Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Юлбатский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Юлбат,ул.Школьная д.1 |
| Телефон: | 8(84362) 43-7-26 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Юлбатский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
| Руководитель: | Кадирова Гульназ Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 27 детей в филиале 10 детей |
| У нас учат: | 2 педагога в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Юлбатский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
1 апрель - көлке көне 01.04.2026

1 апрель көнне, Йосыф -Алан балалар бакчасында, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, балалар белән искиткеч бәйрәм – Көлке көне үткәрелде! 1 апрель – барысы да шаяра, көлә һәм күңел ача торган көн.Клоун күрсәткән фокус карадылар, күңелле уеннарда рәхәтләнеп уйнадылар, . Бәйрәм бик шәп үтте!
-
"Нәүрүз" бәйрәме 23.03.2026

23 нче мартта бакчабызда балаларыбыз белән халкыбызның милли йоласы" Нәүрүз"не каршы алдык. Кыш бабайны ял итергә салкын,туган ягына озаттык. Балаларыбыз ярыштылар, татар халык уеннарыннарын уйнадылар, тәмле коймак ашап, чәй эчтеләр.
Нәүрүз мөбәрәк булсын. -
"Волшебство пластилина" 21.03.2026

Республика күләмендә үткәрелгән "Волшебство пластилина" иҗади конкурсында катнашып, Мөбәрәкҗанова Лилиана Ильнар кызы җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Алга таба да зур уңышлар телибез!!!
-
Всероссийский творческий конкурс 12.03.2026

Всероссийский творческий конкурс, посвящённый 120- летию со Дня рождения Мусы Джалиля "Муса Җәлил, Батырлыкка әйләнгән юллар". Воспитанников нашего детского сада Фатхриеву Амину Ильшатовну и Фархуллину Ясмину Ильфаровну наградили дипломами I степени. Желаем успехов.
-
Әнием- күз нурым 11.03.2026

11нче март көнне Йосыф-Алан балалар бакчасында "Әнием күз нурым" исемле бәйрәм булып узды.
Әниләрнең бәйрәменә
Куанабыз без шулай..
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар! -
Гаиләм минем-җылы учагым 07.03.2026

7 нче март көнне балалар бакчабызда "Гаиләм минем-җылы учагым" исемле бәйрәм булып узды. Балалар әти-әниләребезгә матур җырлар, биюләр, Габдулла Тукайның "Кәҗә белән Сарык" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Гаилә-нигез, гаилә җылы оя,
Алтын җепләр белән үрелә.
Бу оядан галәм киңлекләре,
Бәхет диңгезләре күренә.
Мин телимен һәрбер гаиләгә
Иминлекләр,бәхет елмайсын.
Балаларның шат авазы белән
Гөрләп торсын дөнья, тынмасын. -
Кошларга ярдәм итик 27.02.2026

"Хаят" оешмасы бакчабызга бик зәвыклы, матур итеп эшләнгән җимлек тапшырды.
Уртанчы төркем балалары кошларга ярдәм итеп, җимлеккә җим салдылар. Кошларны күзәттеләр.Аларны сакларга, кайгыртырга һәм кулдан килгәнчә ярдәм итергә кирәклегенә төшенделәр. -
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне 24.02.2026

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне!
Кадерле әтиләребезне,егетләребезне чын кунелдән 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Илләребез тынычланып,күкләребез аяз булып сәламәтлек белән,балаларыгызның шат авазын ишетеп яшәргә язсын! -
Халыкара туган тел көне 21.02.2026

21 февраль — Халыкара туган тел көне.
Халыкара туган тел көне кысаларында төркемдә балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатында "Туган Тел- безнең байлыгыбыз" дигән чара узды. Тәрбиячеләр балаларга һәр халыкның үз үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм теле булуы турында сөйләделәр. Балалар «туган тел» төшенчәсе белән таныштылар, һәр кешенең тормышында туган телнең әһәмияте турында сөйләштеләр.
Дөньяда иң матур ил-
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң матур тел-
Ул минем туган телем.Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, ЯРАТАМ! -
Конкурс "С чего начинается Родина" 19.02.2026

Республика күләмендә уздырылган "С чего начинается Родина" конкурсында катнашып, балаларыбыз дипломнар белән бүләкләнде. Алга таба да уңышлар телибез.






