Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Физик культура белем бирү эшчәнлеге 26.01.2017

Беренче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре артыннан бар күнегүләрне дә төгәл итеп кабатларга тырышалар. Сәламәтлекне ныгыту, кечкенәдән сәламәтлекне саклау - безнең изге бурыч.
-
Бәләкәй рәссамнар 25.01.2017

Беренче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Рәмилә Илдаровна белән рәсем ясау серләренә өйрәнделәр. Тәрбияче һәрбер бала белән кулга пумалаларны дөрес тотып эшләргә кызыксыну уятты. Менә нинди матур рәсемнәр килеп чыкты.
-
Геометрик фигуралар 24.01.2017

Икенче кечкенәләр төркеме сабыйларын Рилә Рәисовна математика серләренә өйрәтә. Геометрик фигураларны таныйлар, төсләрен аералар, шул ук фигуралар белән өйләр төзиләр. Балалар бик булганнар. Барын да истә калдыралар, кызыксыналар.
-
Режим моментларында 23.01.2017

Иң кечкенәләрнең икенче төркемендә балаларны төрле яклап үстерә торган нинди генә уенчыклар юк. Режим моментларында алар шул уенчыклар белән бик яратып уйныйлар.
-
"Тәрбияче - 2017" 20.01.2017

Арча районының Сәнгать мәктәбендә "Тәрбияче - 2017" конкурсы булды. Конкурста тәрбиячебез Муртазина Рәмилә Илдаровна катнашты.Ул "Иң иҗади тәрбияче" номинациясендә җиңүче булды. Аңа алдагы хезмәтендә зур уңышлар,сәламәтлек телибез. Рәмилә Илдаровнага ярдәм иткән,чыгышта актив катнашкан тәрбиячеләребезгә, балаларга рәхмәтебезне белдерәбез.Уңышлар телибез!
-
Конкурска әзерлек
18.01.2017
Бакчабызда "Тәрбияче - 2017" конкурсына әзерлек бара. Балалар бик теләп, чын күңелдән әзерләнә. Рәмилә Илдаровнаның җиңүгә ирешүен телиләр.Тәрбиячеләр дә читтә калмады.Һәрбер тәрбияче кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышты.
-
Режим моментларында 17.01.2017

Беренче кечкенәләр төркеме балалары режим моментларында өстәл уеннары уйнарга яраталар. Алар уенчыкларны саклап, ватмыйча уйнарга күнегәләр. Шулай ук уй-фикерләре үсә,кызыксынучанлык арта. Нинди генә уенчыклар юк монда. Һәр уенчык үз яшенә туры китереп алынган.
-
Физик культура белем бирү эшчәнлеге 16.01.2017

Иң кечкенәләрнең икенче төркемендә физик культура белем бирү эшчәнлеге бара. Балалар бәләкәй кулларына туплар тотып уйныйлар. Кечкенә генә булсалар да, күнегүләрне бик яратып башкаралар. Уеннарга теләп катнашалар.
-
Искечә Яңа елны кашылау. 13.01.2017

Искечә Яңа елны каршы алу 13 нче гыйнварда билгеләп үтелә. Без дә бу бәйрәмне күңелле итеп үткәрдек. Яңа ел җырлары бакчабызда яңгырап торды. Балаларның күңеле шат, күтәренке булды. Яңа еллар бары шатлык, сәламәтлек, уңышлар алып килсен.
-
Әйләнә-тирә белем бирү эшчәнлеге 12.01.2017

Беренче кечкенәләр төркеме балалары бик кызыксынучан.Алар бик теләп яңалыклар белән танышып, яңадан яңа белемнәрне туплап баралар.Йорт хайваннары белән дә таныш алар. Һәр йорт хайваны турында, бигрәк тә нәрсә белән туенулары, кешелеккә китергән файдалары турында сорауларга җавап бирәләр. Уңышлар аларга!



