Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Белем. Карьера" күргәзмәсендә 17.10.2025

Гимназиянең 9Б һәм 9В сыйныфы укучылары укытучылары Гөлназ Мазитовна, Розия Базаровна белән берлектә "Белем. Карьера" дип исемләнгән күргәзмәдә булып кайттылар. Күргәзмә укучыларга һөнәри юнәлеш бирү максатыннан оештырылды. Төрле уку йортларыннан килгән вәкилләр үзләре белән таныштырдылар, уку шартлары, һөнәрләр турында сөйләделәр.
-
Һөнәри юнәлеш буенча чаралар 16.10.2025

Профориентация юнәлеше буенча "Умскул" онлайн- мәктәп вәкилләре югары сыйныф укучылары белән очрашу уздырды. Алар укучыларны хәзерге заманда актуаль һәм кирәкле булган һөнәрләр белән таныштырдылар, имтиханнарга әзерләнү ысуллары турында сөйләделәр.
-
"Полоса приключений" уены 15.10.2025

15 нче октябрь көнне гимназия укучылары педагог- организатор Фәния Наилевна җитәкчелегендә "Полоса приключений" дип исемләнгән уенда катнаштылар. Балалар интеллектуаль сорауларга җаваплар бирделәр, көннәрен кызыклы үткәрделәр.
-
Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты 14.10.2025

14 нче октябрь көнне гимназиябездә матур чара- Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты үткәрелде. Чара татар халкының милли йолалары, биюләре, җырлары аша үрелеп барды һәм укучыларның көчле алкышларына күмелде!
"Эчтәлекле программа, яшь буында милли рух тәрбияләгәнегез, татар телен, мәдәниятен, гореф- гадәтләрен саклауга зур өлеш керткәнегез өчен зур рәхмәт!- дип матур теләкләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна. -
Казан дәүләт архитектура- төзелеш университетында экскурсиядә 13.10.2025

10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары Казан дәүләт архитектура- төзелеш университетында экскурсиядә булып кайттылар. Укучылар белем бирү программалары, юнәлешләре, студент тормышы белән таныштылар, күп кенә сорауларга җаваплар таптылар.
-
"Футбол в школе" проекты буенча методик семинар 11.10.2025

11 нче октябрь көнне гимназия базасында "Футбол в школе" проекты буенча региональ методик семинар үткәрелде. Семинарда әлеге проектта актив катнашып килгән физик тәрбия укытучылары катнаштылар. Чара барышында проектның үзенчәлекләре турында сөйләнелде, практик күнегүләр эшләнелде.
-
Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә кунакта 10.10.2025

Гимназиянең 2В сыйныфы укучылары укытучылары Рамилә Рифатовна җитәкчелегендә Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә кунакта булып кайттылар, татар балалар әдәбияты белән таныштылар. Укучылар дәрестән тыш вакытларын файдалы һәм кызыклы үткәрделәр.
-
Һөнәри юнәлеш 09.10.2025

Гимназиядә профориентация юнәлеше актив алып барыла. "Maximum Education" дип исемләнгән уку үзәгеннән килгән вәкилләр 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларына чыгышларын тәкъдим иттеләр. "Мәктәп яки колледж: кайсы юлны сайларга?", "11 нче сыйныфтан соң нинди юнәлеш буенча китәргә?", "Имтиханнарны ничек уңышлы бирергә?" - укучылар әлеге сорауларга җаваплар таптылар, фикерләре белән уртаклаштылар.
-
Горурланабыз! 06.10.2025

Гимназиянең башлангыч сыйныф укытучылары Рәйхан Рәшитовна "Почетный работник сферы образования РФ" һәм Резеда Фатыховна "Отличник Просвещения РФ" мактаулы исемнәргә лаек булдылар.
Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна "За профессиональное мастерство, управленческий талант, целеустремленность и каждодневный труд во благо развития системы образования и воспитания" Рәхмәт хатына ия булды.
"Хөрмәтле коллегалар, сезне чын күңелдән котлыйбыз! Бу укытучы хезмәтендә була торган иң дәрәҗәле бүләк булып тора. Алган дәрәҗәле мактау исемнәрегезнең бәрәкәтен күрергә, озак еллар эшләргә язсын!- дип матур теләкләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна. -
Укытучылар көне 05.10.2025

Җир йөзендә иң- иң матур теләкләрне
Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,
Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән
Укытучыга, дияр идем, башым иеп!
5 нче октябрь- Укытучылар көне. Гимназиядә әлеге көн уңаеннан бәйрәм концерты уздырылды. Бәйрәмгә күп еллар гимназиябездә эшләп, лаеклы ялга чыккан укытучылар, хезмәткәрләр чакырылды. Укытучыларга һәм өлкәннәребезгә укучыларыбыз үзләренең талантларын күрсәттеләр. Килгән кунакларыбыз тарафыннан һәр чыгыш кайнар алкышларга күмелде! Концерттан соң очрашу бәйрәм табыны артында дәвам итте.Видеога сылтамалар: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239439%2Fcf8f81ee97791d2478%2Fpl_wall_-216931602
https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239441%2F3188d4673cdf8ece9e%2Fpl_wall_-216931602










