Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 321 322 323 324 325 326 ( 327 ) 328 329 330 >>
-
“Туган телем язмышы” 20.01.2015

19 гыйнвар көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә “Туган телем язмышы” темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар викторинадагы сорауларга җавап бирделәр, күренекле татар шагыйрьләрен, туган тел турындагы мәкальләрне искә төшерделәр. Тәрбия сәгате “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
"Туган телем язмышы" 19.01.2015

Кысна башлангыч мәктәбендә "Туган телем язмышы" темасына тәрбия сәгате үткәрелде.
Мин бәхетле шушы туган җирдә,
Һәр ел саен килгән язым бар.
Гомер һәм тел бүләк иткән әнкәм,
Җаным тулы сиңа назым бар.
А.Шагаева -
“5 класс укучыларының югары классларга адаптациясе” 17.01.2015

16 январь көнне 5 класс укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Җыелышның темасы “5 класс укучыларының югары классларга адаптациясе” булды. Беренче көн тәртибе буенча класс җитәкчесе Х.С.Рахматуллина математикадан “Гади вакланмалар” темасына ачык дәрес күрсәтте. Икенче көн тәртибе буенча “5 класс укучыларының югары классларга адаптациясе” темасына доклад тыңланды, 2 чирек нәтиҗәләре буенча сөйләшү булды.
-
9 нчы сыйныфта ата- аналар җыелышы 17.01.2015

17 нче январь көнне 9 нчы сыйныфта ата- аналар җыелышы узды. Беренче көн тәртибе буенча “ Һөнәр сайлау- җаваплы эш “ дигән темага ачык класс сәгате күрсәтелде. Әти- әниләр һәм укучылар, бергәләп, сорауларга җавап эзләделәр, анкета нәтиҗәләре белән таныштылар.Икенче өлештә чыгарылыш класс укучылары алдында торган проблемалар, имтиханнар турында сөйләшенде. Мәктәп директоры Кавиева Р.Р., укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәрипова Р. Ф чыгышлары тыңланды.Әти- әниләр үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар.
Алда торган имтиханнарга әзерлекне тагын да ныгытырга, белем сыйфатын күтәрергә дигән карар кабул ителде.
-
“Квадрат тигезләмәләрне чишү алымнары”
16.01.2015
16 нчы январь көнне 8 нче класста математикадан “Квадрат тигезләмәләрне чишү алымнары” дигән темага әти-әниләргә ачык дәрес күрсәтелде. Дәрестә Сингапур струкутуралары, индивидуаль биремнәр кулланылды. Тема буенча үткәрелгән “Могҗизалар кыры” уенында һәр укучы да күбрәк һәм дөрес итеп тигезләмәләр чишәргә тырышты. Соңыннан әти-әниләр икенче чирек нәтиҗәләре һәм алдагы чиреккә куелган бурычлар белән таныштылар.
-
7 нче сыйныфта ата- аналар җыелышы. 16.01.2015

16 нчы январь көнне 7 нче сыйныф укучыларының әти- әниләр җыелышы булып узды. Җыелышның темасы : “Балалар һәм яшүсмерләр арасында начар гадәтләрне кисәтү” . Җыелышта гаилә тәрбиясе турында сөйләшү алып барылды. Ата – аналар белән тәрбия эшләре буенча фикер алышу оештырылды.
-
Башлангыч классларда ата-аналар җыелышы 16.01.2015

16 нчы январьда башлангыч классларда ата-аналар җыелышы булды. 1 нче класста “Гаиләдә укучы бала”, 2 нче класста “Тәрбия – иң җаваплы өлкә”, 3 нче класста “Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү”, 4 нче класста “Балага белем бирүдә ата-ана ярдәме” темаларына чыгышлар һәм түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды
-
“Балаларда матурлык идеалы тәрбияләү” 16.01.2015

16 нчы январь көнне 6нчы сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышы булып узды. Җыелышның темасы “Балаларда матурлык идеалы тәрбияләү”дип алынды. Беренче көн тәртибе буенча класс җитәкчесе Г.Х.Гыйззәтуллина әлеге тема буенча чыгыш ясады. Аннары “Нәрсә ул матурлык?”темасы буенча ачык тәрбия сәгате үткәрелде.Соңыннан икенче чирек нәтиҗәләре буенча сөйләшенде. Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камил шәхес итеп тәрбияләү җыелышның төп карары итеп билгеләнде.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 16.01.2015

Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Сугыш чоры балалары” китабына материаллар туплауда мәктәбебез укучылары актив катнашты. Бу эшнең укучыларга патриотик тәрбия бирүдә әһәмияте зур.
-
10 нчы класста ата-аналар җыелышы
16.01.2015
16 нчы январь конне 10 нчы класслар белэн үткәрелгән ата –аналар җыелышы.
Катнаштылар: 10 нчы класс укучылары, 9 әти-әни
Кон тәртибе: 1. Нче яртыеллыкны йомгаклау нәтиҗәләре, класс җитәкчесе Хисамиева Р.Р.чыгышы
2. Район күләмендә үткәрелгән фән олимпиадаларында катнашу, аның нәтиҗәләре, класс җитәкчесе Хисамиева Р.Р.чыгышы.
3.10 нчы класс укучылары катнашында “Начар гадәтләргә юк дип әйтә бел!” дигән темага класс сәгате.













