Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
"Батырларның даны мәңгелек!" исемле чара. 07.04.2026

Гимназиянең актлар залында бүген 6 нчы сыйныф укучылары белән берлектә, "Батырларның даны мәңгелек!" исемле Зур чара оештырылды. Бәйрәм чарасында хәрби ветеран Яруллин И.Г. катнашты. Илнур Гомәрович - хәрби зоналарда булып, гуманитар ярдәм йөзеннән хәрбиләргә кирәкле булган ярдәмне тапшыручы. Ул 4 нче В сыйныфы укучысы Нуретдинова Аделина җибәргән истәлекле бүләкне, изге теләкләрне хәрби операциядә катнашкан солдат егетләребезгә тапшырып, алардан рәхмәт сүзләре алып кайтты, бүгенге чарада волонтерыбызга мәрхәмәтле гамәле өчен медаль тапшырды. Чара дулкынландыргыч, тәрбияви, патриотик рухта үтте. Батытларыбызның даны мәңге онытылмас!
-
Торжественная церемония поднятия флагов Российской Федерации и Республики Татарстан/ Россия һәм Татарстан флагын күтәрү тантанасы. 06.04.2026

5 нче Арча гимназиясендә уку атнасы Россия һәм Татарстан флагын күтәрү, гимннар башкару тантанасыннан башланды. Россия Федерациясе флагын, Татарстан Республикасы флагын район бәйгесендә үткәрелгән спорт ярышында призлы урын алган яшь спортчылар Зарипов Рәйхан, Шәрифуллина Мәдинә күтәрде. Һәркемгә уңышлы уку атнасы телибез!
-
Разговоры о важном: 65 лет триумфа. Ко Дню космонавтики. 06.04.2026

Сегодня в нашей гимназии прошли занятия из цикла «Разговоры о важном», посвященные теме «65 лет триумфа. Ко Дню космонавтики». Учащиеся с большим интересом смотрели видеоматериалы, выполняли практические и интерактивные задания, а также активно участвовали в обсуждении. Этот урок стал важным шагом к пониманию того, что космос – не просто далёкая мечта, а реальность, которая уже сегодня делает нашу жизнь лучше.
-
Гимназиядә тантаналы парад. 06.04.2026

Бүген безнең гимназиядэ Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы хөрмәтенә тантаналы парад һәм җыр тантанасы узды. -
"ЭкоЯз-2026"ны йомгаклау. 06.04.2026

"ЭкоЯз-2026"ны йомгаклау

Киләчәкне үз кулларыбыз белән төзибез!Бүгенге кечкенә агач – иртәгә зур яшел бакча. Фотоларда – безнең укучылар утырту эшендә. Дус булып эшлибез, бергәләп тәртип урнаштырабыз!

-
Регби ярышында уңышларыбыз бар! 06.04.2026

Спорт буенча бүген уңышларыбыз бар!
Регби ярышында 1 нче Б, 2 нче Б, 2 нче В сыйныфы укучылары район этабында 3 нче урынга лаек булдылар. Җитәкчесе-Гимадиев Н. М.
Котлыйбыз! -
Акция "Победа Арск 2026". 05.04.2026

Наша гимназия присоединилась к акции "Победа Арск 2026"!
-
Беренчеләр белән очрашу. 04.04.2026

Бүген гимназиянең актлар залында беренче сыйныфка укырга керүче укучыларның әти-әниләре өчен җыелыш булды. Әти-әниләр балалар белән бергә килделәр. Гимназия директоры И.Р. Исмәгыйлев, укыту эшләре буенча директор урынбасары Л.А. Нигматуллина укыту-тәрбия буенча булган барлык мөмкинлекләр турында сөйләде, беренче укытучылары белән таныштырды, һәркайсына алда зур уңышлар теләде.
Яңа укучыларыбыз гимназиянең бүлмәләре: спорт залы, китапханә, ашханә, чишенү бүлмәләре белән таныштылар.
Хәерле сәгатьтә булсын! Сезне өстәмә әзерлек сәгатьләрендә көтеп калабыз. -
"Балачагым шигырьләре" район күләм шигырь укучылар бәйгесе. 03.04.2026

Бүген Арчаның 3 нче номерлы башлангыч мәктәбендә "Балачагым шигырьләре" дигән район күләм шигырь укучылар бәйгесе узды. Анда район мәктәпләренең 1-4 сыйныфларыннан 79 талантлы укучы катнашты. Безнең гимназияне 4 нче Б, 1 нче В, 2 нче А, 2 нче Б сыйныфы укучылары лаеклы тәкъдим итте. Конкурс талант һәм артистлык сынавына әверелде.
1 нче урынга Госманова Зилә, 4 нче Б сыйныфы укучысы лаек булды (кл. җитәкчесе Ниҗамиева Г. М.).
3 нче урын - Фәйзрахманова Назгөл, 1 нче В сыныфы укучысы (кл. җитәкчесе Борһанова Э. М.).
Катнашучы сертификаты белән Сафина Ралинә, 2 нче А сыйныфы укучысы (кл. җитәкчесе Гарифуллин Д. Ф.),
Сабирова Сафия, 2 нче Б сыйныф укучысы (кл. җитәкчесе Гайнетдинова Г. Р.) бүләкләнделәр. Талантлы укучыларыбызны һәм аларның остазларын чын куңелдән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез! -
1 апрель - Халыкара кошлар көне. 01.04.2026

МБГБУ - Арча 5 нче гимназиясе “Урта Бирәзә башлангыч гомуми белем мәктәбе” филиалында 3 нче чирекнең соңгы уку көне вакыйгаларга бик бай булды.
1 апрель - Халыкара кошлар көне уздырыла. Шул уңайдан, мәктәпкә ТР Дәүләт биологик ресурслар комитетының “Ашыт” дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре чакырылды, Зур Бирәзә авылы китапханәсе белән берлектә, “Безнең канатлы дусларыбыз” исемле чара үткәрелде.
Чарада кошлар турында кызыклы фактлар, аларның төрләре, табигатькә файда китерүләре, аларны саклау кебек темалар яктыртылды. Укучылар үзләренең белемнәрен тикшерделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, кошларга ярдәм итәргә, аларны сакларга кирәклегенә кабат инандылар.
Кунакларны озаткач, укучылар Нәүрүз кызын каршы алып, ярыш-уеннарда көч сынашып, “карга ботка”сыннан авыз итеп, коймаклар белән чәй эчеп, яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.

















