Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 146 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Сабыйларының адаптация чоры ахырга якынлаша 14.09.2026

Бакчабызның иң нәни сабыйларының адаптация чоры да әкренләп ахырга якынлаша. Балалар сизелерлек зураеп киттеләр, тынычлана төштеләр: хәзер алар әңгәмә вакытында тыныч кына утыра беләләр, тәрбиячене игътибар белән тыңлыйлар һәм сорауларга җавап бирергә тырышалар. Балалар төрле уеннарда рәхәтләнеп катнашалар, уенчыклар белән уртаклашырга өйрәнәләр. Бу бик яхшы нәтиҗә — ияләшү чоры артта кала һәм хәзер балаларны алда мавыктыргыч шөгыльләр һәм ачышлар көтә!
-
Логопедическая диагностика в детском саду 11.09.2026

Традиционно с 1 по 15 сентября в нашем детском саду учителем-логопедом проводится диагностика речевого развития детей старшего дошкольного возраста (старшая и подготовительная к школе группы).
Диагностика начинается со сбора кратких анамнестических данных, изучения медицинской и педагогической документации; выяснения запроса родителей, педагогов, выявления данных об индивидуальных особенностях ребёнка. В ходе логопедического обследования рассматриваются следующие показатели: сформированность артикуляционной моторики, звукопроизношения, фонематического восприятия, звуко-слоговой структуры слова, словообразования, грамматического строя речи, связной речи; даётся логопедическое заключение.
Диагностика проводится индивидуально с каждым ребёнком. Полученные результаты вносятся в речевую карту дошкольника. Заполнение речевых карт заканчивается к концу сентября.
Учитель-логопед оказывает логопедическую помощь воспитанникам ДОУ, имеющим нарушения звукопроизношения, фонетические нарушения и трудности в освоении образовательной программы ДОУ.
Таким образом, диагностика, это важный этап в работе учителя-логопеда. По результатам диагностики и на основании логопедического заключения в течение учебного года учитель-логопед проводит коррекционно-развивающую работу с ребёнком, учитывая возрастные, индивидуальные особенности, структуру речевого дефекта, а также его образовательные достижения.
-
"Тукай әкиятләре көне" 10.09.2026

"Тукай әкиятләре көне" проекты кысаларында бакчабызда бик күп чаралар булып үтте. Уртанчылар төркемендә милли киемле татар кызы балаларны татар халык ашы - чәк-чәк белән сыйлады. Балаларны аның тарихы белән таныштырды, кунакчыллык кагыйдәләрен искә төшерде. Зурлар төркеме "Урман - безнең байлыгыбыз" темасына стенгазета чыгарды. Кунакка Шүрәле үзе дә килгән иде. Ул балалар белән уеннар уйнады, урманны сакларга сүз бирде. Мәктәпкә әзерлек төркеме "Тәлинкәләр бизибез" дип исемләнгән мастер-класста катнашты. Алар лалә чәчәкләре белән матур тәлинкәләр бизәделәр. Бакчабызда туган телне, гореф-гадәтләрне һәм тарихыбызны шулай саклыйбыз!
-
Пластилинография дәресе 09.09.2026

Бүген 2нче номерлы балалар бакчасында пластилинография дәресе үтте. Балалар файдаланыла торган материалның вак шарларын тәгәрәтеп һәм шарларны әзер өслеккә кирәкле урында беркетеп сурәт ясарга өйрәтелде. Кызыксынучанлыкны, иҗади хыялны, фантазияне, кул чугының вак моторикасын үстерелде. Балалар сүзлеген баетуга һәм активлаштыруга ярдәм ителде.
-
Комда уйный торган уеннар 07.09.2026

Балалар бакчасында балаларның иң яраткан уеннарның берсе - комда уйнау. Ком белән уйнау баланың фантазиясен ача, уйнау теләген уята, күңелен һәм кәефен күтәрә, бергә-бергә дус, тату уйнарга, табигатьне яратырга өйрәтә.
-
Туган җиребез 01.09.2026

Туган җирнең һәр почмагында
аршылыйлар белем бәйрәмен
Яңгырый сабыйларның шат авазы
Кулларында чәчәк бәйләме
-
Бүген белем бәйрәме 01.09.2026

Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалары белән 1 сентябрь - белем бәйрәме уңаеннан куркынычсыз кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрдек. Балалар бакчага барганда юллар аша чыкканда аеруча сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, туплар, уенчыклар белән уен мәйданчыгында уйнарга кирәклеген исләренә төшерделәр. Велосипедта, самокатта махсус, билгеле урыннарда гына йөрергә яраганлыгын ачыклап үттеләр. Шулай ук, 1 сентябрь - Белем көне турында шигырьләр сөйләделәр, "Мәктәптә кирәкле предметлар" дигән уен уйнадылар. Әңгәмә мавыктыргыч һәм файдалы булды.
-
Имин йөрик юлларда! 01.09.2026

Без бүген 1 сентябрь көнне зурлар төркемендә “Имин йөрик юлларда” дигән темага әңгәмә алып бардык.Юлларда көннән - көн машиналар саны арта һәм урамнарда ,юлда йөрү зур игътибарлык, сакчыллык сорый.Ә ул балалар бигрәк тә актив, хәрәкәтчән, ләкин игътибарсыз куркыныч ситуацияләрне алдан күрә белмиләр. Шуңа да балаларны кечкенәдән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү һәм юлларда үз-үзеңне хәвефсез тоту күнекмәләрен формалаштыру мөһим бурычларның берсе булып тора.
Юлда тәртипле булуның
Файдасы күп белегез.
Хәерле юл барчагызга,
Исән-имин йөрегез!
-
Белем көне 01.09.2026

Бүген безнең балалар бакчасында «Белем көне» бәйрәме узды. Белем көне балалар өчен бик әһәмиятле, гаҗәеп матур бәйрәм. Бу көннән алып балалар тормышында яңа юнәлеш башлана: күңелле шөгыльләр, кызыклы әңгәмәләр, бәйрәмнәр һәм тагын бик күп төрле чаралар. Алар балаларга әйләнә-тирә дөньяны яхшырак танып белергә, нәрсәгәдер өйрәнергә, үз-үзләрен белергә, үз мәнфәгатьләрен билгеләргә ярдәм итә. Балалар бәйгеләрдә, уеннарда катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, шаярттылар һәм көлделәр. Бәйрәм чарасына Белмәмеш тә кунакка килгән иде. Ул үзе мәктәпкә җыена, ләкин күп нәрсәне белми. Балалар Белмәмешкә мәктәп кирәк-яракларын җыерга булыштылар һәм укуда уңышлар теләделәр. Безнең балалар бакчасында яңа уку елы менә шулай күңелле, кызыклы һәм бәйрәмчә башланды. Барлык балаларга, әти-әниләргә, тәрбиячеләргә яңа уку елында уңышлар, тапкырлык һәм түземлек теләп калабыз!
-
День рождения Республики 27.08.2026

30 августа жители Татарстана отмечают день рождения Республики. В этот день в 1990 году Верховный Совет Татарской ССР принял Декларацию о государственном суверенитете Татарстана. Сегодня мы отмечаем этот Праздник как праздник Единства народов, живущих в республике. В нашей группе прошло занятие, посвященное Дню Республики. Мы говорили о флаге республики, что обозначают его цвета. Зеленый - весна и молодость, белый - чистота, красный - солнце, энергия, сила. Говорили о гербе. Он символизирует свободу и защиту народа. Послушали гимн республики. Татарстан богат не только реками, лесами, полями. Главная гордость - это люди, которые здесь живут, трудятся и умеют дружно жить. Такие мероприятия воспитывают у детей уважительное отношение к культуре и традициям народов, взаимоуважение и взаимоподдержку народов, которые живут в нашей республике.





