Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 146 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
-
Комда уйный торган уеннар 07.09.2026

Балалар бакчасында балаларның иң яраткан уеннарның берсе - комда уйнау. Ком белән уйнау баланың фантазиясен ача, уйнау теләген уята, күңелен һәм кәефен күтәрә, бергә-бергә дус, тату уйнарга, табигатьне яратырга өйрәтә.
-
Белем көне 01.09.2026

Бүген безнең балалар бакчасында «Белем көне» бәйрәме узды. Белем көне балалар өчен бик әһәмиятле, гаҗәеп матур бәйрәм. Бу көннән алып балалар тормышында яңа юнәлеш башлана: күңелле шөгыльләр, кызыклы әңгәмәләр, бәйрәмнәр һәм тагын бик күп төрле чаралар. Алар балаларга әйләнә-тирә дөньяны яхшырак танып белергә, нәрсәгәдер өйрәнергә, үз-үзләрен белергә, үз мәнфәгатьләрен билгеләргә ярдәм итә. Балалар бәйгеләрдә, уеннарда катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, шаярттылар һәм көлделәр. Бәйрәм чарасына Белмәмеш тә кунакка килгән иде. Ул үзе мәктәпкә җыена, ләкин күп нәрсәне белми. Балалар Белмәмешкә мәктәп кирәк-яракларын җыерга булыштылар һәм укуда уңышлар теләделәр. Безнең балалар бакчасында яңа уку елы менә шулай күңелле, кызыклы һәм бәйрәмчә башланды. Барлык балаларга, әти-әниләргә, тәрбиячеләргә яңа уку елында уңышлар, тапкырлык һәм түземлек теләп калабыз!
-
Имин йөрик юлларда! 01.09.2026

Без бүген 1 сентябрь көнне зурлар төркемендә “Имин йөрик юлларда” дигән темага әңгәмә алып бардык.Юлларда көннән - көн машиналар саны арта һәм урамнарда ,юлда йөрү зур игътибарлык, сакчыллык сорый.Ә ул балалар бигрәк тә актив, хәрәкәтчән, ләкин игътибарсыз куркыныч ситуацияләрне алдан күрә белмиләр. Шуңа да балаларны кечкенәдән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү һәм юлларда үз-үзеңне хәвефсез тоту күнекмәләрен формалаштыру мөһим бурычларның берсе булып тора.
Юлда тәртипле булуның
Файдасы күп белегез.
Хәерле юл барчагызга,
Исән-имин йөрегез!





