Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Средняя общеобразовательная татарско-русская школа №80 с углубленным изучением отдельных предметов имени К.Насыри» Вахитовского района г. Казани/Казан шәһәре Вахитов районы “Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар – рус урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Татарстан, д. 40
Телефон: +7(843)-292-52-61;+7(843)-292-02-69
E-Mail: Эл. адрес школы:S80.kzn@tatar.ru эл. адрес директора школы: 4519000003@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа №80 имени Каюма Насыри"
Руководитель: Мансуров Роберт Мияссарович
Год основания учреждения: 1923
У нас учатся: 812 уч-ся, из них 18 иностранных граждан
У нас учат: 51 преподаватель

Новости

Татарстанда әкият көне

Опубликовано: 08.09.2026

Бүген безнең башлангыч мәктәптә “Татарстанда әкият көне” дип аталган гаҗәеп бер чара узды!

Балалар янына яраткан әкият геройлары кунакка килде. Аларның балалар белән төрле телләрдә исәнләшүләрен күзәтү бик кызыклы булды. Укучылар геройлар ни өчен төрле телләрдә исәнләштеләр, дигән сорауга җавап эзләделәр һәм  аю, төлке, куян, керпе, бүре, әтәч кебек геройларның  башка халык әкиятләрендә дә булуын әйттеләр.

Укучылар белән бергә яраткан әкиятләребез «Өч кыз» һәм «Гуси-лебеди»ны да  искә төшердек. Балалар әкиятләрне чагыштырып, яхшылык һәрвакыт җиңә, дигән нәтиҗә ясадылар.

Моның белән генә могҗизалар тәмамланмады. Без әзербайҗан халык әкияте «Арыслан белән төлке»не карадык. Иң көчле арысланның хәйләкәр төлкегә алдануы турындагы тарих балаларны уйланырга мәҗбүр итте. Ләкин анда да яхшылык өстен чыкты — арыслан киң күңеллелек күрсәтеп хәйләкәр төлкегә ярдәм итте.

Шулай ук балалар «Сертотмас үрдәк» спектаклен зур кызыксыну белән карадылар һәм әкиятләр буенча үткәрелгән викторинада катнашып, үзләрен “иң яхшы әкиятчеләр” итеп күрсәттеләр.

Бәйрәмебез ахырында без барыбыз бергә «Дуслык агачы» ясадык. Андагы һәр яфрак — безнең төрле булуыбызны, ләкин бик дус яшәвебезне аңлата. Ә безнең мәктәбебездә төрле халык балалары укый һәм алар, чыннан да, дус, тату яшиләр. Бәйрәмебез “Туган  тел” җыры белән тәмамланды.  

Бүген Бөтенрәсәй күләмендә Россия халыклары телләре көненә һәм Россия халыклары бердәмлеге елына  багышланган   “Россия – халыклар йорты” дигән Бөтенрәсәй диктант акциясе узды. Бу чарада безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. Югары сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен сынап карады. 

Диктантны 21 телдә язу мөмкинлеге тудырылган иде. Без мәктәбебездә татар һәм рус телләрендә яздык. Диктант тексты өчен  Рәсүл Гамзатовның әсәрләреннән өзекләр сайланган булуы очраклы түгел. Моның үз мәгънәсе дә бар.  8 сентябрь — күренекле шагыйрь Рәсүл Гамзатовның туган көне. Аның иҗаты халыклар дуслыгының һәм мәдәниятләр бердәмлегенең якты символы.

Туган тел — буыннарны бәйләүче, милли үзаңны саклаучы һәм рухи кыйммәтләрне киләчәккә тапшыручы көч. Мондый чаралар телебезне саклауда бик мөһим. Акциядә катнашучыларга зур рәхмәт. #ВсероссийскийДиктант #РоссияДомНародов #ДеньЯзыковНародовРФ #ЕдинствоНародов #НавигаторыДетства16 Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.



К списку новостей