муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
| E-Mail: | Simetsad.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
| Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 18 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагога |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Филиал яңалыклары. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез. 26.04.2019

Бүген юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан бакчабызда "Теремкәйгә сәяхәт" дип исемләнгән ачык шөгел булып узды. Бу чарада Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең профилактик эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ягафарова Г.Н. катнашты.
-
Филиал яңалыклары. Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2019

Илдә кояш, җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне – безнең бәйрәм!
Әле укый белмәсәк тә,
Туган телне җырлыйбыз.
Бу – Тукай абый бүләге,
Иң кирәкле җыр, дибез.
Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
Су анасы, Шүрәлеләр -
Безнең дуслар барысы да.
-
26 апрель - Г. Тукай туган көн. 26.04.2019

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам! -
Янгын куркынычсызлыгы көне.
23.04.2019
Бүген Саба һәм Теләче районнары буенча пожар надзорының дәүләт инспекторы - өлкән дознователь Хузин Илдар Талгатович балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып барды. Эвакуация уткәрде.
-
Рәсем эшчәнлеге. Бала белән күбәләк. 23.04.2019

Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык? -
Филиал яңалыклары. Рәсем эшчәнлеге. 23.04.2019

Балалар бөек шагыйребез Г.Тукайның яраткан шигырь, әкиятләренә крата рәсемнәр ясадылар: "Шүрәле", "Бала белән күбәләк", "Кызыклы шәкерт".
-
Г. Тукай- безнең күңелләрдә. 22.04.2019

Балаларны Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, әдәби әсәрләрен тыңлау һәм сөйләү теләге уяту.
-
22апрель - Жир көне. 22.04.2019

Рәхмәт җирем эчкән суларымны,
Икмәгемне синнән аламын
Заман җилләренә күкрәк куеп,
Имән кебек үскән балаң мин.
Һәрнәрсәне югалтмыйча саклыйк,
Җир хәтерле, җир ул мәрхәмәтле
Үпкәләмәс, бөтенесен кичерер
Тойсын гына безнең мәхәббәтне.
-
Филиал яңалыклары. Тәҗрибә ясыйбыз. 19.04.2019

-
Рэсем эшчәнлеге. Болындагы чэчэклэр. 16.04.2019

Әгәр мин чәчәк өзсәм,
Әгәр син чәчәк өзсәӊ.
Әгәр барыбыз да, син дә мин дә
Чәчәкләрне без өзсәк,
Бөтен болын буш калыр
Матурлык та югалыр.
Балаларны үсеп утыручы чәчәкләргә карап соклана белергә, аларныӊ матурлагын күрә белергә , табигать тудырган матурлыкны саклый белергә өйрәтү. Болын чәчәкләре исемнәрен истә калдыруларына ирешү.Балаларга экологик тәрбия бирү. Чиста, пөхтә ясау күнекмәләре булдыру.









