муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13 |
| Телефон: | +7(843)-656-18-12 |
| E-Mail: | Ssux.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Суксинская ООШ" |
| Руководитель: | Закиров Айрат Булатович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Рафиз Корбан исемендәге фестиваль 18.03.2016

Башлангыч сыйныф укучылары Битаман урта мәктәбендә Рафиз Корбанның "Керпе малае дуслар эзли"-дип исемләнгән әкиятне сәхнәләштереп 3 урынга лаек булдылар. Шушы ук фестивальдә 7 сыйныф укучысы Ахметханов Әнис тә үзенең туган авылы турында язган хикәясе белән 2 урын алды. Молодцы, укучылар! Җитәкчеләре - башлангыч сыйныф укытучылары Рафия Рамазановнага һәм Лилия Дамировнага, Клара Бариевнага укучыларны әзерләгән өчен зур рәхмәт.
-
Очрашу 16.03.2016

Бүген мәктәбебезгә танылган шагыйрә, Сәҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Шәмсия Җиһангирова килде. Үзенең шигырьләре белән укучыларыбызны сөендерде. Кызыксындырган сорауларга да бик теләп җавап бирде.
- Живая классика 11.03.2016
-
Әниләргә бүләкләр 05.03.2016

Укучыларыбыз әниләребезгә нинди матур бүләкләр ясадылар. Күз явын алырлык!
-
Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген! 05.03.2016

Егетләр бүген гүзәл затларыбыз өчен концерт оештырдылар. Кызларыбыздан башка буламыни, әлбәттә алар да ярдәмгә килде. Җыр-биюләр , котлаулар күңелгә хуш килерлек булды.
-
Бәйрәм белән, гүзәл затларыбыз! 04.03.2016

Кадерле затын-кызларыбызны, гүзәл кызларыбызны 8 март бәйрәме белән котлап егетәребез котлау открыткалары ясадылар. Күңел җылысы биреп ясалган котлаулар залыбызны ямьләндерде.
-
Хәтер вахтасы 26.02.2016

Мәктәптә бүген хәтер вахтасы булып узды. 8-11 сыйныф укучылары һәйкәл тирәсен чистарттылар. Тарих укытучысы Закиров А. Б. сугышта һәлак булганнар турында сөйләде. Укучыларыбыз һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар, сугышта һәлак булганнарны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар.
-
"Аҗаган" уены 22.02.2016

Бүген мәктәптә "Аҗаган" уены ештырылды. "Кызыллар" һәм "Яшелләр" командасы үзара көч сынаштылар. Төз ату, марш-бросок, яралыларны ташу, граната ыргыту, аркан тарту һәм башка бик күп төрле уеннарда укучылар сынатмады. Бар да рәхәтләнеп уйнады. Соңыннан учакта пешкән ботка белән сыйландылар.
-
Котлыйбыз! 22.02.2016

Кызларыбыз ир-егетләребезне котлап кызларыбыз газеталар чыгардылар.
Бәйрэмегез котлы булсын,
Елмаеп, көлеп торсын.
Язгы кояш нурларыдай
Зур эшләргә рухландырсын.
Сәламәтлек – юлдашыгыз,
Матур, тату тормышыгыз,
Күңел сөйгән хезмәтегез -
Һәрбарчасы булсын мулдан!
-
"Әти әни һәм мин-спорт сөюче гаилә 21.02.2016

Бүген клу белән берлектә "Әти-әни һәм мин-спорт сөюче гаилә" - дип исемләнгән гаилә бәйрәме оештырылды.











