муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
-
Бәйрәм белән! 01.09.2026 1 сентябрь – Белем көне-Россия мәктәпләренең генә түгел, балалар бакчаларының да традицион бәйрәме. Балалар бакчасындагы кечкенә балаларны тагын да өлкәнрәк, сәламәтрәк һәм акыллырак итә торган уку елын мәктәпкәчә яшьтәге балалар шатланып каршы алалар. Бүген бездә Белем көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бу бит иң ихлас хисләр уята торган һәм күп буын балаларны, педагогларны һәм ата-аналарны берләштерә торган бәйрәм. 1 сентябрь бәйрәме һәрвакыт онытылмаслык, шатлыклы һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч булып кала. Балалар һәм педагогларга бу көннең генә түгел, балалар бакчасында үткәргән барлык көннәрнең дә шатлыклы булуын телисе килә! Без барысын да — ата-аналарны, балаларны, педагогларны Белем көне белән котлыйбыз! Яңа уку елы белән!

-
Җәйге чорга куркынычсызлык кагыйдәләре 26.06.2026

Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр! Алда - иң көтелгән һәм яраткан җәйге каникуллар. Әмма каникулларда да куркынычсызлык турында кайгыртырга кирәк. Менә аларның берничәсе: 1.Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә, шырпы белән уйнамаска. 2.Су коену кагыйдәләрен үтәргә. Өлкәннәрдән башка һәм тиешсез урыннарда су коенмаска. 3.Юлларда уйнамаска. 4.Агачларга, биек урыннарга менмәскә. 5.Куркыныч хәл килеп чыкканда, кичекмәстән өлкәннәргә хәбәр итәргә. Ашыгыч хезмәт номерларын яттан өйрәнергә. 6.Чит кешеләр белән аралашмаска, ияреп китмәскә. 7.Баш киемсез кояш астында йөрмәскә. 8.Яшен вакытында агач астында тормаска. 9.Таныш булмаган үсемлек орлыклары, җимешләрен җыймаска. 10.Электр приборлары белән сак булырга. Ялларыгыз күңелле узсын!
-
Күңелле җәй 22.06.2026




