Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Үз районыңны бел" интеллектуаль уен 17.04.2026

Гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары "Үз районыңны бел" дип исемләнгән интеллектуаль квизда катнаштылар. Казан шәһәренең 114 нче мәктәбендә узган әлеге чара Идел буе районының 70 еллыгына багышланган иде. Балалар Идел буе районына багышланган мәгълүматлар белән таныштылар, белемнәрен сынадылар, башка мәктәпләрдән килгән яшьтәшләре белән аралаштылар. Әлеге чарада катнашкан укучыларыбызга зур рәхмәтләребезне белдерәбез!
Учащиеся 8-го класса гимназии приняли участие в интеллектуальной игре под названием "Знай свой район". Мероприятие, посвящённое 70-летию Приволжского района, прошло в школе №114 города Казани. Ребята проверили свои знания и пообщались со сверстниками из других школ. Выражаем огромную благодарность нашим ученикам, участвовавшим в этом мероприятии!
-
Котлыйбыз! 16.04.2026

1В сыйныфы укучысы Ризванова Сәйдә Мәхмүт Хөсәен исемендәге Республикакүләм фәнни- гамәли конференциядә катнашты һәм "Мин омтылдым шигъри кодрәткә" номинациясендә I урынга лаек булды! Кечкенә генә яшьтә булса да, зур уңышларга ирешүче укучыбызны чын күңелдән котлыйбыз! Җитәкчесе Гөлчәчәк Мансуровна һәм әти-әниләренә дә рәхмәт белдерәбез! Яңа ачышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз!
Ученица 1В класса Ризванова Саида приняла участие в Республиканской научно- практической конференции имени Махмута Хусаина и удостоилась I места в номинации "Мин омтылдым шигъри кодрәткә"! Выражаем благодарность руководителю Гульчачак Мансуровне и родителям Саиды! Желаем новых открытий и новых побед!
-
"Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы 13.04.2026

13 нче апрель көнне гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә Рәсәй һәм Татарстан флагларын күтәрүдән, гимннарны башкарудан башланып китте. Тантаналы линейкадан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы дәвам итте. Укучылар белән "Дулкынлануны ничек җиңәргә?" дигән темага фикер алышынды. Максатлар тормышка ашырылды: балалар "дулкынлану" сүзенең төшенчәсен аңладылар; стресслы ситуацияләрдә үзеңне кулга алу күнекмәләрен өйрәнделәр; физик һәм психологик сәламәтлек турында кайгырту безнең төп бурыч дигән нәтиҗә ясадылар.
Утро понедельника 13 апреля в гимназии традиционно началось с поднятия флагов и исполнения гимнов Российской Федерации и Республики Татарстан. Далее на внеурочных занятиях "Разговоры о важном" ребята обсудили актуальную для каждого тему "Как справляться с волнением?". Как лучше понимать свои эмоции и справляться с переживаниями? Как сохранять внутреннее равновесие? На эти вопросы нашлись ответы. Главное- не бояться своих эмоций и учиться управлять ими. В ходе занятия участники узнали, что внимательное отношение к своему состоянию помогает легче справляться с волнением, познакомились с простыми упражнениями, а также пришли к выводу, что полезные привычки поддерживают эмоциональное равновесие и становятся надёжной опорой в повседневной жизни.
Видеога сылтама: https://vkvideo.ru/video-216931602_456239482
-
"Озын тәнәфес - 2026" фестиваленең гала - концерты! 09.04.2026

9 нчы апрель көнне "Пирамида" мәдәни - күңел ачу комплексында "Озын тәнәфес - 2026" фестиваленең гала - концерты узды. Гимназиябез кече төркемдә II урынны яулады һәм 500 мең сум күләмендә сертификатка ия булды!
"Бездә иң талантлы, сәләтле, максатчан укучылар белем ала. Әлеге масштаблы проектта без тагын бер кат үзебезнең бердәм һәм дус Гаилә булуыбызны исбатладык! Барлык катнашкан һәм ярдәм иткән укучыларга, укытучыларга, әти - әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез!" - дип матур теләкләре белән уртаклашты гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна.
Чыннан да, без - бер команда. Без - бер гаилә. Бу җиңү - һәрберебезнеке! МИНЕМ ГАЛӘМ - МИНЕМ ГАИЛӘМ!9 апреля в КРК "Пирамида" прошел гала - концерт фестиваля "Большая перемена - 2026". Наша гимназия заняла II место в малой группе и получила сертификат в размере 500 тысяч рублей!
"У нас обучаются самые талантливые учащиеся. В этом масштабном проекте еще раз доказали, что мы единая и дружная семья! Выражаем огромную благодарность всем ученикам, учителям и родителям!" - поделилась искренними пожеланиями директор гимназии Гульшат Абузаровна. Действительно, мы - одна команда. Мы - одна семья!Видеога сылтама: https://vkvideo.ru/video-216931602_456239475
-
"Зарница 2.0" хәрби- патриотик уен 07.04.2026

7 нче апрель көнне гимназиянең 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары "Зарница 2.0" хәрби- патриотик уенының муниципаль этабында үзләренең осталык һәм сәләтләрен күрсәттеләр.Безнең команда түбәндәге сынауларны уңышлы үтте:
- Хәрбиләштерелгән эстафета – тизлек, көч һәм команда рухы;
- Сафка тору әзерлеге – төгәллек һәм дисциплина;
- Россия дәүләтчелеге һәм хәрби тарих нигезләре – белем һәм патриотизм;
- Тактик медицина – ярдәм күрсәтү осталыгы;
- Ут әзерлеге – төгәллек һәм куркынычсызлык;
- Радиацион, химик һәм биологик саклану – махсус экипировкада эшләү;
- Экстремаль шартларда исән калу – чыдамлык һәм зирәклек.
Укучыларыбыз барлык этапта югары дәрәҗәдә чыгыш ясады. Афәрин! Балаларны әзерләгәннәре өчен Фәнис Фердинантович, Индира Рифкатовна һәм Гөлчәчәк Әсхатовнага аерым рәхмәт!7 апреля Всероссийская военно- патриотическая игра "Зарница 2.0" собрала на базе "Динамо" самых быстрых, сильных и ответственных ребят. Наша гимназия не осталась в стороне! Учащиеся 9 и 10 классов под названием "Гордые Птицы" приняли активное участие на муниципальном этапе соревнований. Каждый участник почувствовал себя частью единого механизма, где важна роль каждого! Огромная благодарность нашим ребятам за их выступление, а наставникам - за подготовку!
-
Китаплар дөньясында 07.04.2026

Бөтенрәсәй акциясе кысаларында гимназия китапханәсендә "Библиотөн - 2026" дип аталган тылсымлы чара узды. Әлеге акция укучылар арасында китап укуны популярлаштыру максатыннан үткәрелде. Балалар сихри атмосферага - китаплар дөньясына сәяхәт кылдылар. Мавыктыргыч әсәрләр, тематик күргәзмә белән таныштылар, фикер алыштылар. Китаплар дөньясындагы могҗизалар сезне һәрвакыт көтә!
В рамках Всероссийской акции и в завершении "Недели детской и юношеской книги" в библиотеке гимназии прошла волшебная "Библионочь - 2026". Зажигательные чтения, таинственные книжные загадки, литературная викторина, послания из цитат литературных произведений, уютные зоны для общения и море вдохновения — спасибо всем, кто разделил с нами эту удивительную ночь и окунулся в особую атмосферу книжного праздника! Чудеса в мире книг всегда ждут вас!
Видеога сылтама: https://vkvideo.ru/video-216931602_456239483?t=1m38s
-
Гагарин декадасын башлап җибәрдек! 06.04.2026

6 нчы апрель көнне гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә Рәсәй һәм Татарстан флагларын күтәрүдән, гимннарны башкарудан башланып китте. Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна укучыларны, укытучыларны яңа чирек башлану белән котлады, 6 нчы апрельдән 18 нче апрельгә кадәр "Гагарин декадасы" дәвам итәчәген хәбәр итте. Тантанадан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы дәвам итте. Әлеге дәресләр Космонавтика көненә багышланды. Укучылар беренче космонавт Юрий Гагаринның очышы, галәмгә сәяхәт тарихы, космосны тикшерүнең кешелек өчен әһәмияте турында кызыклы фактлар белделәр. Дәресләрдә видеороликлар карадылар, фикер алыштылар, викториналарда катнаштылар.
Алда әле күп кызыклы чаралар: рәсем бәйгеләре, китап күргәзмәләре, инша конкурслары. Декада дәвам итә! Космос безнең өчен ачык!Утро понедельника 6 апреля началось традиционно с линейки с выносом государственных флагов и исполнения гимнов. После линейки в классах состоялось внеурочное занятие "Разговоры о важном" на тему "65 лет триумфа. Ко Дню космонавтики". На занятиях ребята обсудили исторический путь и современное состояние космической отрасли России. Узнали, почему так важно помнить подвиги специалистов космической отрасли и как это связано с преемственностью поколений и развитием научно- технического потенциала страны.
Впереди еще много интересных мероприятий! Декада продолжается! Космос открыт для каждого! -
Мөһим көннәрнең берсе! 03.04.2026

Гимназиябез Казан мәктәпләре арасында үткәрелгән "Зур тәнәфес - 2026" ("Большая перемена - 2026") фестивалендә катнашты һәм әлеге масштаблы проектта югары дәрәҗәдә әзерләнгән чыгышларны жюри әгъзаларына тәкъдим итте. Чыннан да, гимназиядә иҗади яктан сәләтле, актив, максатчан укучылар белем ала. Бәйгедә без тагын бер кат үзебезнең бердәм һәм дус Гаилә булуыбызны күрсәттек. Хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм әти- әниләр! Гимназия администрациясе исеменнән барыгызга да рәхмәт белдерәбез! Бердәмлектә - көч! Нәтиҗәләрне көтәбез!
Наша гимназия на конкурсе "Большая перемена"! Наша гимназия с гордостью приняла участие в городском конкурсе "Большая перемена" и это было поистине незабываемое событие! Яркие номера, великолепные костюмы и невероятный артистизм наших учеников создали атмосферу настоящего праздника. Каждый выступающий вложил частичку своей души, и это было видно всем- от зрителей до жюри. Спасибо ученикам, учителям и родителям за поддержку! Вместе- мы едины!
-
Горурланабыз! 28.03.2026

9А сыйныфы укучылары, әти- әниләре һәм сыйныф җитәкчесе Флүзә Рузалевна "Тату сыйныф серләре" ("Секреты дружного классса") бәйгесенең ярымфинал этабында ПРИЗЁР! Укучыларыбызның чыгышлары тагын да мәгънәле, тирән эчтәлекле һәм күңелнең иң тирән кылларын тибрәтә торган булды. Район, шәһәр, зона этапларын узып, ярымфинал призерлары булу - бик зур хезмәт, көч һәм нәтиҗә! Бары тик бердәм, тату һәм тырыш командаларга гына мондый зур җиңүләр тиң! Без сезнең белән горурланабыз!
Учащиеся 9А класса, родители и классный руководитель Флюза Рузалевна - ПРИЗЁРЫ на полуфинальном этапе конкурса "Секреты дружного класса". Пройти районный, зональный этапы конкурса и стать призёрами полуфинала - это огромный труд, сила и результат! Мы гордимся вами!
-
"Саф һәм җыр каравылы" бәйгесе 25.03.2026

25 нче март көнне гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары район "Саф һәм җыр каравылы" конкурсында катнаштылар һәм IV урынга лаек булдылар! Укучылар төгәл сафка басу, командаларны тиз һәм дөрес үтәү, югары әзерлек дәрәҗәсе күрсәттеләр. Әлеге җитди конкурска әзерләнү өчен күп көч куйдылар: һәр адымны, һәр хәрәкәтне камилләштерделәр. 10 нчы сыйныфны әзерләгән физик тәрбия укытучысы Фәнис Фердинантовичка зур рәхмәт! Без сезнең белән горурланабыз!
25 марта учащиеся 10 класса участвовали в районном конкурсе "Смотр строя и песни" и заняли IV место! Учащиеся четко выстраивались, показывали быстрое и правильное выполнение команд, высокую степень готовности, приложили немало усилий для подготовки к этому серьезному конкурсу: усовершенствовали каждый шаг, каждое движение. Спасибо учителю физической культуры Фанису Фердинантовичу за подготовку!
Видеога сылтама: https://vk.com/clip-216931602_456239471










