Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | Ileber.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 30 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
31 июль – яраткан китапларны искә алу көне 31.07.2026

31 июль – яраткан китапларны искә алу көне
Бу көнне барлык китап сөючеләр эшләрен һәм мәшәкатьләрен кичектерергә һәм үзләренең иң яраткан шөгыльләренә — укуга тулысынча бирелергә тырышалар.
Без дә балалар белән укыган китапларны искә төшердек, рәсемнәрен карадык, укыган әкиятләрне истә калдырып сөйләдек
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
Дуслык көне 30.07.2026

30 нчы июль көнне кечкенәләр төркемендә дуслык көнен үткәрдек.
Дуслык – дөньяда иң кирәкле нәрсәләрнең берсе. Минемчә, дуслары булган кеше генә бәхетле була. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, диләр. Чынлап та, дуслары булган кеше беркайчан да югалып калмый. Дуслык – бөек нәрсә ул.
Балалар белән "Теремкәй"әкиятен сәхнәләштердек. Хәтта хайваннар да узара дус-тату яшәүләренең серенә төшендек.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
Иләбәр авылының әле генә төзелеп ясалган яр буенда кунакта 29.07.2026

Бүген зурлар төркеме балалары туган төбәгебез Иләбәр авылының әле генә төзелеп ясалган яр буенда кунакта булды.
Түгәрәк күл, елга янындагы эскәмиягә утырып ял иттек, тирә-юньне күзәттек. Матур итеп дугаланып ясалган асылмалы күпердән чыктык.
Чишмә янына барып, самовардан аккан чишмә суында бит-кулларыбызны юдык. Биек манара янында фотога төштек.
Яңгыр тамчылары төшкәли башлагач, бакчабызга юл алдык .
Авылыбызны тагы да матурлап, яр буен ямьләндергән өчен Зөлфәт абыйлары Зариповка бик зур рәхмәт!
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
День воды 28.07.2026

День воды в детском саду

День воды – это замечательный повод поговорить с детьми о важности воды в нашей жизни.
Сегодня мы с ребятами провели беседу о важности воды.
Вода – это основа жизни. Без нее не смогли бы существовать растения, животные и люди. Вода необходима для:
- Полива сельскохозяйственных культур.
- Поддержания экосистем.
- Питания и здоровья людей.Мы с ребятами обсудили, как мы можем беречь воду. Поговорите о том, что такое загрязнение и как оно влияет на природу. В конце беседы ребята сделали замечательную аппликацию.
#ГодДошкольногоОбразованиия
#ГДОТатарстан -
"Туп көне" 27.07.2026

27 нче июль көнне, кечкенәләр төркеме белән "Туп көне"н уздырдык. Тупның ничек барлыкка килүе турында сөйләштек. Төркемдә
" Нинди туп юк?" дидактик уенын үткәрдек.
Туп белән күнегүләр күз үлчәмен, координацияне, җитезлекне, реакция тизлеген, көчне үстерәләр, чөнки балага еш кына уен ситуациясендә тупны үз партнерына тапшырырга яки аны шактый ераклыкка ыргытырга туры килә.
Балаларда туп белән уйнаганда мускул көче үсә, кан әйләнеше көчәя, үсеп килүче организмының иң мөһим органнары – үпкә, йөрәк эше, матдәләр алмашы яхшыра.
#ГодДошкольногоОбразованиия
#ГДОТатарстан -
День памяти детей-жертв войны в Донбассе 27.07.2026

27 июля мы вспоминаем трагическую дату – День памяти детей-жертв войны в Донбассе.
Мы провели беседу о значении Дня памяти и сделали аппликацию «Ангел"
-
Авылыбызның күренекле урыны 25.07.2026

Авылыбызнын күренекле урыны булган, истэлекле һәйкәл янына тукталдык. Балалар белэн чит ил туфрагында ятып калган һәм яу кырыннан исән -сау кайткан батырларыбызның исемлеге белән таныштык. Алар алдында башыбызны иеп, рэхмэт эйтэбез !!!
#ГодДошкольногоОбразованиия
#ГДОТатарстан -
24 июль – Флористлар көне 24.07.2026

Бүген Россиядә флористлар көне билгеләп үтелә. Һәркемнең яраткан чәчәге була. Кемгә һәм кайсы бәйрәмгә нинди чәчәк бүләк итәргә кирәклеге турында флористлар киңәш бирә.
Бүген чәчәк бәйләмнәре тормышыбызда зур урын алып торалар. Безнең балалар бакчасында да утырткан чәчәкләребез бик күп, исемнәре төрле-төрле, тирә-юньне матурлап, хуш ис тараталар.
Балалар белән һәр чәчәк белән таныштык, соңыннан төркемебезгә алып кереп букет ясарга, матурлап төрергә өйрәндек.
Балаларга флорист һөнәре бик ошады.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
Бөтендөнья кит һәм дельфиннар көне 23.07.2026

23нче июль – Бөтендөнья кит һәм дельфиннар көне
Календарьда бу дата 1986 елда барлыкка килә. Сәбәбе – югалу чигенә килеп җиткән диңгез хайваннарын саклау. Китларны һәм дельфиннарны аулау, аларның итен куллануга чик кую үз көченә керә. Шул сәбәпле, әлеге дата Бөтендөнья китларны саклау көне буларак билгеләнә. Шул уңайдан балалар белән авылыбыз китапханәсенә юл алдык . Китапханәче Вәсилә Шәйхулла кызы китлар һәм дельфиннар тормышы турында сөйләде. Кургәзмәдәге китаплар белән таныштык, балыкларны буядык. #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан
-
“Ял итү өчен җәмәгать урыннары” 22.07.2026

“Ял итү өчен җәмәгать урыннары” атналыгы барышында балалар белән: театр, цирк, концерт заллары, китапханә, музей, парк һәм башка махсус ял итү урыннары булуы турында әңгәмә үткәрелде. Ял итү урыннарына баргач үзеңне әдәпле, әхлаклы, тәртипле тотарга кирәклеге турында искәртелде, презентацияләр күрсәтелде. Алган белемнәрен балалар рәсемнәр аша чагылдырдылар.
21 июль көнне кечкенәләр төркеме балалары белән берлектә авылыбыз клубына экскурсиягә барыдык. Безне анда клуб мөдире Гөлгенә Рахимулловна ачык йөз белән каршы алды, клуб тормышы белән таныштырды. Балалар белән әкиятләр сәхнәләштердек һәм башка уеннарны да бик яратып уйнадылар. Балаларга экскурсия ошады.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан









