Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №5" Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, г. Арск, ул. Вагизовых, д. 16 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-31 |
| E-Mail: | ds5.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №5 " Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Ситдикова Зульфия Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 14 |
-
Бакчабызда әкият көне 08.09.2026

Бүген бакчабызда Габдулла Тукай әкиятләренә багышланган "Бакчабызда әкият көне" дип аталган чара үткәрелде. Бу чарада әти-әниләр һәм бакча хезмәткәрләре дә катнашкач, бу көн үзе бер бәйрәмгә әверелде. Иртән балаларны яраткан әкият геройлары Шүрәле һәм Су анасы белән каршы алды. Әти-әниләр тарафыннан әзерләнгән мастер-классларда барлык балалар да актив катнашты. Габдулла Тукайның әсәрләреннән җыелган "Серле урман аланында" дип исемләнгән театр нәни тамашачыларның күңеленә хуш килде. Бәйрәмебез ахырында әкият геройлары милли флешмоб биеделәр. Татар теле тәрбиячесе Гарифуллина Л.Д. төркемнәрдә интеллектуаль викторина оештырып, балаларны сынады. Көнебез бик күңелле һәм файдалы узды.
-
Яңа уку елы белән! 01.09.2026

1 сентябрь – Белем көне-Россия мәктәпләренең генә түгел, балалар бакчаларының да традицион бәйрәме. Балалар бакчасындагы кечкенә балаларны тагын да өлкәнрәк, сәламәтрәк һәм акыллырак итә торган уку елын мәктәпкәчә яшьтәге балалар шатланып каршы алалар. Бүген бездә Белем көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бу бит иң ихлас хисләр уята торган һәм күп буын балаларны, педагогларны һәм ата-аналарны берләштерә торган бәйрәм. Бу көнне педагоглар балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен чын бәйрәм оештырдылар. Балалар бергәләп бәйгеләрдә, уеннарда катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, шаярттылар һәм көлдерделәр. Бәйрәмдә шаян һәм күңелле мохит хөкем сөрде. Балалар мавыктыргыч сәяхәттә булдылар, бу мөһим көн белән таныштылар һәм уңай кәеф белән тулдылар. Безнең балалар бакчасында яңа уку елы менә шулай күңелле, кызыклы һәм бәйрәмчә башланды. 1 сентябрь бәйрәме һәрвакыт онытылмаслык, шатлыклы һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч булып кала. Балалар һәм педагогларга бу көннең генә түгел, балалар бакчасында үткәргән барлык көннәрнең дә шатлыклы булуын телисе килә! Без барысын да — ата-аналарны, балаларны, педагогларны Белем көне белән котлыйбыз! Яңа уку елы белән!
-
Воспитываем патриотов! 24.08.2026

В нашем детском саду состоялась церемония поднятия триколора.Ребята узнали ,как правильно вести себя во время поднятия флага:стоять смирно,слушать гимн стоя , смотреть на флаг с уважением.Такие мероприятия воспитывают в детях чувство принадлежности к великой стране и ответственность с самых юных лет.Воспитываем патриотов с раннего детства!











