Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
"Россия халыклары дуслыгы" исемле чара. 17.04.2026

2026 нчы ел - илебездә Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу уңайдан гимназиянең 5-8,10 сыйныф укучылары арасында "Россия халыклары дуслыгы" дигән зур чара оештырылды.
Чарада укучылар тарафыннан бик күп төрле биюләр күрсәтелде.
Россиянең төрле халыклары костюмнары белән төрле телләрдә биюләр укучыларның күңелләрен шатландырды. Чөнки һәр халык үз гореф-гадәтләрен саклый һәм буыннан-буынга тапшыра. Мондый чаралар төрле халыкларның мәдәниятен туплау һәм берләштерү өчен бик мөһим. Дәртле биюләргә уралып берсеннән-берсе матур костюмнар кигән укучылар көчле алкышларга күмелде. Жюри әгъзалары үзләренең җылы фикерләрен җиткерде, укучыларның бердәм, тату булып сәхнәдә башкарган чыгышларын мактады. Бүген һәркем шат иде, талантлы укучыларыбыз белән горурланабыз! -
Субботник. 16.04.2026

Сегодня учащиеся нашей гимназии совместно с учителями дружно приняли участие в традиционном субботнике!
-
"Экологик Илһам калейдоскобы" проект эше. 16.04.2026

16 апрель көнне 2В сыйныфында класс җитәкчесе Г.А. Сибгатуллина экологик тәрбия бирү буенча "Экологик Илһам калейдоскобы" дигән проект эше үткәрде. Проектның актуальлеге шунда ки, укучыларны экологик тәрбияләү проблемасы уйлап чыгарылмаган, аны хәл итү бүгенге педагогик чынбарлыкның өстенлекле бурычларыннан берсе булырга тиеш. Укучыларга экологик тәрбия бирү эше никадәр иртәрәк башланса, аның педагогик нәтиҗәлелеге дә шулкадәр күбрәк булачак. Дөрес экологик тәрбия киләчәктә кешелекнең күп кенә экологик проблемаларын булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк.
-
Живописный праздник памяти Габдуллы Тукая. 16.04.2026

Сегодня в нашей гимназии Галявиева А.И. провела тематический конкурс рисунков, посвящённый творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Ребята выразили своё восхищение произведениями классика литературы яркими красками и карандашами, создав замечательные художественные работы.
-
«Поехали!» Как 1А класс открыл для себя космос. 10.04.2026

Сегодня в гостях у самых юных исследователей — учеников 1А класса — побывала советник директора по воспитанию Галиуллина Ч.Л.Повод особенный: разговор о тех, кто первым проложил дорогу к звёздам.
Вместо скучной лекции — космический квиз!
Маленькие знатоки отвечали на вопросы:
— Кто сказал «Поехали!»?
— Какие животные побывали в космосе до человека?
— Как назывался первый корабль Гагарина?
— И главный вопрос: сколько минут длился первый полёт? (108 — теперь этот ответ знает каждый первоклассник!)Атмосфера была по-настоящему звёздной: глаза горят, руки тянутся вверх, а правильные ответы звучат хором. Ребята не только показали свои знания, но и узнали много нового — например, о подвиге Белки и Стрелки и о том, как тренируют космонавтов.
-
Г.Тукай әсәрләре-сәхнәдә. 10.04.2026

Бүген гимназиянең актлар залында башлангыч сыйныф укучылары бөек Тукаебызның әсәрләрен сәхнәләштерү осталыгына ия булдылар. Шулкадәр осталык белән әзерләнеп килгәннәр, образларны сәхнәдә аерылгысыз тасвирладылар. Залда утыручы укучылар тын да алмый геройлар артыннан иярде. Талантлы укучыларыбызны күреп күңел сөенә. Молодцы!!!
-
"Аҗаган" хәрби-патриотик уены. 10.04.2026

"Аҗаган" хәрби-патриотик уенында 3 нче урын!!! 2 нче А сыйныфы укучылары беренче тапкыр "Аҗаган" хәрби-патриотик уенында катнашып, муниципаль этапта 3 нче урынга лаек булдылар. Спорт буенча төрле күнегүләрдә үзләрен сынадылар. Киләчәктә тагын да зур унышлар теләп калабыз. Команданы укытучы Алеев Л.Р. әзерләде. Зур рәхмәт!
-
1 «Б» отправился в космос, не выходя из класса! 09.04.2026

Советник директора Галиуллина Ч.Л. провела для ребят космическую игру в честь недели космонавтики. Ракетостроение, загадки о планетах и настоящая командная работа — первоклашки справились на «отлично»!
-
ХV Республикакүләм Тукай укулары. 09.04.2026

9 апрельдә Яңа Кырлай авылында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган ХV Республикакүләм Тукай укулары узды. Әлеге чара шагыйрьнең тормыш юлын яшь буынны әхлакый тәрбияләүдә һәм аның иҗатын пропагандалауда өйрәнү максатыннан уздырыла. Укучылар 5 номинациядә чыгыш ясадылар. “Рәсәй – безнең уртак өебез” номинациясендә гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы Сабиров Ильяс (укытучысы Гыйниятова Г.Р.) үзе иҗат иткән шигырен тәкъдим итте һәм җиңүче дипломына лаек булды. Ильясны зур җиңүе белән котлыйбыз, уңышлар телибез.
-
Җиңү көне белән! 09.04.2026

Җиңү алып килгән геройларыбызны искә алып, без бүген һәйкәлгә чәчәк салдык. Хәтер мәңгелек!

















