәктәбебез укучылары, җәйге каникулда ял итеп кенә тормыйлар, аны файдалы итеп үткәрергә дә тырышалар. Каникул вакытында укучылар мәктәп бакчасында график буенча эшлиләр: Чүп утыйлар, су сибәләр, туфракны йомшарталар.















