Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Куңелле каникуллар 31.12.2021

Ниһаять, укучыларыбызның көтеп алган яллары - кышкы каникул вакыты килеп җитте. Ял көннәре шактый озак, 11 нче гыйнварга чаклы булачак, шуңа күрә һәр сыйныфта куркынычсызлык кагыйдәләре турында сыйныф сәгатьләре уздырылды.
Шул максатны күздә тотып, 1В сыйныф укучылары "Әкият" курчак театры бинасында "32 декабря" дип исемләнгән музыкаль шоу - комедия карап кайттылар. Укучыларның барысына да бик ошады.???????????? -
Яңа 2022 ел белән!!! 31.12.2021

Дуслар! Якынлашып килүче Яңа еллар белән! Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерлесен насыйп итсен. Бу дөньяда яхшылык эшләү, игелек кылу җирдә ятмый, шуңа күрә һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык яшәсен! Бары шул вакытта гына кеше бу дөньяда үзен бәхетле итеп тоячак! Көтелмәгән куанычлар килсен һәммәбезгә!
-
Ура! Каникуллар!!! 28.12.2021

3А сыйныф укучылары "Каникулның бер көнен дә бушка уздырмаска" дигән девиз астында, Филармония концертлар залына барып " Кар кызы" дип исемләнгән спектакль карап кайттылар. Афәрин! ????☃️????
-
1 яртыеллыкны йомгаклау линейкасы 24.12.2021

Бүген гимназиябездә l яртыеллыкка, 2 нче чирек тәмамлануга йомгак ясалды. Шул уңайдан линейкалар гөрләп утте.
-
Үзәк чыршы ачу тантанасы 24.12.2021

Чыршы, чыршы без сине,
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матурырак
Бизәлгәнсең бу юлы.
8-11сыйныф укучылары бүген "Казан- гаилә үзәге" каршында урнашкан чыршы ачылышына бардылар. -
23.12.2021

Бүген 4В сыйныф укучылары әйләнә-тирә донья дәресендә үзләренең "Күңелгә якын җирем" дип исемләнгән темага карата проект эшләрен якладылар. Балалар һәр ясалмага бик күп тырышлык һәм вакыт түккән, ләкин, нәтиҗәсе бу хезмәтне аклый. Афәрин укучылар!!!!!!!!
-
ЮХИДИ инспекторы белән очрашу 20.12.2021

Бүген гимназиядә ЮХИДИ инспекторы белән очрашу оештырылды.
ЮХИДИ инспекторы Ямалов Марсель Зиф улы юл йөрү куркынычсызлыгына, урамда дөрес хәрәкәтләнүгә игътибар итәргә икәнен аңлатты, әңгәмә барышында балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. -
Ел укытучысы -2022, район күләм конкурс 20.12.2021

Укытучы һөнәре гомер-гомергә мактаулы һәм шул ук вакытта авыр хезмәтләрдән санала. Үзеңнең тәҗрибәңне әле мөстәкыйль тормышка аяк басып кына килүче балаларга тапшыра белү – ул талант. Шул талантыңны башкалар алдында ачып бирү һәр укытучының да көченнән килмәскә дә мөмкин. Укытучыларныӊ һөнәри осталык бәйгеләре елдан-ел күбрәк укытучыларны үзенә тарта. «Ел укытучысы – 2022» бәйгесе кысаларында гимназиябез укытучылары Сабирова Гөлчәчәк Мансур кызы, Мөбәрәкова Флюза Рузаль кызы укытучылар белән осталык дәресләрендә эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, гимназиябездә укучылар өчен дәрестән тыш чара күрсәттеләр. Шулай ук бәйгедә катнашучылар укытучы һөнәренә багышланган эссе яздылар, «Самопрезентация» дигән конкурста үзләренеӊ эш алымнары, нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә, үзенчәлекле, мавыктыргыч дәрес әзерләгән, үзенә генә хас педагогик алымнарын башкаларга кызыклы итеп күрсәтеп-аңлатып бирә алган һәр укытучы җиңүче булып танылды. Зур конкурсны югары дәрәҗәдә оештырырга булышкан мәктәп җитәкчесенә һәм коллективына, катнашкан укытучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез. -
"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" 17.12.2021

17нче декабрь көнне Дуслык йортында "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" тәмамлануга багышланган тантаналы чара узды. Концертта безнең гимназия укучысы Гафарова Мәликә дә катнашы.
-
16.12.2021

Жиһанга ап-ак карлы, сихри кыш килде. Яна елга да санаулы көннәр калып бара. Күңел могҗиза көтә. Шушы көннән башлап гимназиябездә "Әкияти кыш" дип исемләнгән бәйгебез башланып китте. Укучыларга өйгә эш итеп, кул астында булган материаллардан яңа ел поделкалары әзерләп килергә бирелгән иде. Нәтиҗәләре киләсе атна башында билгеле булачак.
Барыгызга да уңышлар укучылар!










