Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 321 322 323 324 325 ( 326 ) 327 328 329 330 >>
-
“Тапкырларга табышмак” кичәсе 26.01.2015

26 нчы январь көнне башлангыч класслар атналыгында Л.Ф.Ибраһимова 1нче класс укучылары белән “Тапкырларга табышмак” кичәсе үткәрде. Кичәгә балаларны халык авыз иҗатының бер төре – табышмаклар белән кызыксындыру; логик фикерләүләрен үстерү; табигатькә мәхәббәт тәрбияләү; зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияләү максаты куелды. Кичәдә хайваннарга, кошларга, үсемлекләргә, табигать күренешләренә багышланган табышмаклар яңгырады. Укучылар “Табигать дуслары булыйк!” дигән нәтиҗә ясадылар.
-
“Сузык һәм тартыкларны аера белү. Баш П хәрефен язу.” темасына ачык дәрес 23.01.2015

23 нче январь көнне башлангыч класслар атналыгы кысаларында Л.Ф.Ибраһимова 1 нче класста татар теленнән “Сузык һәм тартыкларны аера белү. Баш П хәрефен язу.” темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрестә логик фикерләүгә басым ясалды, сузык һәм тартык авазларны билгеләү буенча Сингапур структуралары файдаланылды, матур һәм дөрес язуга игътибар ителде. Дәрестә укытучы максатына иреште.
-
Туган телем – татар теле 23.01.2015

23 нче гыйнвар көнне 3-4 класслар белән “Туган телем – татар теле” дигән темага кичә үткәрелде. Кичә кроссворд чишеп башланып китте. Кроссвордтан килеп чыккан “туган тел” сүзен белеп, кичәнең максаты билгеләнде. Кичәдә тел турында бик күп шигырьләр сөйләнде. Укучылар тел турындагы мәкальләрнең дәвамнарын да әйттеләр. Кичә Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
“Хыялда тудырган дөнья. Р.Миңнуллин “Рәсем” 23.01.2015

23 нче гыйнвар көнне Тахавиева Гөлназ Мәсхүт кызы 2 нче класста әдәби укудан “Хыялда тудырган дөнья. Р.Миңнуллин “Рәсем” темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрес Хәй Вахитның “Балачак турында җыр” шигырен уку һәм анализлау белән башланып китте. Дәрестә сәнгатьле итеп шигырьләр укылды, Р.Миңнуллин иҗаты белән тирәнтен таныштырылды, һәр шигырьгә анализ ясалды. Дәрес бик җанлы һәм эчтәлекле үтте.
-
“Туган телем – иркә гөлем” темасына ачык тәрбия сәгате 22.01.2015

22 нче январь көнне башлангыч класслар укытучысы Л.Ф.Ибраһимова 1 нче класс укучылары белән “Туган телем – иркә гөлем” темасына ачык тәрбия сәгате уздырды. Тәрбия сәгатенең максаты: туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү; тел байлыгын үстерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү. Укучылар татар халык авыз иҗаты, Г.Тукай шигырьләре белән дә таныштылар. Тәрбия сәгате кызыклы һәм мавыктыргыч узды.
-
“Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел” 22.01.2015

22 нче гыйнвар көнне 2 класслар белән “Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел” дигән темага кичә үткәрелде туган телгә багышланган табышмакларга җавап бирүдән башланып китте, кичәнең максаты билгеләнде. Кичәдә тел турында мәкальләр,әйтемнәр өйрәнелде, шигырьләр сөйләнде.
-
“Тапкырлар һәм зирәкләр” 21.01.2015

21 нче гыйнвар көнне башлангыч класс укытучысы Закирова Г.Ш. башлангыч класс укучылары арасында “Тапкырлар һәм зирәкләр” дип аталган КВН үткәрде. КВНда 2 команда, 3 һәм 4 класс укучылары, катнашты. Беренче команда – “Тапкырлар”, ә икенче команда – “Зирәкләр” иде. КВНда мәкальләрне дәвам итү, табышмакларга, кызыклы сорауларга җавап табу кебек күңелле уеннар үткәрелде. Шулай ук иҗекләрдән сүзләр ясауны, кроссворд чишүне укучылар бик теләп башкардылар. 1 урынны – “Зирәкләр” командасы, ә 2 урынны “Тапкырлар” командасы яулады. “Зирәкләр” командасын җиңүләре белән котлыйбыз.
-
“Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге”
20.01.2015
20 гыйнвар көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә II чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үтте. “Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге” темасына Сабирҗанова Х.Ф. чыгыш ясады. Әти-әниләр тест, анкета сорауларына җавап бирделәр. Җыелыш ахырында класс җитәкчеләре әти-әниләрне борчыган сорауларга җавап бирделәр.
-
"Гаиләдә тәрбияле, белемле бала тәрбияләү серләре" темасына ата-аналар җыелышы 20.01.2015

Кысна башлангыч мәктәбендә 2 нче чирек нәтиҗәләре буенча "Гаиләдә тәрбияле, белемле бала тәрбияләү серләре" темасына ата-аналар җыелышы узды. Әти-әниләр белән укуга җаваплы караш һәм тәрбия эшләре буенча фикер алышынды.
Бала чагында алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.
Р. Фәхретдин. -
Открытый урок по литературному чтению 20.01.2015

20 января в 3 классе был проведён открытый урок по литературному чтению на тему: «Определение главной мысли произведения. Эзоп «Отец и сыновья», «Быки и лев». Урок провела учительница начальных классов Закирова Г.Ш. На уроке были использованы разные виды работ. Учащиеся познакомились с автобиографией Эзопа и с его баснями, слушали и проанализировали несколько басен Эзопа из аудиозаписи. Урок прошёл очень оживлённо и интересно.













